Заря
  • Рус Тат
  • Төп нигез, хәмерсез авыллар һәм башкалар

    "Ак калфак" оешмасының Алексеевскидагы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Алсу НӘҖМЕТДИНОВА күптән түгел Саба районында булып кайткан эшлекле сәфәреннән соң, әйтеп бетергесез фикерләре, кичерешләре белән уртаклашты.

    Чыннан да Президентыбызны, мәшһүр шагыйрьләрне, күп кенә журналистларны биргән бу җирлекне Аллаһы Тәгалә уңганлык белән дә,табигый байлыклар белән дә мулдан бүләкләгән.
    - Бөтендөнья татар конгрессының «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы вәкилләре Саба районына сәфәр кылды.
    Биредә, 17-19 нчы июль көннәрендә татар халкының йолаларын, гореф-гадәтләрен, авыллардагы яшәешне өйрәнү максатыннан, "Төп нигез" исеме астында күчмә утырыш үтте.
    Районыбыздан бу өч көнлек искиткеч чарага "Ак калфак"ның җирле оешмасы җитәкчесе буларак мин һәм оешмабызның иң актив әгъзасы, Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы директоры Фирая Сергеева сәфәр кылдык.
    Бу юлы"Ак калфак"ка 150 дән артык делегат төрле илләрдән җыелды. Австралия, Латвия, Әзәрбәйҗан, Белоруссия, Казахстан кебек чит илләрдән, Россиянең 33 төбәгеннән һәм Татарстанның 35 районыннан килгәннәр.
    Күбесе Татарстанга беренче тапкыр аяк баскан. Гадәттәгечә "Ак калфак"лар бер теманы алып өйрәнүне, тәҗрибә туплауны, шуны читтән килгән татар хатын-кызларына аңлатуны максат итеп куя. Бу юлы алар төп нигез, васыятьнамә төшенчәләрен аңлауны һәм өйрәнүне төп эш итеп алганнар.
    "Төп нигезне саклап калу мөһим, төп йорты булмаган кешене билгесез кеше дип тә әйтеп була", - дип белдерде Бөтендөнья татар хатын-кызларының "Ак калфак" иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.
    Килен белән каенананың да тату яшәве бик әһәмиятле дип билгеләп узды ул һәм, "Ак калфак" оешмасының вазыйфасын искәртеп, гореф-гадәтләрне барлауга өстенлек бирелүен ассызыклады. "Төрле районнарның үз үзенчәлекләре бар. Башка җирләрдән килүчеләр: "Бездә бу ризыкны пешермиләр, бу әйбер юк" - диләр.
    Әгәр без гореф-гадәтләребезне балаларга тапшырмыйбыз икән, буыннар чылбырын өзүче булып калачакбыз. Татарның калебенә, канына гореф-гадәтләрне салмыйбыз икән, татарның кем икәнен дә белмәгән хәлгә җитәчәкбез.
    Монда күргәннәрне, белгәннәрне үз төбәкләребезгә кайткач сөйләргә-өйрәтергә һәм башкаларга да аңлатырга тиешбез", - дип белдерде Кадрия ханым. Калфак киюенең әһәмиятен хатын-кызларыбызга өч көн дәвамында аңлатты ул. "Калфак киеп, татар хатын-кызының тәмамланган образын күрәбез.
    Өстәвенә, ул күз тиюдән дә саклый. Кечкенә баланың күз тимәсен өчен тегелгән ялтыравыклы әйберенә күз төшкән кебек, беренче булып, хатын-кызның калфагына күз төшә", - диде ул. Әнә шундый фикерле, кулы калфак чигәрлек һөнәрле хатын-кызларыбыз килгән иде утырышка.
    Сабада үткән өч көнлек эш сәфәре барышында аларга күп мәгълүмат алырга, күпне күрергә һәм күп нәрсәләргә өйрәнергә туры килде. Районның башкарма комитеты җитәкчесе Равил Гасыймов "Ак калфак"лыларга Сабага сәфәрләренең нәтиҗәсе булып, биредә күргәннәрне күңел дәфтәрләренә теркәп куярга киңәш итте.
    "Бездә шул әйбер юк икән, бусы юк икән әле, дип теркәп барып, үзегездә дә шуларны булдырсагыз иде. Халыкны кузгатсак, телне, гореф-гадәтләрне саклап калырга мөмкинлек булачак. Гаиләгә зур игътибар бирүегез бик яхшы.
    Гаилә бит ул ир-ат белән хатын-кыз гына түгел, ул - тулы бер җәмгыять. Ул төп нигез дә, бала тәрбияләү дә, туганлыкны саклау, телне өйрәтү дә", - диде. "Сез бик кызыксынучан.
    Татар хатын-кызы шундый булырга тиештер дип уйлыйм", - диде делегатларны өч көн рәттән озата йөргән район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Таһир Шәрәфиев.
    Төп нигез
    Төп нигездә беркайчан да ишек ябылмый. Төрле яктан кайткан туганнарны һәрвакыт ачык чырай белән каршы алу, чәй эчертү, кунак итү - зур эш. Шундый гаиләләрнең берсе - Фиргать һәм Гөлсинә Галимуллиналар йортында булдык.
    Алар белән танышып кына калмыйча, гаилә бизнесына әйләнгән эшчәнлекләрен күрдек. Алар агач үстерү серләренә өйрәнәләр һәм башкаларга да бик теләп аңлаталар. Йорт-җирне бизәү өчен кулланырга мөмкин булган яшеллектән файдаланалар, декоратив агач һәм чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнәләр.
    Гаилә бакчасында шуның кадәр гаҗәеп эш алып баруларына бөтен кеше сокланып китте. Монда бар җирдә тәртип, чисталык хөкем сөрә. Бөтен эшне фәнгә нигезләнеп тә, тәрҗибәдән чыгып та, төп йортта калган уллары Алим Галимуллин алып бара. Ул Казанда урманчылык юнәлешендә укыса, шул ук гыйлемен арттыру буенча Англия һәм Америкага барып белемен күтәрә.
    Бүген ул кытай телен үзләштерә, киләчәктә шул илгә барып, тәҗрибә өйрәнергә хыяллана. Сатып-алу эшләрен күп вакыт интернетта башкара. Бүген биредә чит кыйтгалардан килсәләр дә, ул үз эшчәнлеге турында рәхәтләнеп инглиз телендә дә җавап бирә ала. Төп йорт килене Эльвира шәһәрдән авылга яшәргә кайта.
    Гаилә компаниясендә аның үз эше - ул гөлләр үстерү белән мавыга. Шул ук вакытта Эльвира киленнең кулы чигү һәм бәйләү кебек эшләргә ятып тора, ул аларны бик оста башкара. Соңгы вакытта популярлашып киткән ясалма чәчәктән түшкаптырмалар, чәч каптырмалары һәм киемнәрне бизәкләп ясау ише матурлыкны тудыра ул.
    Төп йортның нигезен ныклап тотучы әти белән әни - Гөлсинә апа һәм Фиргать абый Галимуллин шундый кунакчыл, ачык йөзле булып кала белүләре белән сокландыралар. Гөлсинә апа - гомере буена район газетасында эшли, бүген бик күп китаплар авторы. "Күрдегезме, бөтен туганнар, кода-кодагыйлар җыелып килгән.
    Бу йортның ана корты көчле, шулай булмаганда моның кадәр эш башкарырлар идеме?!" - дип бәяләде аларның хезмәтен Кадрия Рәис кызы. "Алар бизнес өчен генә тырышмыйлар, ә үзләренең хәләл хезмәтләре белән көн күреп ятышлары", - дип бәя бирде районның мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин Галимуллиннар гаиләсенә.
    "Ак калфак"лылар ул көнне төп нигез төшенчәсен аңлау өчен районның Кече Шыңар, Югары Симет, Шекше, Явлаштау авылларында булды. Авыл халкы бар җирдә дә бердәм булып кунакларга бәйрәм ясады. Чишмә буенда килгән кунакларга гына түгел, авыл халкы өчен дә чын бәйрәм оештырылды.
    Башларына ак яулыклар кигән әбиләр, әйтерсең, яшьлекләренә кире кайтты. Бабайлар тальян гармунны тартты. Бала-чага бөтерелеп уйнап йөрде. Югары Симет авылында олы йөрәкле Раушания апа Шамилова яши.
    Быел "Ел хатын-кызы" бәйгесендә аның батырлыгы алдында Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев тезләнде. Чит балаларны үз баласыдай карап үстерә ул. Раушания апа гыйбрәтле язмышы белән таныштырып кына калмады, кунакларга үзе теккән альяпкычлар бүләк итеп тә шаккатырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: