Заря
  • Рус Тат
  • Туган ягым – горурлыгым...

    Быелгы 2018 елгы җәйге ялыбызда Кырым кояшында кызынып, Кара диңгездә коенып ял итәргә насыйп булды, дип башлаган үзенең юлъязмасын Зур Тигәнәле Туган як музее директоры Лилия ЗАРИПОВА.

    – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы профсоюзы бюджет өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләргә  җәйнең теләсә кайсы вакытына 13 көнгә  Казан – Кырым маршруты  буенча  ташламалы ял оештырды.


    – Теләге булган кешеләр  үзләре теләгән вакытны   күрсәтеп гариза язарга тиешләр иде. Алексеевск  районыннан без 6 кеше 23 июньнән 5 июльгә кадәр вакыт аралыгын сайлап алдык  һәм менә 23 июнь көнне Казаннан юлга кузгалдык.

     

    Мәдәният министрлыгыннан оештыручылар барлыгы 48 кешене автобуска  утыртып,  озатып җибәрделәр. Юл озак, 2 тәүлектән артык барасы булуын, Татарстаныбыз йөзенә кызыллык китермәскә, тәртипле ял итәргә дип кисәтеп, изге теләкләрен теләп калды алар безгә.

     

    Кузгалганда юлның авыр булуын уйлап бераз шикләнсәк тә, бара-бара бер дә сизелмәде, юлда очраган авылларны, шәһәрләрне,  кырларны кино караган кебек тәрәзәдән  күзәтеп, чагыштырып  барасың. Төнге сәгать 1 дә Волгоград шәһәре тирәсендәге бер кунакханәгә кереп кунып чыктык.

     

    Иртән кафега кереп тамак ялгагач, Волгоградның иң истәлекле урыннарына экскурсиягә киттек, Мамай Курган шәһәрчеге үзе зур бер  могҗиза икән, андагы хисләр ташкынын аңлатып бетереп булмый. Сугыш узган, ата-бабаларыбызның каны коелган урыннарны дулкынланмый карап булмый.

     

    Сәяхәтебезне дәвам итеп, Кырымга таба юл алдык. Һәр 4 сәгать саен автобус туктап 40-45 минут  ял итәбез. Бу арада кем тамак ялгый, кем физкультура ясый, кем башка хаҗәт үти, автобус йөртүчеләр алмашына (алар икәү) һәм тагын юлга.  Керченск күперенә без таң атканда барып кердек.

     

    Анда керер алдыннан таможня карауы да үтәсе икән әле. Күпер чыннан да бик шәп, 18 чакрым араны тоташтыра, безнең Кама күпере сыман тик 3 нче полоса тимер юл төзелеп ята. Күперне чыккач та, Кырым Республикасы башлана, әле безгә тагын Кырымның икенче почмагына кадәр барасы булып чыкты.

     

    Шулай итеп, кузгалып киткәнгә 53 сәгать дигәндә  Кырым Республикасы, Бакчасарай районы Песчаный поселыгына барып җиттек. Безне 3 катлы бик матур бизәлгән  ишекләре белән  “Арпат”кунакханәсе каршы алды. Хуҗалары Кырым татарлары Тимур белән Әминә (30 яшь тирәсендә ) безгә зур хөрмәт күрсәтеп, һәрберебезнең җаен җайлап бүлмәләргә урнаштырдылар. 

     

    Килү белән төшке ашка дәштеләр, аннан диңгез белән танышырга киттек. Диңгезгә безнең торактан  5 минутлар гына чамасы барырга кирәк иде. Кара диңгез безне үзенең салкын суы белән каршы алды, чөнки алдагы көндә бераз штурм булып алган икән, кешеләр коенгач, салкын дип тормадык, без дә төшеп чумдык. 

     

    Җылы агым  килеп, алдагы көннәрдә  рәхәтләнеп коендык. Көн саен экскурсияләргә йөредек. Газель машинасы  килеп ала да Кырымның кайсы җирен  күрергә теләсәң, шунда алып бара. Экскурсияләр путевка бәясенә керми.  Безгә Бакчасарайдагы “Хан сарае” зур хатирә калдырды.

     

    Андагы табигатьнең һәм дә сарайның әкияти матурлыгы  күңелне үстерә. Ханнарның  йорт-җирләре, көнкүреш мохитлары белән танышкач,  чынлап та бик зәвыклы һәм  җитештә яшәүләре сокландырды. Ишек алдында үсеп утыручы ханнар замандашы Тут агачы үзе бер легенда.

     

    Сарай хезмәткәрләре күпчелеге Кырым татарлары, безнең телне ишетү белән “безнең туганнарыбыз”, – дип ихтирам белән әңгәмә коралар. Алар Татарстанның  бик бай, бар яктан да җитеш мәмләкәт икәнне беләләр. Кайберләренең инде килеп Казанны да күргәннәре бар икән, хәтта Кырлайда Тукай музеенда  булучылары да очрады. 

     

    Татарстанны илахилаштыру юкка түгелдер, табигать искиткеч гүзәл булса да, Кырым халкының  социаль-көнкүреше, базар бәяләре бездәгегә караганда кыйммәтрәк.


    Кырымның Ялта, Севостополь шәһәрләренә экскурсиягә бардык. Воронцовский дворецны, Кара  диңгез флоты бухталарын күрдек. Биек тауга менеп, болытлар арасыннан Ялта шәһәрен күзәттек.


    Исеме Кара диңгез булса да, диңгез бик матур яшкелт –зәңгәрсу төстә икән. Исәнлегебезне-саулыгыбызны теләп, көнгә 2-3 тапкыр су кердек, кичен ишегалдында җырлар җырлашып кич утырдык, әзер өстәлләрдә көн-төн кайнап торган самовардан  чәй эчтек.

     

    Режим буенча көнгә 3 тапкыр  төрле ризыклар белән тукландырдылар, бүлмәләрне җыештырып тордылар. Кыскасы, авылда эштән талчыгып килгән мәдәният хезмәткәрләренә  бик шәп ял булды бу. Төрле районнардан җыелгач, эш буенча да, аралашулар, уртаклашулар күп булды, чөнки барыбыз да бер төрле хезмәт ияләребез.


    Кайту юлы да сизелмәде, үз туган җиребезгә сагынып, ашкынып кайттык. Үз җиреңнең кадерен беләсең килсә, читкә чыгып кара, ди халык. Чынлап та шулай икән, юлда 6-7 өлкә үтеп барырга туры килде, әмма да Татарстан юллары кебек тигез, кырлары кебек иркен, җире кебек уңдырышлы урын күрмәдек. 

     

    Әле Волгоградта экскурсия вакытында, экскурсовод бездән “сез кайдан”,– дип сорады. Татарстан-Казан дигәч, “О Татарстан –это да, там у вас один Шаймиев что стоит, нам бы такой бабай.” диделәр. Без чынлап та үзебезнең республикабыз өчен  зур горурлык хисе  кичердек.


    Киләсе елларда да шундый мөмкинлек туса,  һичшиксез барырга була. Быел да юл озынлыгыннан куркып күпләр кире уйлады. Куркып торасы түгел, юлга чыккач, Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм бирә. Сәяхәттәшләрем Алексеевск Туган як музее хезмәткәре Любовь Абрамова, Урманасты Шунталасы китапханәчесе Дилә  Нургатина, Биләр тыюлыгы оешмасы хисапчысы Люция Нуретдинова һәм аларның балалары бу сәяхәттән бик канәгать калдык. Оештыручыларга  зур рәхмәт ирештерәбез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: