Заря
  • Рус Тат
  • Тормыштан ямь-тәм табып

    Аллаһы Тәгалә дөньядагы барлык җан ияләрен парлы-парлы итеп яраткан, һәрберсенә үз тиңен, язмыш бүләген биргән. Бу тиңнәрнең җылы оясына кадерле орлыкларын сибеп, балалар дигән газиз затлар тудырган. Адәм баласы ялгыз була алмый. Гаилә кору - җитди адымнарның берсе. Матур гаилә корып, балалар үстереп яшәүчеләр турында язмый мөмкин түгел. Язмам Түбән...

    Әлфир абый 1938 елның 17 апрелендә өченче бала булып дөньяга килә. Әти-әнисе, апа-абыйсы, өч сеңелесе белән ишле гаиләдә яши алар. Ундүрт яшендә (4 сыйныф тәмамлап) дуңгызлар карарга фермага эшкә чыга. Авыр еллар булганга әти-әнисенә ярдәм йөзеннән яшьли эшли ул. Яшь булуына карамастан, эшен җиренә җиткереп башкара.


    - Ул елларны акча бик күп бирми иделәр. Яхшы эшләгәнем өчен бүләккә дуңгыз бирделәр. Бу безнең гаилә өчен бик зур ярдәм булды, - ди Әлфир абый горурлык хисе белән.


    Тәскирә апа 1943 елның 8 гыйнварында гаиләдә бишенче бала булып дөньяга килә. Сигез сыйныф белем алгач, бозаулар караучы булып эшкә урнаша...


    - Әлфир абый, сез Тәскирә апа белән ничек таныштыгыз соң?


    - Мине, сеңелем, 1957 елда армия сафларына алдылар. Шунда хезмәт иткәндә әйбәт нәтиҗәләрем өчен отпускыга кайтарып җибәрделәр. Тәскирә апагызга шунда күзем төшеп, гашыйк булып киткән идем. Ләкин ул вакытта күрешеп сөйләшә алмадым аның белән. Тәскирә яши торган өй клуб янында гына иде. Чыгып йөгерә дә, өенә кереп кача. Отпускыдан киткәч, хатлар да язып карадым, җавап язмады, - дип елмая Әлфир абый. 1959 елда армиядән кайттым, фермага эшкә чыктым. Шунда күрешә, сөйләшә башладык. Бер-беребезне аңлашып, 1962 елның 10 апрелендә кич белән алып кайттым һәм икенче көнне никах укытып, язылышып гомер итә башладык.


    - Мин килен булып төшкәндә әти-әни исән-сау (ике апа кияүдә), ике сеңелебез, Зиннур абый белән хатыны Зөлфия апа, уллары Рафик белән бергә тордык. Үзем дә күп балалы гаиләдән булгач, бу тормышка бик тиз ияләндем, - дип сүзгә кушыла Тәскирә апа да.


    Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре булып биш балалары туа аларның. Абыйлары өй салып, аерым яши башлый, ике сеңелесе дә кияүгә чыга. Шулай матур тормыш кичергәндә Әлфир абыйның әнисе авырып китә. Егерме алты ел урын өстендә ята ул.


    - Гаилә булгач, әнине карарга барыбызга да туры килде инде. Ләкин күбесенчә әнине әти тәрбияләп, карап торды, аңа рәхмәтем чиксез, - ди Әлфир абый.


    Тормыш дәвам итә... Балалары укып бетергәч, үзләре дә тормыш кора. Хәзерге вакытта ике уллары Әнүр белән Гамир Казан шәһәрендә үз гаиләләре белән гомер кичерәләр. Кызлары Фалия ире Фәргат белән авылда яши. Алар - әти- әниләренә ышанычлы терәк.


    - Исән-сау гына булсыннар, алар белән без бик бәхетле. Әти-әни, туган нигез бик якын бит ул. Туган нигезебезнең утлары күп еллар буе сүнмәсен иде, Ходаем, сәламәтлек яшәсеннәр иде кадерлеләребез, - дип сүзгә кушылды кызлары Фалия.


    Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Зиннур абыйларының улы Рәмис Гатин:
    -Туган абый - хәзер безнең әти урынына калган иң якын кешебез. Тәскирә апа белән тигезлектә яшәсеннәр. Бөтен туганнарны берләштереп торалар, чиксез рәхмәт аларга.


    Сынауларны сөйгәнемә бирермен, дигән Ходай Тәгалә. Әлфир абый белән Тәскирә апага да тормыш иткәндә шул сынаулар аша узарга туры килә. Алар, әти-әниләрен тәрбияләп, соңгы юлга озаталар. 2000 елда ике улын, хатынын калдырып, уллары Фидаилнең гомере фаҗигале төстә өзелә. 2007 елда кече уллары Фаил да мәңгегә күзләрен йома. Әти-әнигә бала хәсрәте бирмәсен, дисәң дә, бирә икән. Тормышның ачысын-төчесен күрсәләр дә, төшенкелеккә бирелмичә яшиләр алар. Ул-кызлары, кияү-киленнәре гел булышып торалар. Сигез онык, алты оныкчыклары бар. Һәр атнаның шимбә, якшәмбе көннәрендә өйләре балалар, оныклар, оныкчыклар белән тула.


    Ишле гаиләнең мәшәкате дә иксез-чиксез булгандыр. Моңа әле бихисап йокысыз төннәр, вак-төяк, ыгы-зыгы өстәлгәндер. Әлфир абый белән Тәскирә апа беркайчан да зарланмыйлар. Йорт тутырып терлек, кош-корт тотканнар. Мөселман йолаларын да калдырмыйлар: корбан чалып, мәҗлесләр уздыралар.


    -Әлфир абый, тормышыгыздан канәгатьме сез?


    -Аллага шөкер, өйгә газ-су кергән, мунча өйдә, барысыда әйбәт. Пенсияне өйгә китереп бирәләр. Авырып киттең исә, фельдшерыбыз Гөлия тиз арада килеп җитә. Аңа бик зур рәхмәт.


    Күзләрем өстәлләрендәге тезеп куелган өч гармунга төште. Бу гармуннарны әтиләренә уллары бүләк иткән икән.

    -Шулай күңелем тулганда уйнап җибәрәм. Җәй көне капка төбенә чыгып уйныйм. Әнүр белән Гамир улларым да оста гармунчылар.


    Тормыш корып җибәргәннәренә дә 55 ел тула аларның.
    - Бу елларның үткәне сизелми дә калды. Әле яңа гына тормыш корган кебек. Матур яшәгәнгә гомер шулай сизелми узгандыр, - ди Тәскирә апа.


    Алар тормышны заяга үткәрмиләр. Һәр мизгелдән ямь-тәм, рәхәт табып яшиләр. Бу гаиләгә озак еллар матур тормышта озак яшәргә язсын. Аларга корычтай нык сәламәтлек, озын гомер, тигезлек, күңел тынычлыгы телим. Картлыкка бирешмичә, балаларының, оныкларының җылы карашларын тоеп, муллыкта, иминлектә яшәсеннәр.
    Түбән Тигәнәле -
    Алексеевск

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: