Заря
  • Рус Тат
  • Укытучы – иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе

    "Укытучы" сүзе - изге сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең тирән мәгънәсен аңлый, төшенә. Укытучы бөтен көчен биреп укучыларын матур итеп үз фикерләрен җиткерергә, яхшылыкны балалар күңеленә сеңдерергә, тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә, аларның уңышына чын күңелдән шатлана һәм алар белән горурлана. Бүгенге мәкаләбез Урта Тигәнәле урта мәктәбендә рус теле...

    Резидә Сәләхетдин кызы Коры Көрнәле авылында сабан туе көнне, иртән кояш чыккан вакытта дөньяга килә. Бәхетенең нигезендә туган гаиләсендә әти-әнисеннән алган тәрбия ята, дип уйлый һәм гомере буена аларга, абый-апаларына рәхмәтле булып кала.

    Бик зирәк, акыллы бала булып үсә. Коры Көрнәле сигезьеллык мәктәбен "5 ле билгеләренә генә тәмамлый. Авылда мәктәп сигезьеллык кына булганлыктан, укытучылары аңарда кечкенәдән укытучы сәләтен күреп, Габдулла Тукайны, атаклы язучыларны, күп кенә шәхесләрне биргән Арча педагогия училищесына барырга юнәлеш бирәләр.

    Училищены тәмамлаганнан соң Арча педагогия училищесындагы укытучылары журналистикага юллама бирергә карар итәләр, ләкин гаилә хәле авыр булганлыктан, тагын озак еллар укырга кирәк, дип, читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының рус теле һәм әдәбияте бүлегенә укырга керә. Хезмәт биографиясен 19 яшендә Чистай районының Колмакчы сигезьеллык мәктәбендә рус теле һәм әдәбияте укытучысы булып башлый.

    Анда бер ел гына эшләгәннән соң туган якларына мәхәббәт аны үз авылына, әнисе янына тартып кайтара. Шул кайтудан 31 ел туган мәктәбендә балаларга белем бирә. Биш ел рус теле укытучыларының район методик берләшмәсен җитәкли.

    Укучыларның белемен, укыту сыйфатын күтәрү өстендә эшләп кенә калмый, ә рус теле укытучыларының интеллектуаль үсешен кайгыртып, төрле шәһәрләргә, әдәби истәлекле урыннарга экскурсияләр оештыра, укытучылар белән төрле истәлекле кичәләр үткәрә.

    Ләкин оптимальләштерү җилләре Коры Көрнәле авылына иң беренчеләрдән булып кагыла. Мәктәп башлангычка әйләнә, һәм ул хезмәт юлын Урта Тигәнәле урта мәктәбендә дәвам иттерә. Анда эшли башлавына да дүрт ел узып киткән, ә аның гомуми стажы 36 ел.

    Резидә ханым үзенең тормыш юлын салават күперенә тиңли. Анда эш тә, шәхси тормыш та, иҗтимагый активлык та, укучылар белән сыйныфтан тыш эшләр дә, туган авылы вәзгыяте дә үзенең лаеклы урынын алып тора. Шәхси тормышында үзен бәхетле дип саный ул. 1986 елда язмышын Коры Көрнәле мәктәбенә директор булып килгән Түбән Тигәнәле авылы егете Марс Фатыйхов белән бәйли.

    - Бик матур, тату гаиләгә килен булып төштем мин, - ди Резидә ханым үзе. - Миңа бу гаиләдә бик җылы мөнәсәбәттә булдылар. Әгәр мин үземнең эшемдә, тормышымда ниндидер уңышларга ирешкәнмен икән, монда мине һәрвакыт аңлап, һәр нәрсәдә ярдәм итеп рухландырып торучы таянычым, киңәшчем иремә рәхмәтлемен.

    Бер-бер артлы ике балалары - Айдар белән Гөлназ дөньяга килә. Балалары да үзләре кебек актив, белемле булып үсәләр. Көрнәле тугызьеллык мәктәбен тәмамлагач, икесе дә әниләре юлыннан Арча педагогия көллиятенә юнәләләр.

    Айдар анда чит телләр бүлеген уңышлы тәмамлап, икенче һөнәр сайлый - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлый һәм бүгенге көндә Казан шәһәренең зур бер төзелеш оешмасында инженер булып эшли, ә Гөлназ, үзенең сайлаган һөнәренә тугры калып, Фатыйховлар династиясен дәвам иттерә - Казан шәһәре гимназиясендә башлангыч сыйныфлар укыта.

    Бу гаиләнең бәхетен тагын да түгәрәкләндереп, балалары икесе дә үз тормышларын коралар. Ә Резидә ханым белән Марс әфәнде оныкалары Розага сөенеп туя алмыйлар. Резидә ханым турында берничә фикерне укып китик әле.

    Фидания Гафиятуллина, лаеклы ялдагы укытучы:

    - Резидә Сәләхетдин кызы Фатыйхованы барлык хезмәттәшләре исеменнән гомер бәйрәме - олы юбилее белән котлыйм. Дуслар әллә ничә төрле була, диләр. Беренчеләре ризык кебек көн дә кирәк. Икенчеләре авырганда эзләнә торган дару шикелле. Һава кебекләре бар - аны сизмисең, тик ул гел синең белән. Резидә минем өчен шуларның кайсысы икән? Мөгаен, соңгысыдыр.

    Резидәне белгәнемә утыз еллап вакыт үткәндер -янәшәмдә шундый кеше барлыгын тоеп, шуңа шатланып яшим. Без - коллегалар, гомер буе татар балаларына рус теле укыту хезмәтендә булдык. Һәр фән укытучысының үзенең функциясе бар, ә рус теле укытучысының миссиясе - татар баласын рус теле аша дөнья цивилизациясенә якынайту, аны үзләштерүдә рус-татар барьерын алып ташлау.

    Күпме сорауга җавап табылгандыр, күпме уртак проблемалар хәл ителгәндер бу чорда! Резидә гел шуларның эчендә кайнады, үзенә генә хас үҗәтлек белән һәр нәрсәнең төбенә төште. Хезмәтендә җиңел юллар эзләмәде ул, яхшы күрсәткечләргә ирешеп, югары квалификация категориясенә ия булды. Тик укытучы хезмәтенә төп бәя - аның укучыларының мөнәсәбәте.

    Көрнәленең әллә ничә буын баласы Резидәгә рәхмәтле булып, адым саен хөрмәтен белгертеп яши. Бала мәнфәгатьләрен беренче урынга куеп яшәгән коллегам бу мөнәсәбәткә лаек. Үз эшенең фидакаре, тынгысыз җанлы Резидә һәрвакыт кеше хакын хаклап, күңел җылысын кешеләр белән бүлешеп яши.

    Бер карауда бүгенге халәтеңне сизеп, шатлыгыңны уртаклашып, борчуларыңны булешергә әзер ул. Бүгенге олы юбилее белән котлап, Резидәгә алда да иҗади һәм хезмәт уңышлары, шәхси тормышында күңелле яңалыклар, тыныч, имин тормыш телим.

    Резидәнең апасы РӘвилә ханым:

    - Резидә - дүрт балабыз арасында иң кечкенәбез. Әти, кечкенә сеңелегезне ташламагыз, дип безгә васыять әйтеп калдырды. Без әтиебезнең васыятен үтәргә тырышабыз. Ул бик зирәк бала булды, мәктәптә дә гел "5"ле билгеләренә генә укыды һәм укытучы булырга хыялланды.

    Хыялы тормышка ашты аның. Аңа ияреп, башка туганнарыбызның балалары да укытучы булдылар. Төп йорт, дип барыбыз да аларга җыелабыз. Авылга кунакка кайткан кешеләр дә аларга килә. Ире белән һәркемне ачык йөз белән каршы алып, кунак итеп җибәрә. Киявебез Марс та - бик әйбәт кеше.

    Икесе дә киңәшләре белән дә, эшләре белән дә безгә ярдәм итеп торалар. Балалары да тәүфыйклы. Кайнанасы белән дә дуслар, яхшы мөнәсәбәттә алар. Атна саен кунакка алып китеп, мунчалар кертеп китереп куялар. Иренең туганнары белән дә тату яшиләр.

    Энҗе Камалова, лаеклы ялдагы укытучы:

    - Резидәгә - 55! Әле кайчан гына.... 35, 40, 45 иде. Гомер бик тиз уза икән шул. Ләкин аны төрлечә уздырып була. Бу матур юбилейны нинди уңышлар белән каршылый икән безнең күркәм, сөйкемле Резидәбез. Гомер дәфтәреңне актарып укыганда үкенечләр күп булмаса иде.

    Резидә Сәләхетдин кызының гомер дәфтәре бик тулы, эчтәлекле һәм матур итеп язылган, дип уйлыйм мин.

    Кеше өчен иң мөһиме - гаилә бәхете. Янәшәсендә ышанычлы, тугры Марсы. Якты Планетасы!

    Итагатьле, тәрбияле улы, кызы, килене, кияве, исән-сау, тупырдап торган оныклары. Нык, бәхетле гаилә! Яратуга, сабырлыкка, түземлелеккә, гафу итә белергә нигезләнеп кабынган аларның гаилә учагы. Шуңа күрә якты яна да инде. Ул учакның җылысы балаларына, оныкларына да, якыннарына, туганнарына да, дусларына, хезмәттәшләренә дә җитә.

    Резидә бәхетле тагын яраткан эше белән. Моңарчы булган гомерен балаларга, яраткан укучыларына багышлады. Күп еллар районыбызның рус теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе булды.

    Аның матур дәресләре, оештырган чаралары, Казанга, Алабугага алып барган сәяхәтләре күңелләребездә әле дә саклана. Чөнки алар барысы да күңел байлыгы, ихласлылык белән үткәрелә иде.

    Резидә әле менә шул күңел байлыгы белән дә бәхетле. Кешеләрнең хәленә керә белә, акыллы киңәшләрен бирә, җылы мөнәсәбәте белән якыннарының күңелен күрә. Аурасы, энергетикасы уңай кеше, диләр мондыйлар турында. Тормышны ярата, табигатьнең һәр мизгеленә соклана, аннан көч алып яши белә.

    Резидәнең бәхете туган җиреннән, туган авылыннан, туган нигезеннән килә. Бик ярата ул Көрнәлесен, аның халкын. Яратмаса, мәктәбендә авыл тарихын яктырткан музей ясамас иде, кешеләре турында газетада мәкаләләр язмас иде, бәйрәмнәр, очрашулар уздырмас һәм тагын күп кенә без белмәгән, ишетмәгән изге гамәлләр кылмас иде. Туган җиреңә бик кирәкле кеше булып яшисең син, Резидә.

    Шулай итеп, дустым, гомер бәйрәмеңне чын мәгънәсендә ике бишле - "55" билгесе белән каршылыйсың. Афәрин! Табигатьнең шушы матур мизгелендә, 55 ел элек дөньяга килеп, син барлык туганнарыңны сөендергәнсең.

    Бүген дә син үзеңнең тирә-ягыңдагы кешеләргә шатлык өләшәсең, олысына да, кечесенә дә син кешелекле һәм игелекле, абруйлы киңәшче, шуңа күрә дә үзең олы ихтирам казангансың.Сине чын күңелдән юбилеең белән котлыйм. Ныклы сәламәтлек, шатлык-куанычлар белән тулы көннәр, гаиләңә иминлек телим. Балаларың, якыннарың игелеген күреп, һәр туар таңга сөенеп, тормыштан ямь табып, озын гомер итәргә язсын сиңа.

    Инде алдарак әйтеп үтелгәнчә, Резидә "Таң" газетасы белән актив хезмәттәшлек итә. Аның кешеләр, аларның язмышлары, инде күптән мәрхүм булып киткән шәхесләр турында язган мәкаләләрен укучылар бик яратып укыйлар.

    Коры Көрнәле мәктәбе укытучылары Сара апа белән Һади абый Хөсәеновлар, Вәлиуллиннар турында язган сокландыргыч язмалары беркемне дә битараф калдырмагандыр.

    Резидә ханымны без, редакция хезмәткәрләре дә, олы юбилее белән котлап, аңа эшендә һәм тормышында уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә бәхет телибез.

    (Резидә Фатыйховага багышлана)

    Юбилейга ике "5" ле,

    Ихластан куйыйк әле.

    Безгә "отличник"лар кирәк,

    Хөрмәтлибез белемне.

    Тормышта да "5" ле сезнең,

    Алабыз исбат итә:

    Тырышлыгың өчен "5" ле

    Һәм түземлек өчен дә...

    Кайгыртучанлык өчен дә,

    Дуслык, игътибар өчен.

    Куябыз тик "5" леләрне,

    Саегаймасын көчең.

    Балалар, оныклар өчен,

    Тынычлык өчен өйдә.

    Рәттән "5"леләр куям.

    Суммасын әйтми генә...

    Көчегез һәм дәртегез дә

    Ташып тора әлегә.

    Шулай яшь булып калыгыз.

    Картаймагыз мәңгегә.

    "5" леләрне тапкырлап,

    Яшәргә дә яшәргә.

    Моңаймыйча, шат булып

    Кирәк булып һәркемгә.

    Юбилей белән котлыйбыз,

    Бары да булсын бик шәп!

    Шул сүзләргә мөһер басып,

    Имза куям чәчәкләп...

    Бәдертдин Шәйхетдин.26 май, 2017.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: