Заря
  • Рус Тат
  • Туган җиренә тугры булып

    Урта Тигәнәле урта мәктәбе коллективы һәм профсоюз комитеты исеменнән Сиринә Камалова редакциягә хат юллаган, ул хезмәттәшләре Алия Сөләйман кызы Зәйнуллинаның юбилеена багышлана. Шуның эчтәлеген сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.

    "Укытучы булып туарга кирәк", - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу - күпме көч таләп итә бу һөнәр иясеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле.


    Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә, дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.


    Укытучы!
    Тиңләп булмый аны
    башка хезмәт белән.
    Үлчәнми ул минут
    белән, сәгать белән.
    Синең хезмәт айлык
    түгел, еллык түгел.
    Яз төшүгә көз өлгергән
    орлык түгел.
    Хезмәтеңнең
    нәтиҗәсен күрер өчен
    Дистә еллар түгәсең
    син акыл көчен.


    Гомерен туган авылына, туган авылы мәктәбенә багышлаган шәхесләр бик күп түгел бүгенге көндә. Ә менә укытучыбыз Алия апа Зайнуллина - югары уку йортын тәмамлап, туган авылы Урта Тигәнәледә хезмәт куйган шәхес.


    1961 елның 17 нче декабрендә Илһамия һәм Сөләйман Вәлиевлар гаиләсендә, апасы Солтания белән абыйсы Нариманга сеңел булып, Алия исемле кыз дөньяга аваз сала. Кечкенәдән үк тырыш, белемгә омтылучан, сәләтле бала булып үсә ул. Бигрәк тә, җыр-моңга һәвәс була. Көннәрне атналар, атналарны айлар алмаштырып бер-бер артлы еллар үтәләр. Мәктәп еллары да аккан сулардай бик тиз узып китә. Алия Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетының математика бүлегенә укырга керә. Дүрт ел белем туплаганнан соң, яшь белгеч Алияне туган районына юллама белән күрше Родники авылына эшкә җибәрәләр. Берничә ел шунда йөреп эшли ул. Әмма гел-гел юлда йөрү хатын-кыз өчен җиңел эш түгел, шуңа да яшь укытучы җае туры килүгә, туган авылындагы мәктәпкә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп күчерелә. Башта балаларга физика-математика дәресләре бирсә, аннары математика дәресләре генә укыта башлый.


    Тормыш иптәше Әлхәт белән күңелләренә мәктәп елларында бер сыйныфта укыганда ук Аллаһы Тәгалә тарафыннан мәхәббәт орлыклары салынган булган, күрәсең. Әмма ни сәбәпледер, аның беренче шытымнары соңрак кына, Әлхәтнең хәрби хезмәтен тәмамлап кайткан һәм Алиянең институтта укыган вакытында гына шытып чыга. Мәхәббәтләрен биш ел сынап йөргәннән соң, 1987 елда табигатьнең салкын, ап-ак булган мәлендә, тормыш сукмакларыннан мәңге бергә атларга дип, Ходай алдында вәгьдәләр бирешәләр. Ике якта да зурлап туйлар үткәрәләр.


    Өйләнешеп бер ел үтүгә, яшьләрнең тормышларын ямьләндереп, кызлары Алисә, тагын берничә елдан икенче кызлары Алинә туа. Эш кешесенең вакыты бик тиз үтә шул ул. Шуның кебек балаларының үсеп җитүен сизми дә кала Зәйнуллиннар. Бик яшьтән кул арасына керә башлаган кызлар әти-әниләренең төп ярдәмчеләренә әверелә. Еллар - искән җил, бик тиз уза. Кызлары да мәктәпне тәмамлап, олы тормыш юлына аяк баса.

    Алия ханымны юбилее белән хезмәттәшләре котлый

    Хезмәттәше Марс ФАТЫЙХОВ:


    - Алия Сөләйман кызы белән без хезмәт биографиясе башында, профессиягә кереп киткәндә Родники мәктәбендә бергә эшләдек. Шул вакыттан аны ачык, кызыксынучан, ташкындай шаулап торган энергияле кеше буларак беләм. Инде менә без, укытучылар яраткан "5"ле билгеләре икәү янәшә торып, Алиянең саллы гына яшькә җитеп барганын күрсәтә. Ләкин, шагыйрь әйткәндәй, "яшьне еллар билгеләми" - бу аңарда гел күренеп тора.
    Менә чаларып, күп кенә еллардан соң яңадан Алия Сөләйман кызы белән бергә, бер коллективта эшлибез. Ул һаман да шундый кызыксынучан, яшьлек дәрте белән яши, яңалыкларны белергә, эшендә кулланырга тырыша, үзенә дә, башкаларга да таләпчән.
    Алия бөтен нәрсәдә юмарт - берәр яңалык белсә, хезмәттәшләре белән уртаклаша, сәләте бар - күрсәтергә тырыша, кәефе яхшы булса - башкаларны да "яндыра". Календарь битләре күпме генә санаса да, гел шундый яшь күңелле, ташкындай энергияле, ышанычлы иптәш булып кал, Алия!

    Иң изге теләкләр белән хезмәттәшең Резидә ФАТЫЙХОВА:


    - Урта Тигәнәле мәктәбенә эшкә килергә булгач, уйга калдым: мине белгән, мин белгән укытучылар инде лаеклы ялда. Олыгайгач бик үк таныш булмаган коллективта эш башлавы җиңел булмас... Шулай да бу мәктәптә Алия Сөләйман кызының барлыгы күңелемә җылылык бирде. Ул математика укытучысы, мин - телче. Каян килде безгә танышлык - үзем дә әйтә алмыйм. Әмма райондагы мәктәпләрне искә алганда, иң элек анда эшләүче берничә укытучы хәтергә килә. Димәк, ул мөгаллимнәр үз энергетикалары, активлыклары, эрудицияләре белән күпләрнең игътибарын җәлеп итәрлек көчле шәхесләр. Алия Сөләйман кызы әнә шундыйлардан. Әйтерсең лә халык язучысы Ренат Харисның шушы юллары Алия ханым турында:

    Кеше кайчан матур була?
    Кеше матур шул чакта -
    башкаларны чакырганда
    Үзе яккан учакка;
    Кеше кайчан матур була?
    Кеше матур шул вакыт -
    Иле өчен, халкы өчен
    яшәгәндә җан атып;
    Замананың авырлыгын
    җилкәсенә
    алганда;
    Олы данга ирешеп тә,
    Кече булып калганда.


    Коллективта эшли башлагач, мин Алия Сөләйман кызының Урта Тигәнәле мәктәбе учагын тергезүче, саклаучы икәнен тойдым. Үзенең ышандырырлык сүзләре, идеяләре белән укытучыларны да, укучыларны да "яндыра" алучы көчле һәм җаваплы оештыручы ул. Эшне "эре" һәм "вак"ка бүлми: зур конкурслар, хисапларны әзерләгән кебек, даими рәвештә башлангыч сыйныфлар белән үткәрелүче иртәнге зарядканы да чүгә-чүгә һич иренмичә алар белән бергә башкара. Ул балалар Алия апалары булмаган очракта үзләре дә зарядканы шәп итеп ясый алалар. Әмма Алия апаның үзе белән күпкә күңеллерәк!


    Математика һәм рус теле - элек-электән мәктәпнең белем дәрәҗәсен бәяләгәндә иң беренче булып үлчәүгә салынучы фәннәр. Безгә соңгы елларда бик зур җаваплылык өстәлде: ТДИ Һәм БДИларга әзерләү бик күп тырышлык, өстәмә мәшәкатьләр тудыра. Алия Сөләйман кызы үзе укыткан сыйныфлардагы һәр укучының язмышын кайгыртып, зур җаваплылык тоеп, вакытын, көчен кызганмыйча төпле белем бирүче мөгаллимә.


    Алия ханымның миңа иң ошаган ягы - киң күңеллелеге. Әгәр ул синең кәефең кырылган булуын, ниндидер борчуың барлыгын сизсә, шунда ук хәлеңә керә, тынычландырырлык төпле киңәшен бирә, эшеңне дәвам итәрлек итеп күңелеңне күтәреп җибәрә - сиңа үзендә булган көчле энергиясен бүләк итә. Ул чыннан да юмарт кеше.


    Бүген, гомер юлының зур бер этабына нәтиҗә ясаган көннәрендә, ике "5" алып зур бер баскычта басып торганда, Алия ханымга алдагы тормыш һәм хезмәт юлын тәвам итәр өчен оптимизм, туган мәктәбенә, яраткан укучыларына кирәкле кеше булып калып гел алга атлавын телим. Ә моның өчен иң элек нык исәнлек, күңел тынычлыгы, гаиләсенә иминлек, тигезлек, муллык, балаларының бары тик уңышлары белән генә сөендерүе, ә мөгаллимә кешегә тырыш, булдыклы, ихтирамлы укучылар кирәк. Мин сиңа боларның барысын да телим, Алия дустым.

    Укучысы һәм хезмәттәше Ләйсән ЗАРИПОВА:


    - Алия апа безгә математика фәнен укытты. Аның һәрбер кагыйдәне җиренә җиткереп аңлатуы, пөхтәлеге, төгәллеге бүген дә күңелләрдә саклана. Укытучыбызның методикасы гади генә - акбур, такта һәм сөйләм теле. Ул тактага да матур итеп язуны, сызыкны линейка белән сызуны таләп итте. Без шулай эшли дә идек. Дәрестә сөйләшеп, ниндидер чит эшләр белән шөгыльләнү булмады, андый уйлар башка килмәгәндер дә, чөнки каршыбызда, тырышып-тырмашып, математика диңгезендә йөзәргә өйрәтүчебез басып тора.


    Укытучыбыз дәрескә һәрвакыт елмаеп, кайгы- борчуларын коридорда калдырып керде, бервакытта да укучыларны начар укучы һәм яхшы укучыга бүлмәде. Безгә хөрмәт белән карады. Барысы өчен дә рәхмәт аңа.


    Шушы олы юбилее белән котлап, кадерле укытучыма нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, кызларының һәм оныгы Әмирнең күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүен телим. Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын. Туачак таңнарың һәрвакыт нурлы, күк йөзең һәрвакыт аяз булсын.


    Кадерле хезмәттәшебез! Сине тормышыңның күркәм бәйрәме - юбилеең белән тәбрик итәбез. Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең зурысын, шатлыкның иң олысын, таң җилләренең назлысын юллыйбыз. Һәрвакыт күңелең тыныч, эшеңдә зур уңышлар, Әлхәт абый белән бер-берегезгә терәк булып, үзегез үстергән балаларыгызның рәхәтен, игелеген күреп, бәхетле тигез гомер итүегезне телибез.


    Сабыр да син, гади -,
    кешелекле,
    Кылган эшең - бары
    изгелек.
    Шатлыкларда үтсен синең
    көннәр,
    Бәхетләрең булсын
    гомерлек.
    Эшкә мәхәббәтең
    сокландыра,
    Тырыш, максатчаң үзең.
    Ял итәргә дә онытма,
    Бер дә сулмасын йөзең.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: