Заря
  • Рус Тат
  • Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Сәхәбетдиновлар гаиләсе

    Озак еллар бергә тату гомер кичерүне өлкәннәр элек-электән диңгез кичүгә тиңләгәннәр. Киң дәрьяда җил-давыллар булмый калмый. Аларга каршы торырлык ныклы ир канаты, ә аның янәшәсендә акыллы, сабыр холык белән эш йөрткән хатын-кыз булса, гаиләгә бернинди куркыныч янамый. Һичшиксез, андый парлар янәшәбездә шактый күп.

    Шундыйларның берсе - Түбән Тигәнәле авылында яшәүче Сания апа белән Әсхәт абый СӘХӘБЕТДИНОВЛАР. 55 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер сукмактан атлап, бер-берсенә терәк булып, матур итеп яшиләр алар.
    Аларның туу урыннары гына түгел, язмышлары да уртак, бер төрле-сугыш чоры балалары. Сугыштан соңгы елларның бар авырлыкларын үз җилкәләрендә татып үсәләр алар.
    Әсхәт абый 1939 елның 5 ноябрендә Түбән Тигәнәле авылында дүртенче бала булып дөньяга аваз сала. Бер телем ипинең кадерен белү, хезмәткә зур җаваплылык белән карау, тырыш, эшчән, кешегә ихтирамлы булу сыйфатлары Әсхәт абыйга гаиләдән килә.
    Сугыш Әсхәт абыйның гаиләсен дә читләтеп үтми. Әтисе һәм аның белән бертуган өч абыйсы сугышка китә. 1943 елда әтисе сугыштан яраланып кайта. Ләкин абыйлары сугыш кырларында һәлак булалар.
    Әсхәт абый авыл мәктәбендә җиде сыйныф белем алгач, олылар белән бергә колхоз эшләренә йөреп, хезмәт чыныгуы ала. Ул елларда барысы да кул хезмәте белән башкарылган. Яшьләрне авылда калдыру сәясәте көчле була. Әсхәт абый ил алдындагы изге бурычын намуслы үтәп, авылга кайта.
    Мамадышта машина йөртүчелеккә укый һәм үз авылына машиначы, комбайнчы, тракторчы булып эшли. Тырыш, җаваплы хезмәткәр үзен уңай яктан гына күрсәтә, бар эшне җиренә җиткереп башкара, бернәрсәдән дә авырсынмый, "Алга" колхозының трактор бригадасында механик булып эшләп, лаеклы ялга чыга.
    1962 елда Әсхат абый авыл кызы Сания белән гаилә кора. Сания апаның да гомер юлы илдәге иң дәhшәтле елларга туры килә - ачлык- ялангачлык, колхозлашу, Бөек Ватан сугышы, илне торгызу. Әти- әнисе Абдулла абый һәм Саимә апа сабыр холыклы, эш сөючән булалар.
    Ләкин авыл халкының гади тормышын кан койгыч сугыш бөтенләйгә үзгәртеп куя. Гаилә башлыгы Абдулла абый сугышка алына. Сугыш үзенекен итә: әтиләре вафат була. Шулай итеп, Сания апа ятимлекнең бар авырлыгын татып, "әти" диеп әйтергә тилмереп үсә.
    -1962 елның 1 июль көнендә шушы йортка килен булып төштем. 22 ел буе "әти" сүзен бер дә әйтмәгән көемә, "әти" диеп каенатама олы хөрмәт белән дәштем. Әни-әти бик әйбәт булдылар. Алар белән 16 ел бергә яшәдек. Кадерләп соңгы юлга озаттык, - ди Сания апа хатирәләргә бирелеп.
    Яшь кыз авыл мәктәбендә белем алып, авылда хезмәт биографиясен башлап җибәрә һәм гомере буе авыл китапханәсендә хезмәт куя. Үзенең эшен пөхтә итеп үтәп, һәр нәрсәгә күңелен биреп эшли.
    Тату, тигез гаиләдә барысы да матур гына гөрләп бара. Сания апа һәм Әсхәт абый үз көчләре, тырышлыклары белән өй торгызалар, хуҗалыкта мал-туар асрыйлар. Өч балаларына гомер бүләк итәләр.
    Алар да хезмәт белән чыныгып үсәләр, төрле һөнәрләр үзләштереп, үз гаиләләрен коралар. Олы уллары Мансур Чистай шәһәрендә, уртанчы уллары Фирдүс бистәбездә гаиләләре белән матур гомер кичерәләр.
    -Бүгенге көндә кече улыбыз Фәнис, киленебез Язилә һәм балалары белән яшибез, -дип сүзгә кушылды Әсхәт абый. 1 ноябрьдә аларның да гаилә коруларына 20 ел була. Шулай саулык-сәламәтлек белән тигезлектә дус-тату гомер кичерергә язсын иде, - ди ул.
    Сания апа һәм Әсхәт абыйның алты оныклары һәм ике оныкчыклары бар. Ял, бәйрәм көннәрендә алар барысы бергә җыелып, өйне шат авазларга күмәләр.
    -Әти-әниебезнең шундый олы күңелле булулары - безнең өчен зур бәхет. Гомер буе дус-тату яшәүләре, намуслы хезмәт итүләре - безнең өчен үрнәк, - диләр балалары.
    Әсхәт абый лаеклы ялга чыккач та тынгы белми, бөтен ихтыяр көчен дини кануннар белән яшәүгә юнәлтә. 2010 елда аны авыл имамы итеп билгелиләр.
    Ул авыл халкына дини тәрбия бирергә омтыла, олы яшьтәге абыйларны да мәчеткә йөрүгә җәлеп итә. Мәҗлесләр алып бару, мәетне соңгы юлга озату, никах уку, балага исем кушу - болар барысы да аңа йөкләнә. Ул кешеләргә игелекле гамәлләр кылуыннан үзен бәхетле тоя.
    Әсхәт Хәбибрахман улы һәм Сания Абдулла кызы үзләрен бәхетле итеп саныйлар. Алар шатлыкта да, кайгыда да бер-берсенә терәк була беләләр. 1 июльдә Сәхәбетдиновлар гаиләсе бергә гомер итүләренең 55 еллыгын билгелиләр.
    Зөбәрҗәт туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы, диләр. Сания апа һәм Әсхәт абый исә 55 ел бергә яшәү өчен сабырлык, бер-береңнең күңел халәтен тоеп, бер күз карашыннан аңлашып, үзара ихтирам итешеп яшәү, өмет-ышаныч кына түгел, ә олы йөрәкле булу кирәклеген дә үз үрнәкләре белән дәлилли.
    Әйе, язмыш китергән сынаулар Сәхәбетдиновларны көчле булырга өйрәткән, ике арадагы хисләрне тагын да ныгыткан гына. Авырлыкларны бергәләп уза алуларына, булганына шөкер итеп, һәр туар көнгә шатланып, яши алар бүген.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: