Заря
  • Рус Тат
  • Телевизор алексеевскилыларга эләгерме?

    17 февраль көнне "Татмедиа" җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгына үзе нәшер иткән кимендә өч газета-журналга язылучылар арасында бүләкләр уйнатачак. Төп приз - телевизор. Күптәнге традиция буенча, бүләкләр арасында цифрлы өч фотоаппарат, "Кукмара" табак-савыты җыелмасы да булачак. Телевизорга дәгъва белдерүчеләр исемлеге дә билгеле инде. 214 әбунәче арасында безнең райондашларыбыз да бар....

    17 февраль көнне "Татмедиа" җәмгыяте 2017 елның беренче яртыеллыгына үзе нәшер иткән кимендә өч газета-журналга язылучылар арасында бүләкләр уйнатачак. Төп приз - телевизор. Күптәнге традиция буенча, бүләкләр арасында цифрлы өч фотоаппарат, "Кукмара" табак-савыты җыелмасы да булачак.

    Телевизорга дәгъва белдерүчеләр исемлеге дә билгеле инде. 214 әбунәче арасында безнең райондашларыбыз да бар. Менә алар, квитанция юллаган райондашларыбыз: Хисмиев Ринат Габдуллахатович, Баранова Надежда Анатольевна, Чехонин Анатолий Федорович, Сайфутдинова А.Х.. Алар арасында таныш исемнәр, ягъни әлеге бәйгедә үзләрен сынап караган әбунәчеләребез дә бар. Ничек кенә булмасын, без сезгә уңышлар телибез, хөрмәтле райондашларыбыз. Бик тиздән бүләк отучылар исемлеге дә билгеле булачак. Анысын да бик сөенеп хәбәр итәрбез.

    Фотода: узган ел приз откан райондашыбыз Надежда Баранованы бүләкләү мизгелләре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: