Заря
  • Рус Тат
  • Тигәнәледә венгрлар нигә елаган?

    Тагын кайда рухи кыйммәтләргә шулкадәр илтифат итәләр икән? Алексеевск районы башлыгы Владимир Козонков белән очрашу вакытында күңелдә ирексездән әнә шундый сорау туды. Әнә бит кыш дими, яз дими Биләрдә мәйданны киңәйтү эшләре бара. Изге җирдә корбан чалучылар, Хуҗалар тавына менеп сәҗдә кылырга теләүчеләр саны артканга, халык мәйданга сыеша алмый башлаган....

    Хакимият шуны искә алып биредә кунакханә төзүне дә күздә тота. Район башлыгы Владимир Козонков әйтүенчә, ул шундый җир - анда кайсы милләттән һәм нинди дин тотуына карамастан барысы да тартыла. Шуңа күрә анда ни ярымай, ни хач, бүтән билге дә юк. Әмма барысы да тәңречелектән калган гадәтне куып, агач-куакларга, баскыч култыксасына тасма бәйли. Бу районның бик борынгы тарихына ишарә түгелме соң? Монда тагын бер бик борынгы җирлек - Зур Тигәнәле авылы бар. Аны хәтта венгрлар да үзләренең тарихи ватаны дип саный. Авылның халкы да үзгә: ачык, сүзгә тапкыр, тамырын - тарихын белә. Әнә бит башка бер җирдә дә булмас-тайны эшләп куйганнар. Өр-яңа йорт салганнар да, шунда имам-хатыйп кайтып төпләнүен, халыкны иманга таба боруын көтәләр. Сез көткән мулла нинди булырга тиеш соң дип сорагач, яшь, Туфан әсәрендәгечә «продвинутый» һәм чын безнеңчә дин тотучы, диләр.
    Олы Тигәнәле
    Халкы олылап аны шулай дип йөртә. Чөнки биредә бер-берсенә ышыкланып диярлек өч авыл - Урта, Түбән һәм Зур (Олы) Тигәнәле урнашкан. Рәсми документларда ул Зур Тигәнәле дип аталган. Әмма борынгырак чыганакларда "Олы" дип бирелгән. Бу авылның туфрагы чыннан да бик борынгы үткәннәр турындагы тарихны сеңдергән.
    Алексеевск районында иң өйрәнелгән культу-раларның берсе - бура культурасы. Ул безнең эрага кадәр II меңьеллык урталарына карый. Әлеге культурага кагылышлы 130 истәлекнең күпчелеге шушы якларда табылган. Ә инде Идел Болгарстаны чорына килсәк, аның үзәк өлеше Көнбатыш Кама аръягын биләгән. Тигәнәледән 30 чакрым ераклыкта гына бөтен дөньяга танылган Биләр каласы таралып утыра. 60нчы елларда Г. Иб-раһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре Тигәнәле тезмәсенә кергән авыллар янында тикшерү үткәрә һәм Болгар чорына караган дистәләп авыл урынын ачыклыйлар. Олы Тигәнәле авылы читендә тагын да борынгырак тарих турында бәян итүче каберлекләр тезмәсе дә ачыклана.
    Венгрлар ватаны
    2007 елның 26 июнендә Олы Тигәнәленең Салих Баттал исемендәге туган якны өйрәнү музее каршына зур автобус килеп туктый. Аннан чит ил туристлары коела. Музей хезмәткәрләре янында тупланган туристлардан берсе аерылып: "Мин Будапешт шәһәренең мэры Габор Демский булам, болар минем белән сәфәр кылучы хезмәттәшләрем, тарихчылар. Без кече ватаныбызны үз күзләребез белән күрергә, борынгы бабаларыбыз каберлегенә барып сәҗдә кылырга телибез", - ди. Музей җитәкчесе Лилия Зарипова чит ил кунакларын бик еш күрә анысы. Монда төреге, немецы, французы, полягы да булганы бар. Россия кунакларының исә чуты юк. Ләкин район хакимияте гадәттә, кунак-лар киләсе булса, алдан кисәтә, тегеләре исә полиция озатуында килеп төшә. Шуңа күрә бернинди кисәтүсез-нисез килеп төшкән кунакларга беркавым ышанырга да, ышанмаска да белмичә аптырап калалар. Ә кунакларның йөзендә чагылган дулкынлану аларның ихласлыгы турында бәян итә. Венгрлар музейда үткәннәре белән очраша һәм Лилия ханым сөйләмендә уртак сүзләрне отып, без бер тамырдан икән бит, дип шакката. Алар Тигәнәле турында кайдан белә соң?
    Моннан кырык ел чамасы элек Урта һәм Зур Тигәнәле авыллары арасында юл күтәрәләр. Менә шул эш вакытында Зур Тигәнәле авылының читендә трактор пычаклары борынгы каберлекне актарып чыгара. Галимнәр аның VIII-IX гасырларда яшәгән венгрларныкы булуын ачыклый. 50 кабернең 33е - ирләрнеке, калганнары хатын-кыз һәм балаларныкы булып чыга. Каберлекләр урта рәттәге бай каберләр тирәсенә тигезсез урнашкан. Ир-ләр сугыш-кирәк ярагы белән, 11 каберлектә исә янәшәдә атлары да җирләнгән. Хатын-кызлар бизәнү әйберләре, савыт-саба белән күмелгән. Баерак хатын-кызлар битендә өрфия япма, ирләрдә көмеш битлекләр дә табылган. Галимнәр күмү йолаларының Дунай елгасы буе венгр кабиләләре белән уртаклыгын күреп, материалларны Венгриягә дә юллыйлар. Анда исә борынгы бабаларының көнчыгыштан көнбатышка миграциясен өйрәнеп Татарстаннан килгән материалларны музейга урнаштыралар. Менә Венгрия кунаклары Тигәнәлегә ничек барып чыга! Лилия Зарипова күңелендә дә бу очрашу тирән эз калдырган. "Кунаклар музей белән танышкач, каберлек янына алып баруларын сорады. Без аларны шул кырга алып киттек. Шунда оялдым да, уңайсызландым да. Яп-ялан кыр, һичьюгы монда шундый каберлек табылды дигән билге генә дә юк. Демский шул вакыт уртак проект эшләргә кирәклеге турында сүз кузгатты. Алар тагын килергә дә вәгъдә иттеләр. Үзләре белән туфрак алдылар. Араларыннан бер тарихчы шушы җиргә тезләнеп, күз яшьләрен түкте. Аларның тарихка мөгамәләсе безне чын күңелдән тетрән-дерде", - диде ул. Ә бит монда туган якны өйрәнү музее төзелүгә дә венгрлар сәбәпче булган.
    Нишләп үзебез-дә музей булдырмаска?
    2000нче еллар башында Алексеевск районының ул вакыттагы башлыгы Алексей Демидов Венгриягә бара да, анда Тигәнәле туфрагын, каберлек турындагы материалларны күреп шакката. Аннан, ә нишләп үзебездә музей булдырмаска, дигән уй белән кайта ул. Өстәвенә, 1998 елда ук мәктәп музее оештырган укытучы Даһия Хафизова аны киңәйтү уе белән янып йөри. "Татнефтепром" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ралиф Зарипов ярдәме белән музей 2003 елда төзелеп тә бетә. Аның беренче мөдире Фирдания Хөсниева музейны беренче көннәрдә үк тулы куәтенә эшләтә башлый. Әмма аяусыз авыру тынгысыз җанны фани дөньядан бик иртә алып китә. Бүген аның эшен зур җаваплылык белән Лилия Дамир кызы башкара. Аңа Гөлсем Галиуллина, Илдар Хәлилов ярдәм итә. Музейның үзенчәлеге экспонатларында гына түгел. Хәер, экспонатларга да бик бай ул. Монда авыл тарихы борынгы чордан ук өйрәнелгән, мәгариф, мәдәнияткә аерым бүлекләр бирелгән. Түрдә - Салих Батталга багышланган бүлмә. Анысында Батталлар нәселенең фаҗигале дә, гыйбрәтле дә язмышы чагылдырылган. Бу бина тарихта эз калдырган һәр шәхеснең ядкәрен саклый. Менә шулар турында 12-15 яшьлек мәктәп балалары берсен-берсе алмаштыра-алмаштыра бик кызыклы итеп сөйләп бирә. Чит ил кунаклары да балаларның тарих турында шулай тәфсилләп сөйләүләренә, сорауларга чая итеп җавап бирүләренә мөкиббән китә икән. Монда тагын бер саваплы эш башкарыла. Аерым бүлмәдә зуртигәнәлеләр дин сабак-ларына өйрәнә. Баштарак дин нигезләрен районның үзәк хастаханәсе терапевты Рәйсә Бадыйкова өйрәтә. Хәзер бу саваплы эшне үзлегеннән өйрәнеп авылның мөхтәрәм мөгал-лимәсе Гөлсирә Хәмит-шина башкара. Борын-борыннан дини як булып танылган Тигәнәле бит ул.
    Авыл имам-хатыйп көтә
    Зур Тигәнәледә беренче мәчет 1875 елда ук ачыла. Беренче указлы муллалары Вәгыйзь Богданов була. Гомумән, бу нәселдән өч мулла чыга һәм тирә-як авылларда халыкка хезмәт итә. Авылда җәмгысе 4 мәчет, 2 мәдрәсә эшли. 1911 елда монда дөньяви мәктәп ачылган. Моннан 4 ел элек авылда мәктәпнең 100 еллыгын билгеләп үтәләр. Димәк, райондагы иң тарихи мәктәп тә Зур Тигәнәледә урнашкан икән. Совет чорында мәчетләр мәктәп, авыл советы булып хезмәт итә башлый. Авыл берара мәчетсез яши. Әмма аңа карап кына биредә динен ташламый халык. Тәрәзәгә пәрдәләр элеп, яшеренеп булса да гает намазларын укыйлар, уразасын тоталар. Ә 1994 елда Җәүдәт Әхмәтҗанов яңа мәчет төзүдә ярдәм итә. Ралиф Зарипов исә авылга укымышлы имам-хатыйп кайтыр дигән өмет белән өр-яңа йорт салдыра. Әлеге җылы һәм иркен йортка без дә кереп чыктык. Аның матурлыгына, уңайлыгына сокландык. Имам-хатыйп йортына тоташтырып мунчасы да салынган, тирә-ягы тотып алынган. Ул һаман да хуҗасы кайтуын, шушында төпләнеп калуын көтә. "Продвинутый" муллага Алексеевск районы башлыгы хезмәт хакы билгеләүгә дә каршы түгел.
    («Ватаным Татарстан» газетасыннан)

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: