Заря
  • Рус Тат
  • Әсфир абыйның 60 яшьлек юбилее

    Жир йөзендә бер-берсенә ике тамчы судай охшаш язмышлы кешеләр булмый. Һәркемнең үз йөзе, үз холкы. Тәпи басып киткән тәүге адымыннан ук кеше үз сукмагы, үз юлы буйлап китә. Берәүләрнең үткән юлында бушлык, чүп үләннәре кала, ә икенчеләр аның һәр өлешен гөл-чәчәккә күмә, матур хатирәләре аерылмас юлдаш булып озатып бара. Әсфир...

    Ул 1956 елның 5 ноябрендә Коры Көрнәле авылында Нәсыйбулла абый белән Разия апа гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә. Аңа зур, тигез гаиләдә үсү насыйп була. Гаиләдә алар 4 малай һәм 1 кыз үсәләр. Әсфир кечкенәдән шуклыгы һәм шаянлыгы белән башкалардан аерылып торган. Иртә язда бозларны төртә-төртә суда коенулар, малайлар белән болында ат көтүләр, пешә-пешә учакта пешкән бәрәңге ашаулары, кача-поса кызлар күзләве, әнисенең тал чыбыгы белән кыйнап өйгә алып кайтулары -болар барысы да төш сыман балачак мизгелләре булып хәтер сандыгында әле дә саклана аның. Авылның әрәмәсе генә бер легенда. Сусаганда йөгереп барып әрәмәдәге чишмәләрнең тешләрне сындырырлык салкын суын эчеп кайту да үзе йөрәккә дәрт, тәнгә сихәт бирәдер сыман. Бу чишмәләрдән көянтә белән су ташулар -болар барысы да туган авыл белән бәйле хатирәләр булып калган. Кайсы гына малай әтисе юлыннан китәргә, аның һөнәренә ия булырга хыялланмый икән. Ә әтисе Насыйбулла Шәрифулла улы шофер була. Бөек Ватан сугышында авыр фронт юлларында автомобиль йөрткән кеше ул.

    Насыйбулла абый кечкенә Әсфирне рейсларга үзе белән еш ала. Малай бик иртә машина йөртергә өйрәнә, бу шөгыль аңа бик ошый һәм ул үскәч шофер булырга карар кыла. Көннәр буе әтисе белән йөрергә риза була, ләкин өйдәге вазифалары мөмкинлек бирми. Ә авыл баласының өй эшләре - ата-анасына йорт арасында булышу.

    Әтиләре бик еш рейста була, әниләре Разия Сәгыйтдин кызы сыерлар сава. Аның да буш вакыты булмый диярлек. Шулай булгач, йорттагы терлек-туарны балалар ашата һәм эчертә. "Белмим, ни өчендер,-ди Әсфир абый, -ләкин миңа гел көянтә белән су ташырга туры килде. Көянтә җилкәләрне авырттыра, ләкин бернәрсә дә эшләп булмый, су күп кирәк иде".

    Бераз үсә төшкәч, Әсфир мәктәптән кайткач, әнисе янына фермага йөри. Сыерларга ашарга сала, эчерә, аннары сыер саварга да өйрәнә. Разия апа почтальон булып эшли башлагач та, Әсфирнең ярдәменнән башка гына булмый. Почта артыннан күрше Левашево авылына барырга туры килә. Җәй һәм кыш юл яхшы чакта проблема булмый. Ә менә көзен үтеп булмаслык сазда арбаны бернинди ат та тарта алмый. Моннан чыгу юлы да табыла: Разия апа, илле яшькә якынлашып килүенә карамастан, ат өстендә йөрергә өйрәнә. Кичкә таба өенә арып-талып кайткан чаклар була, ә хатларны һәм газета-журналларны адресатларга таратырга кирәк. Монда инде аңа балалары ярдәмгә килә. Күз ачып йомганчы почтаны таратып чыгалар.

    Укырга кая барырга?

    ...7 сыйныфны тәмамлагач, Әсфир уйга кала: укырга кая барырга? Шофер буласы килә, ләкин кайда укырга? Ул вакытта автомәктәп бары тик Чистайда гына була, ә яше җитми. Яшьтәшләреннән бер төркем малайлар Лаешка механизация училищесына укырга барырга карар кылалар. Әсфир дә алар белән бара. Училищены тәмамлап өенә кайта. Аңа Т-4 тракторын ышанып тапшыралар, һәм ул көннәр буе басудан кайтып керми. Әсфир тигез буразналар сызып бара, ә үзен трактор рычагы артында түгел, ә автомобиль кабинасында итеп хис итә- шофер булу хыялы шулкадәр көчле була. Ниһаять, аның хыялы тормышка аша. Җәй буе тракторда эшләп, көзен Әсфирне хәрби комиссариат Чистай автомәктәбенә укырга җибәрә. Тракторчы таныклыгы янына шофер правосы да өстәлә.

    Армиядә хезмәт итү

    Вакыты килеп җиткәч аны Совет Армиясе сафларына алалар. Ул төзелеш гаскәрләренә эләгә. Шундый таза, нык егет ник төзелеш гаскәрләренә дисезме, чөнки егет балачагында өстенә кайнап торган самавыр аударган булган, табиблар шуңа бәйләнгән.

    Яшь солдатны бульдозер тагылмалы куәтле тракторга утырталар. Ул күбесенчә хәрби объектлар төзелеше өчен урын хәзерләү белән шөгыльләнә, торак йортлар төзү өчен дә мәйданчыклар тигезли. Хәрби бурычын намус белән үти. Кайчакларда батальон командиры килеп аның эшне ничек башкаруын карый да, солдатның җилкәсеннән кагып: "Молодец, Әбүзәров",-ди. Бу аның иң зур мактавы була. Юкка гына бер ел тулар-тулмас Әсфирне яхшы хезмәт итүе һәм намуслы эшләве өчен өенә кыска сроклы ялга җибәрмиләрдер. Ләкин солдатка туганнарын күрергә насыйп булмый, өенә кайтырга торганда тракторы сафтан чыга. Солдатлар гарнизонга китәләр, ә Әсфир ватылуны төзәтергә кала, тракторны ватылган килеш калдыру килешә торган эш түгел. Ремонтлап бетергәч, җәяүләп казармага кайтып китә, ләкин каян туры килүен кара син -патрульгә очрый. Ә алар синең белән озак сөйләшеп тормый: увольнительныең юк икән, димәк, син үз белдегең белән йөрисең. Частька хәбәр ителгәч, хәлне ачыклыйлар. Гаупвахтага утыртмасалар да, отпусктан мәхрүм итәләр.

    Үрнәк солдатка икенче тапкыр отпуск бирәләр. Бу юлы Әсфир өенә кайтудан үзе баш тарта, бер-ике айдан барыбер бөтенләй кайтасы бит.

    Өенә кайткач, бераз ял итә дә, куәтле "Кировец"та эшли башлый. Озакламый Урта Тигәнәледән үз авылларына эшкә килгән яшь укытучы Шәмсинур белән таныша. Алар бер-берсен яратышалар һәм өйләнешәләр. Тора бара туган колхозда хәлләр начарая, яшьләр авылдан китә, гаиләләре белән шәһәрләргә китеп урнашалар. Шулай бер көнне Әсфир авырып китеп хастаханәгә эләгә, аның белән бергә янәшә койкада "Разумовский" совхозының зоотехнигы Рамил Нуруллин да ята. Ул совхоздагы хезмәт шартлары турында кызыктырып сөйли, шуннан яшь гаилә бирегә килеп төпләнергә карар кыла. Шуннан башлана инде Әсфир абыйның тырыш хезмәт биографиясе: куәтле тракторларда эшләүләр, симертүдәге уңышлар...

    Яңа җирлек

    Билгеле яңа урында тормыш башлап җибәрү җиңелләрдән булмый. Үзенең тырышлыгы, эшне җиренә җиткереп башкаруы нәтиҗәсендә ул бу кыенлыкларны да җиңеп чыга ала. Күпсанлы Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр- шуның билгесе. Әлбәттә инде Әсфир Нәсыйбулла улының уңышларының күбесе Шәмсинур ханымның тырышлыгыдыр. Эш аты кебек җигелеп тарткан ирнең дилбегәсен акыллы, укымышлы, түземле хатын гына егәрли аладыр. Бу гаилә яңа зур өй салып чыгарга хыяллана башлый. Өй салу җиңелләрдән түгел. Әмма да ләкин Аллаһы Тәгалә ярдәме белән киң күңелле совхоз җитәкчесе Җәүдәт Касыйм улы тырыш хезмәткәргә бу эшне дә төгәлләргә булыша һәм алар тиздән матур итеп корган нигезләренә күченәләр.

    Туган көннәрдә кеше үткән гомеренә борылып карый. Әлеге мәкаләм героеның үткән хезмәт юлы матур, башкаларга үрнәк булырлык. Әмма олы бәхет өчен бу гына җитми, гаиләң, шәхси тормышың да көйле булу кирәк. Әсфир Нәсыйбулла улы өч бала атасы, өч оныкның яраткан дәү әтисе.

    Әсфир абыйларның өйләре бәйрәмнәрдә, ял көннәрендә гөрләп тора. Оныклары дәү әтиләре белән дәү әниләре янына бик теләп кайталар. Әти-әниләреннән күчкән тырышлык, хезмәт сөючәнлек гомер буе аны озата бара. Ул һәрвакыт ярдәмчел, олы йөрәкле. Без аңа сәламәтлек, гаилә бәхете, яраткан тормыш иптәше белән балаларының һәм оныкларының мәрхәмәтлелеген, ихтирамнарын гына тоеп озын гомер итүен телибез.

    Әлеге теләкләргә Әсфир абыйның яраткан хатыны Шәмсинур апа, кызлары һәм кияүләре, яраткан оныклары да бик теләп кушыла һәм аңа 60 яшьлек юбилее белән котлап шигырь юллары юллыйлар алар.

    Җир йөзенең бөтен

    матурлыгын

    Килә сиңа бүләк итәсе

    Дөньядагы матур

    сүзләрнең дә

    Иң җылысын гына әйтәсе.

    Әйе, кешенең ничек яшәвенә аның гаиләсе, өе, балалары бәя бирә, ә Әсфир абыйның шөкер барысы да бишле билгесе куярлык.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: