Заря

Алексеевск районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Тыл хезмәтчәне Георгий Константинович Шеланов туксан яшьлек юбилеен бәйрәм итте

9 гыйнварда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Хамзина, район ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Елена Макарихина тыл хезмәтчәне, Алексеевск кешесе Георгий Константинович Шелановны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Кунаклар аңа Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлау открыткасы, Алексеевск район башлыгы Сергей Демидов исеменнән бүләк, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Шеланов Георгий Константинович Алексеевскида туа. Бөек Ватан сугышы вакытында аяк-киемнәре мастерскоенда әтисенә ярдәм итә, фронт өчен аяк киемнәре һәм итекләр тегә. Беренче хезмәт эшчәнлеген Алексеевск МТСында участок механигы булып башлый. 1951 елда өйләнә, хатыны белән бергә ике бала үстерәләр. СПТУ-97 дә производствога өйрәтү мастеры булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Георгий Константиновичның 2 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев