Заря
  • Рус Тат
  • Урта Тигәнәле авылыннан Накыя ханым Төхфиева редакциябезгә хат юллаган

    Ислам галәменең мохитен тагында җылыта һәм җанландыра торган мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе - Мәүлед бәйрәме белән тәбрик итәбез. Пәйгамбәребез гсв Мәүлед - өегезгә ямь, ашыгызга тәм, йөрәкләрегезгә илһам алып килсен. Бәхет, бәрәкәт, сөю, сәгадәт эчендә яшәргә насыйп әйләсен. Дәүләтебез артсын, бәрәкәтле булсын, дин кардәшләрем дип Урта Тигәнәле авылыннан Накыя ханым Төхфиева...


    8 декабрь, җомга көнне мәчеттә Коръән укырга йөрүче әбиләр (алар унФбишәү) мәчеттә Мәүлед бәйрәме үткәрделәр. Мәҗлесне остазыбыз Хаҗия апа башлап җибәрде. Ул Мәүлед кичәсе турында пәйгамбәребезгә мактау-мәдхия укыды. Пәйгамбәребезгә мактау һәм сөю хакында хәдисләр әйтте, бик мөһим 3 мәхәббәт: 1. Аллаһы Тәгаләне сөю - моның билгесе - гыйбадәт белән гөнаһларны бетерү. 2. Пәйгамбәребезнең сөннәтенә нык тотыну. 3. Аллаһы өчен мөэминнәрне сөю дип вәгазен тәмамлады. Коръән укып, әҗерен әрвахлар рухына багышлады.


    Роза апа салаватлар, Зәмзәмия апа мөнәҗәтләр әйтте. Бәйрәмебез чәй табыны янында дәвам итте. Кунакка авылыбызның хөрмәтле кешесе хаҗия Наилә апа килде. Ул үзе пешергән чәк-чәк, бавырсаклар белән сыйлады. Апасы Асия исеменнән дә сәдакалар өләште. Сүз уңаеннан шуны да әйтәсем килә: ул авылдашларына Коръән ашлары уздырганда, никах мәҗлесләренә, туйларга тәмле чәк-чәк, бавырсакларын пешереп бирә.


    Әбиләребез барысы да күчтәнәчләр белән килгәннәр иде. Рузалия апа бик тәмле итле бәрәңге пешереп килгән. Әбиләрнең барысына да бик зур рәхмәт. Чәй табынын әзерләргә Рәмис хәзрәтнең шәкертләре Равия, Рәисә һәм мин булыштык.
    Әбиләр чын күңелдән рәхмәтләрен әйтеп, киләсе елларда да Мәүлед бәйрәмнәрен күрергә насыйп булсын дигән теләкләр теләп таралыштылар. Аллаһы Тәгалә риза булсын, Амин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: