Заря
  • Рус Тат
  • Тәмле ашлар пешерәбез, чәй эчәбез бал белән

    Безнең татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган. Уңган әбиләр, әниләр тәмле-тәмле ризыклар пешергәннәр һәм буыннан-буынга аш-су әзерләү серләрен балаларына тапшырганнар. Минем әнием дә татар ашларын бик тәмле пешерә. Бәйрәмнәрдә, кунаклар килгәндә зур табынга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, бәлеш, тәм-томнарны куймый калмый ул, ә көндәлек тормышта без коймак,...

    Бик тәмле һәм җиңел әзерләнгәнгә күрә бу ризыкларны башка халыклар да ярата, үз итә. Ә күптән түгел укытучыбыз безгә Дөньякүләм татар ашлары көне барлыгын әйтте. Ул көн 28 нче февральдә билгеләп үтелә икән. Бу яңалыкны ишеткәч, мин эчтән бер горурлык хисе кичердем. Безнең татар ашлары дөньякүләм масштабта игътибарга лаеклы! Бу безнең халыкның аш-су әзерләү тарихы, традициясе бай булуның бер дәлиле.
    Ризык әзерләү, аны хөрмәтләү турында татар халкында мәкальләр, әйтемнәр бик күп. Бөек мәгърифәтчебез Каюм Насыйри да үзенең тәрбияви китапларында: "Ашарга сине дәшүгә кил, көттермә. Уң кул белән аша. Табында синнән зуррак кеше булса, аннан алда ризыкка үрелмә, бу тәрбиясезлек. Сәламәтлегең нык, акылың аек, хәтерең көчле булуын теләсәң, чама белән аша" - дип язып калдырган.
    Мин укыган 1нче мәктәп Дөньякүләм татар ашлары көнен билгеләп үтүдә читтә калмый. Бу көн уңаеннан без рәсемнәр, шигырь укучылар бәйгеләре үткәрәчәкбез, күргәзмәләр оештырачакбыз, ашханәбездә без яраткан пәрәмәчләрне пешерәчәкләр.
    Ә 28 февраль көнне барлык укучыларыбызны "Чәй эчәбез бал белән" дип аталган чарада көтеп калабыз. Бу көнне без ярышларда катнашып, җырлап, биеп, милли ризыклар белән чәйләр эчеп күңел ачачакбыз. Өйдә дә без әнием белән бу көнне милли ашлар пешереп гаилә бәйрәме үткәрергә уйлыйбыз. Газета укучыларның барысын да мин 28 нче февраль көнне Дөньякүләм татар ашлары көнен билгеләп үтәргә чакырам. Татар ашларын яратучылар, тәмле ризыклар пешереп бер-берегезне кунакка чакырыгыз, сыйлагыз. Ашларыгыз тәмле булсын!
    Азалия Җаббарова,
    4 нче сыйныф укучысы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: