Заря
  • Рус Тат
  • ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫНЫҢ ОЛЫ КӨН (ПАСХА) БҮЛӘГЕ

    Изге Алексей мәхәлләсе Олы көн (Пасха) бәйрәме алдыннан Татарстан Президентыннан бүләк - заманча микроавтобус алды.

    Кызыл тал якшәмбесендә бик күп мәхәллә кешеләре һәм якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр алдында автомобиль изгеләндерелде. Мәхәллә кешеләре җәмгыятьнең рухи-әхлакый тәрбияләү эшендәге уңышларын югары бәяләгәне өчен Рөстәм Миңнехановка ихлас күңелдән рәхмәт әйттеләр. Протоиерей Павел Чурашов сөйләгәнчә, автобус яхшы җиһазландырылган, уңайлы һәм 17 пассажир урынлы.

    - Мондый автобуста ерак һәм якын сәфәрләргә юл тотарга, якшәмбе мәктәбе балалары, чиркәү хезмәткәрләре яки мәхәллә кешеләре белән Татарстан һәм Россиянең изге урыннарына барырга уңайлы булачак. Хәзер инде сәяхәтләребезнең яхшы шартларда узачагына шик юк. Ерак җирләргә барганда ул бик мөһим. Бу "Кыңгырау чыңы" фестивале көннәрендә кунакларны каршылау, зур һәм кечкенә правослау бәйрәмнәрен оештыру өчен, һичшиксез, кирәк булачак. Әлеге искиткеч шәп Пасха бүләгенә ихтыяҗ һәрчак зур булсын, ул чиркәү һәм мәхәллә кешеләренә әйбәт хезмәт итсен иде. Шулай ук чиркәү химаячесе, Татарстан Республикасы Хисап палатасы Рәисе Алексей Демидовка да рәхмәт әйтәсе килә, ул безне игътибарыннан һәм ярдәменннән ташламый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: