Заря
  • Рус Тат
  • Татарстанда 10.00 сәгатькә 15,98 процент сайлаучы тавыш биргән

    Иң зур активлык Апас районында - анда сайлауда катнашучылар 53,16 процент тәшкил итә.

    (Казан, 18 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Сәгать 10 га булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда сайлаучылар 15,98 процент тәшкил итә. Бу хакта "Выборы" дәүләт автоматлаштырылган системасы мәгълүматларыннан билгеле булды.

    Тавыш бирүдә иң актив районнардан Апас (53,16 процент), Кайбыч (52,67 процент), Теләче (46,02 процент) районнарын әйтеп үтәргә кирәк. Явка буенча иң түбән күрсәткечләр түбәндәге муниципаль берәмлекләрдә: Яшел Үзәндә (6,52 процент), Казанның Киров районында (6,46 процент), Казанның Совет районында 6,04 процент тәшкил итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: