Заря

Алексеевск районы

Рус Тат
Кешеләр һәм язмышлар

Тынгысыз җитәкче, күркәм гаилә башлыгы

- Җир йөзен аклыкка, сафлыкка төреп, күңелләрне бары тик Яңа елда гына була торган серлелек, могҗиза көтү, үзгә бер шатлык хисе белән тутырып 2017 ел килә. Шушы яңа елның беренче көнендә кадерле абыебыз Сөниев Ринат Галимулла улына 70 яшь тулачак, - дип башлап җибәргән редакциягә язган хатын Гүзәл Сөниева.


- Ул 1947 елның яңа ел иртәсендә районыбызның Түбән Тигәнәле авылында сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан Галимулла белән Коры Көрнәле кызы Бәдерхәятнең олы куанычы булып дөньяга килә. Әби-бабасына яраткан онык, әти-әнисенә көтеп алынган малай яшьтән үк бик акыллы, тәртипле булып үсә. Авыл тормышының бетмәс-төкәнмәс көнкүреш эшләрендә хәленнән килгәнчә булыша. Бабасы Шакирҗан да оныгын гел үзе янында йөртә, җаваплы эшләрен дә бары тик кечкенә Ринатка гына куша. Акыллы бабасы шул вакытта ук оныгының күңелендә мәрхәмәтлелек, җаваплылык орлыкларын күргәндер, мөгаен.


Сугыштан соңгы елларның авырлыкларына бирешмичә, Галимулла белән Бәдерхәят тагын алты малай белән бер кызга гомер бирәләр. Гаиләдәге иң олы малай Ринат инде бөтен эштә әнисенең булышчысына, киңәшчесенә, терәгенә әйләнә. Аның сүзе кечкенә энеләре өчен язылмаган закон була. Әле хәзер дә энеләре нинди генә көчле, гайрәтле булып үсеп җитмәсеннәр, ахыргача абыйларының әйткән сүзеннән чыкмыйча, һәр эшне аның белән киңәшләшеп эшлиләр.


Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Ринат абый Казан кооператив техникумына укырга керә. Күп тә үтми, Түбән Тигәнәленең иң чибәр, акыллы, уңган-булган, чиста-пөхтәлеге белән аерылып торган Дамирә апага өйләнеп, яңа тормыш башлап җибәрәләр. Дамирә апа Ринат абыйны көтәргә вәгъдә биреп армиягә озатып кала, ә аннан сагынып, зарыгын көтеп ала, армиядә вакытта ике арада хатлар йөри...


Техникумны тәмамлаганнан соң Ринат абыйны районыбызга сельпо рәисе итеп куялар. Ул бу хезмәткә бөтен җаваплылык белән керешә, баш-аягы белән эшкә чума. Яшь булуына да карамастан, акыллы, тырыш, һәрбер эштә тәртип урнаштырып, үзенә тапшырылган вазыйфаны тел-теш тидермәслек итеп башкарып, җитәкчеләр арасында да, район кешеләре арасында да бик тиз абруй казана. Ә 1979 елда инде аңа Алексеевск райпосын ышанып тапшыралар. Ринат абый 1979 елдан 2000 елга кадәр үз районыбызда, аннары Алабуга, Нурлат, Чаллы шәһәрләрендә райпо рәисе, генераль директор булып эшләде.


Ул үз эшенең профессионалы, кайда гына хезмәт куймасын, аның коллективы һәрвакыт югары күрсәткечләргә иреште. Ул эшләгән вакытта күпме кибет, универмаг, кафе-ашханәләр, сату нокталары ачылды, сәүдә системасында эшләүче хезмәткәрләр өчен өй, коттеджлар салынды.
Күп еллар сәүдә өлкәсендә фидакарь хезмәте өчен "Татарстанның атказанган сәүдә хезмәткәре" дигән мактаулы исемгә лаек булды ул. Бу мактаулы исем артында күпме тырышлык, күпме йокысыз төннәр, күпме авырлыклар үткәнен ул үзе генә беләдер...


Кадерле Ринат абыебызны Сөниевларның күп санлы гаиләләре исеменнән туган көне белән котлыйбыз. Аңа булган хөрмәтебез, рәхмәтебез иксез-чиксез. Ул һәрбер туганының тормышында мөһим роль уйнаган кеше. Ул һәр туганына тормышта үз урынын табарга булышты, кирәк чакта, авыр минутларда һәркайсыбызга ярдәм кулы сузды, киңәшләрен бирде. Туганлыкның, туганнарның кадерен белергә, ата-ана хакын хакларга, нәселне бербөтен итеп тотарга өйрәтте.
Кирәк чакта мәрхәмәтле, йомшак күңелле булып, кайчак кырыс, таләпчән дә була белде. Аның кебек сабыр, ярдәмчел, ышанычлы, үрнәк абыйлар бик сирәктер. Сиңа кайгы-хәсрәткә бирешми һаман шулай көчле рухлы булып, гаилә бәхете белән, балаларыңның һәм оныкларыңның игелеген күреп, рәхәтләргә һәм рәхмәтләргә төренеп, озак еллар яшәргә насыйп булсын иде, Ринат абыебыз.


Форсаттан файдаланып, шушы көннәрдә 60 яшен тутырган Әлхәт, 1 гыйнварда туган Әхнәф Галимулла улларын, Әлфия Галимулла кызын да туган көннәре белән котлыйбыз.


***
- Ринат абый белән Дамирә апа бик матур гомер кичерделәр (Ә.Х). Бер-берсенә терәк-таяныч булып, 47 ел бергә гомер иттеләр. Бик тәртипле ике бала: бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстерделәр, хәзер өч оныкларының барлыгына сөенеп яшиләр. Ике баласына да югары белем алырга мөмкинлек тудырдылар. Лилия - банкта бүлек начальнигы, Рөстәм йөртү буенча инструктор булып эшли.


Хәзер Ринат абый хатынына яхшы ир, балаларына кырыс та, бер үк вакытта таләпчән дә, акыллы киңәшләре белән гел ярдәм итеп торучы әти дә, оныкларына әйбәт дәү әти дә.
Алар гомер буе бер-берсен яратып, санга сугып, бер-берсенә юл куеп, бер-берсенә фидакарь хезмәт итеп яшәделәр. Авыр чаклар да булгандыр, ләкин алар авырлыклар каршында баш имәделәр, сабырлыкларын саклап, бер-берсенә терәк булып, бөтен кыенлыкларны җиңеп чыга белделәр.


Мин үзем дә Ринат абый белән Дамирә апаны бала чактан ук беләм. Ринат абый минем абыем Ринат белән бик дус иделәр, бер-берсенә "адаш" дип эндәшә иделәр. Ринат абый безгә гел килеп йөри иде. Тыныч холыклы, сабыр, акыллы һәм тыйнак булып кереп калган ул минем күңелемә. Ә Дамирә апа безнең күршебездә генә тора иде, ул шундый чибәр иде, мин шул чакта ук аңа сокланып карый идем, һәр нәрсәдә аңардан үрнәк алырга тырыштым, мәктәптә дә яхшы укыды ул. Аннары Алексеевскида яши башлагач та, торган урыннарыбыз күршедә генә булып чыкты. Мин аларга гел кереп-чыгып йөри идем, хәтта кунарга да калгалый идем. Ул вакытта әле Рөстәм генә бар иде, аңа да 5-6 яшьләр чамасы булгандыр. Шуннан соң алар моннан күченеп киттеләр. Ул еллардан бирле күпме сулар акты, күпме гомер узды. Менә юлыбыз тагын кисеште. Алар Алексеевскида өй җиткезделәр һәм хәзер ял көннәрендә кайтып-китеп йөриләр, бирегә бөтенләйгә күчеп кайтырга җыеналар.


Ринат абый да, Дамирә апа да әле япь-яшь күренәләр, энергияләре ташып тора. Бу яшьне аларга һич тә бирмәссең. Шат күңелле, йөрәгендә ачу саклый белмәүче, шәфкатьле кешеләр генә яшьлекләрен шулай саклап кала ала торганнардыр. Мин дә Ринат абыйны олуг юбилее белән котлыйм, гаилә бәхете, исәнлек-саулык, озын гомер телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев