Заря
  • Рус Тат
  • Ураза ае

    Быел уразаның беренче көне 18 июньгә туры килә. 17 июнь кичендә барлык мөселманнар беренче тәравих намазына җыелачак.

    Уразаның шартлары

    Уразаның шартлары вөҗүб һәм әда шартлары дигән өлешләргә бүленә. Вөҗүб шартлары: мөселман булу, акыллы һәм балигъ булу. Кеше бу сыйфатларның берсеннән генә мәхрүм булса да, аңа ураза тоту фарыз түгел. Әда шартлары: сау-сәламәт булу, өйдә тоту, ният кылу һәм хәездән пакъ булу. Шулай ук чирле һәм юлчы кешеләр өчен ураза тоту фарыз түгел. Алар авырган чакта яки сәяхәт вакытында калдырган уразаларын соңрак кабат тотарлар. Әда шартлары арасында ният бик әһәмиятле урын били. Ният итмичә тотылган ураза чын ураза булып саналмый.

    Уразаның вакыты

    Уразаның вакыты -таң атудан (ягъни кояшның кызыллыгы сизелә башлаганнан) алып кояш баеганга кадәр дәвам иткән аралык.

    Уразаның ниятләре

    Уразаның теләсә нинди төренә дә калеб белән ният итү җитәрлек санала. Ураза вакытында сәхәргә тору да бер нияттер. Телдән әйтеп ният итү дә диндә яхшы санала. Рамазан уразасы, билгеләнгән нәзер һәм нәфел уразасы өчен ният кылу вакыты, кояшның баешыннан алып иртәгесе көннең өйләсенә кадәр дәвам итә.

    Рамазан уразасының һәр көне өчен аерым ният ителә, чөнки арага төннәр керә. Аннан соң, көннең уразасы -мөстәкыйль бер гыйбадәттер. Шуның өчен бер көн ураза бозылса да, башка көннәргә тәэсире юк.

    Уразалы кеше өчен мөстәхәб эшләр

    Ураза тотучы кешенең сәхәр ашына торуы мөстәхәбтер. Сәхәр ашын төн бетәр алдыннан ашыйлар. Әлбәттә, таңның беленүенә кадәр бик аз вакыт калмасын. Ифтар ашын мөмкин кадәр тизрәк, ягъни ахшам намазын укуга ашау мөстәхәбтер. Ураза тоткан кешенең якыннарына һәм фәкыйрьләргә гадәттәгесенә караганда күбрәк ярдәм итүе мөстәхәбтер.

    Уразалы кеше мөмкин кадәр көндез һәм кичен Коръән укыса, зикер итсә, Пәйгамбәребезгә (саллаллаһу галәйһи вәссәләм- Аңа Аллаһының салаваты вә сәламе булсын.) салават китерсә, гыйлем белән шөгыль итсә, бу гамәлләре мөстәхәб булыр.

    Уразалы кешенең буш һәм мәгънәсез сүзләр сөйләүдән, гайбәт таратудан, сүз йөртүдән тыелуы да мөстәхәбтер. Гайбәт таратудан, сүз йөртүдән качу һәрвакыт вәҗибтер. Тик моның әһәмияте рамазан аенда аеруча зур була.

    Ураза тотканда мәкруһ һәм мәкруһ булмаган эшләр

    Уразалы кешенең суга чылатылган теш чистарткыч куллануы, Имам Әбү Йосыф фикеренчә, мәкруһтыр. Әмма башка галимнәрнең сүзенә караганда, иртән яки кояш батканнан соң коры һәм юеш теш чистарткыч куллану бик кирәкмәс.

    Уразалы кешенең истинҗа вакытында (олы тәһарәт алганда) артык күп итеп су куллануы мәкруһтыр. Тәһарәттә авызына яки борынына кирәгеннән артык су алуы мәкруһтыр.

    Ураза иясенең үзен акларлык бер сәбәбе дә булмыйча, пешкән ризыкны авыз итеп каравы мәкруһтыр. Әгәр инде берәр хатын-кызның ире бик холыксыз икән, ул вакытта әлеге хатын пешергән әйбернең тозлы-тозсын яки баллы-балсыз булып пешкәнен белер өчен, аны йотмау шарты белән авызга алырга мөмкин.

    Үз-үзенең ныклыгына ышанмаган ураза иясенең хатынын үбүе һәм назлавы мәкруһтыр. Уразалы кеше хуш исле чәчәкләрне иснәсә, сөрмә тартса, мыек кремы (мае) кулланса, мәкрүһ түгел.

    Шәригать сәяхәтчеләргә, йөкле һәм бала имезүче хатыннарга, авыруларга ураза тотмаска рөхсәт итә. Ләкин аларга да башка вакытта көнгә көн ураза тотуны бурыч итеп куя. Карт-карчыклар, физик яктан хәлсезләнгән кешеләр, авыр физик хезмәттә эшләүчеләр ураза тотмаган көннәре өчен, Аллаһтан кичеренү сорап, бер ярлыны ашата ала.

    Аллаһы Тәгаләбез барыбызга да куанычлы Рамазан айлары ирештерсен, үкенечлесен бирмәсен, без уразабызны Аллаһы Тәгаңләбезнең ярдәме белән тотып, шатлыклы гает көннәрен күрергә насыйп булсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: