Заря
  • Рус Тат
  • Татарстан Республикасы Президенты иң яхшы парларын кабул итте

    25 августта Татарстан Республикасы Президенты хатыны белән Казан Кремле залларының берсендә республиканың иң яхшы парларын кабул итте.

    Республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Татарстанның муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 52 гаилә катнашты.
    Гаилә - кеше тормышында иң мөһиме. Бу хакта кабул итү көнендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтте.
    Тантаналы бәйрәм Татарстан Республикасының иң яхшы гаиләләрен сәламләүгә багышланды. Кыска гына музыкаль тәнәфестән соң Рөстәм Миңнеханов кунакларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте:
    - Без хатыным белән республиканың иң яхшы гаиләләре вәкилләрен ихлас йөрәктән сәламлибез, - диде Татарстан Президенты. - Гаилә - кеше өчен иң мөһиме. Нәкъ анда халыкның рухи-әхлакый традицияләре һәм милли-мәдәни мирасы алдагы буыннарга тапшырыла. Сез күркәм балалар тәрбияләдегез, аларга Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге бәйле, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.

    Бу бәйрәм көнендә ул һәр гаиләгә сәламәтлек, иминлек һәм, әлбәттә, бәхетле гаилә тормышы теләде. «Бер-берегезне саклагыз, -дип мөрәҗәгать итте Татарстан Президенты кунакларга. - Гаиләләрегез бәхетле булса, Татарстан да имин булачак һәм чәчәк атачак!» Әлеге тантанага безнең районнан Эльза һәм Дамир Фәттаховлар барды.

    Фәттаховлар - күп балалы гаилә. Ир белән хатын (алар үзләре дә ишле гаиләдән чыккан) өч бала (Рәдиф, Алия һәм Мәликә) тәрбияләп үстерәләр. Гаилә башлыгы Дамир Мөнип улы - табиб-стоматолог, Алексеевск үзәк район хастаханәсенең стоматология поликлиникасы мөдире. Искиткеч әйбәт табиб, һәрчак камиллеккә омтыла, пациентларының һәркайсына ярдәм итәргә тырыша. Үз эшенең һөнәрмәнде. Эльза Фәттахова - якташларының абруен казанган кешеләр баласы. Ир белән хатын бер-берсен ярты сүздән аңлап, менә 20 ел инде дус-тату яши. Фәттаховлар гаиләсе - үрнәк булырлык нык һәм бәхетле гаилә. Эльза Фәттахова безнең белән Президентның кабул итүе турындагы тәэсирләре белән уртаклашты:
    -Президентның гаиләләр белән очрашуы иң югары дәрәҗәдә узды. Кунакларны каршы алу, бәйрәм өстәле, бай концерт программасы, чәчәкләр, бүләкләр. Игътибар һәм гаиләләр турында кайгырту халәте хөкем сөрде. Мондый очрашулар бик мөһим. Традицион никахның кыймәтен аңлау һәм шуңа төшенү - әлеге бәйрәмнең төп максаты. Бу вакыйгага 20 ел һәм аннан да күбрәк еллар бергә яшәгән парлар чакырылды. Үз мөнәсәбәтләрен моннан 50 елдан артык элек законлаштырган гаиләләр дә бар иде. Бу тикмәгә генә түгел. Кешеләр нәкъ менә шулай кулга-кул тотынып, шундый озын һәм мәгънәле юл үтеп, мәхәббәт һәм хөрмәтнең чын кыйммәтен аңлыйлар. Без бөтен гаиләгә мөнәсәбәтләренең ныклыгын, бер-берсен аңлауларын һәм мәхәббәт телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: