Заря
  • Рус Тат
  • Терлекләрдә – котыру авыруы

    Котыру - үзәк нерв системасын зарарлаучы катлаулы, вируслы авыру. Чир, гадәттә, авыру хайваннар (эт, мәче, төлке, бүре, күсе) тешләгәндә аларның вируслы селәгәйләре аша канга күчә. Аннан соң лимфатик төеннәр һәм кан тамырлары аша күчеп, баш миенең нерв күзәнәкләренә килеп җитә һәм аларны зарарлый. Шул хакта район ветеринария берләшмәсенең баш табибы...

    - Авыруның инкубацион чоры 15 көннән алып 55 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Кайбер очракларда исә ярты елга кадәр дә сузыла ала. Авыру өч чорга бүленә. Аның беренчесе 1-3 көн дәвам итә. Бу вакытта тән температурасы 37,2-37,3 градуска кадәр күтәрелә, йокысызлык борчый, кеше начар йоклый. Икенче стадия 4-7 көн дәвам итә.
    Авыруны яктылык, төрле тавышлар борчый, хәтта мускуллар да тартыша. Тешләгән урында яра төзәлә башлауга карамастан, авырту сизелә. Авыру кеше агрессивка әйләнә, галлюцинацияләр, курку хисе барлыкка килә. Өченче стадиядә параличлар башлана. Күз мускуллары, аскы очлыклар параличлана. Сулыш юллары параличлану үлемгә китерә. Авыруның гомуми дәвамлылыгы 5-8 көн, еш кына 10-12 көн тәшкил итәргә мөмкин.
    - Бу авыруны ничек ачыкларга?
    - Бу очракта тешләү булганлыгын һәм авыру хайваннарның төкереге яраланган тирегә эләгү-эләкмәвен ачыкларга кирәк. Авыруның төп билгеләренең берсе - судан курку хисе, су күргән очракта йоту мускулларында спазмалар башлана. Аэрофобия билгесе дә авыруга ишарә. Аннан соң төкерекнең авыз кырыеннан бертуктаусыз агып торуы да котыру авыруы билгесе булырга мөмкин.
    - Авыру хайван тешләгән очракта нишләргә?
    - Эт яисә төлке тешләгән очракта кешеләр яраны тиз арада кайнап чыккан җылы су белән юарга, аннан соң 70 процентлы спирт яисә йод эремәсе белән эшкәртергә, кичекмәстән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә һәм вакцинация ясатырга тиешләр. Прививка тешләгәннән соң 14 көн эчендә ясаткан очракта гына үз нәтиҗәсен бирәчәк.
    -Безнең районда бу авыру теркәлгән очраклар бармы һәм ничәнче елларда? Аны булдырмау өчен нинди чаралар үткәрелә?
    - Әлбәттә, бар. Соңгы очрак 2015 елда булды, ә 2016, 2017 елларда бу авыруның теркәлгәне булмады. Котыру авыруына каршы бик зур профилактик чаралар үткәрәбез. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекләргә, атларга, этләргә, песиләргә елына бер тапкыр вакцина ясыйбыз, шулай ук бу эшләр районыбыз хуҗалыкларында да башкарыла.
    Безнең ветеринария табиблары аучылык хуҗалыклары белән берлектә кыргый җәнлекләр - төлкеләргә вакцина ясыйлар. Профилактик эшне районның аучылык хуҗалыклары да башкара, алар урманнарда төлкеләрнең санын киметү эшен алып баралар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: