Заря
  • Рус Тат
  • Урманасты Шунталысы авылы мәдәният йортында Әниләр көне билгеләп үтелгән

    Бәйрәмнәрнең кайсы гына булса да, тәнгә - җиңеллек, сихәтлек, рәхәтлек, җанга - ял, күңелебезгә шатлык алып килә. Урманасты Шунталысы авылы мәдәният йортында 25 ноябрь көнне, һәрбер кеше өчен иң әһәмиятле олы бәйрәм - Әниләр көне билгеләп үтелгән. Шулар хакында әлеге авылның мәдәният йорты җитәкчесе Земфира ВӘЛИЕВА редакциягә хәбәр итте.

    - Дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакьлеген аңларга өйрәтүче, үз җаны аша уздырып, күкрәк сөте белән иман иңдерүче, күкрәгеңә кысып җан җимешем минем балам дип чын йөрәктән борчылучы Әниләр көне - иң матур бәйрәмнәрнең берседер, мөгаен.

    Авылыбызда аш-суга оста, җырга-моңга бай әниләребез аллага шөкер бик күп. Сәхнәбез түрендә дә аларны еш күрергә була. Һәр берсенең тормышына сокланып туймаслык. Яшь әниләребез дә әз түгел, күбесенең өч-дүрт, биш баласы. Без алар белән горурланабыз, димәк, киләчәктә дә авылыбыз югалып калмас - яшәр.

    Әни җирдә газиз, якын кеше, чөнки ул сине тудырган, бишектә тибрәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телен өйрәткән, халык моңын күңелеңә сеңдергән. Әниләребезнең җылы сүзләре, акыллы киңәшләре, тәмле ризыклары тәнгә рәхәтлек бирә. Шушы тәмле ризыклар пешерүче әниләребезне атап үтми мөмкин түгел. Мәдәният йортында нинди генә чаралар үткәрелсә дә, алар ярдәменә мохтаҗ без! Өстәлләребез һәрвакыт сый-хөрмәттән сыгылып тора.

    Бәлеш осталары Валентина апа, сеңелем Альбина, тәмле гөбәдия һәм бавырсак белән сыйлаучы Гөлсылу апа һәм аның килене Алсу, Талия һәм Эльза дусларым, кабарып пешкән пирог осталары Галия апа, Дилә, апалы-сеңелле Люция һәм Гөлсирә апалар, Мөсәвәрәгә, баллы чәк-чәк пешерүче Гөлия ханыма һәм үземнең сеңелем Талиягә, олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Бүгенге һәм киләчәк бәйрәмнәребез сезнең барлык борчу-мәшәкатьләрегезне оныттырып, яхшы кәеф алып килсен иде.

    Әниләрнең шатлыкларын да, кайгыларын да йөрәк аша үткәрергә өйрәнсәк, әхлаклы булсак, кылган һәр гамәлебез өчен җаваплылыкны, ата-ана хакын, бала хакын аңласак, тормышка битараф булмасак, без, әлбәттә, ялгыш адымнар ясамабыз, дигән нәтиҗә белән язмамны тәмамлыйм. Мәдәният йортында бәйрәм көнендә әйтелгән барлык теләкләребез, җырларыбыз, биюләребез барысы да чын йөрәктән, күңелебезнең иң-иң түреннән - бары сезнең өчен кадерле әниләребез! Рәхмәт сезгә!


    Земфира апаның сүзләреннән соң күңелемнән бер хатирә сызылып узды. Кечкенә кызым авырып китте. Температурасы утыз сигез дә бишкә җитте. Ә үзе һаман уйнаган була. Тәмәм температурасы баса башлагач, балам урын өстенә ятты. Миңа янына ятарга кушты да, "Әни, руку дай",- диде. Шул вакытта үземнең бала чакларым искә төште.

    Без дә бала идек, кайсыбыз авырмыйча үсте? Андыйлар юктыр бу дөньяда. Мин дә авырган чакта, әни килер дә, маңгаема кулын куйса, җиңел булып китәр шикелле иде. Хәтерлисезме шул чакларны? Шуңа күрә уйга калдым. Ә нигә соң әле сабый бала шулай әнисенең кулыннан тота? Миңа калса, мин шулай уйлыйм. Әле тумас җан, әнисенең йөрәге астында булганда ук, аның җылысын, шифасын тоя башлый.

    Йөкле хатын-кызны күргәнегез бармы? Ул бит азрак чайкалып китсә дә, үз кулын тизрәк эченә куя. Кулы белән саклап калырга тырыша ул үз җан кисәген. Бала зурайган саен, аны сыйпый, аның белән сөйләшә. Шуңа күрәдер, бала әнисенең кулларын тугач та таный башлый. Һәм үскән саен авыр чакларда әни кулы авырганда гына түгел, тормыш сикәлтәләреннән дә саклап калыр булып тоела.
    Теләгем шул, һәр баланың да авырганда маңгаена кул куярга әнисе булсын иде. Һәр үсеп җиткән бала, вакытын табып, әнисенең кулларыннан тотып, "Нихәл, әни!", диеп, ешрак кайтсын иде. Рәхмәт әнием барысы өчен дә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: