Заря
  • Рус Тат
  • Урта Тигәнәле мәдәният хезмәткәрләре “Яшьләр эчүчелеккә каршы ” лозунгы очрашу уздырганнар

    Алкогольле продукцияне чиктән тыш күп эчүне киметү Россия Федерациясе халкы арасында алкоголизмны булдырмау буенча 2020 нче елга кадәрге чорга дәүләт сәясәте концепсиясе, беренче дәрәҗәдәге әһәмиятле мәсьәләләрне билгеләде.

    11 сентябрь Бөтенроссия аеклык көне дип игълан ителде. Шушы уңайдан Урта Тигәнәле мәдәният хезмәткәрләре үзләренең мәдәният йортында "Яшьләр эчүчелеккә каршы " лозунгы астында өлкән сыйныф укучылары белән "түгәрәк өстәл" янында әңгәмә, очрашу уздырганнар.

    Шул турыда мәдәният йорты режиссеры Рәисә МИННИБАЕВАдан сөйләвен сорадык. Сүзне аңа бирик. - Очрашуны авылыбызның фельдшеры Алия Хамматова ачып җибәрде һәм китапханә мөдире Равия Сафина дәвам иттерде.

    Әңгәмәдә аракының күпме кешенең организмына зарары, гаиләләрнең таркалуы, балаларның гарип-зәгыйфь булып туулары, ата-аналарның, эчкечелеккә бирелеп, балаларын ташлап калдырулары, сабый баланың ятимнәр йортына тапшырылуы, шушы эчү аркасында күпме йортның, аның эчендә ялгыз калдырылган күпме баланың янып үлүе турында сөйләнде.


    Фельдшер алкоголь белән уйнауның үлемгә китерүе, шулай ук спиртлы эчемлекләрне чамадан тыш кулланудан күпме кешенең үзебезнең район күләмендә дә зыян күрүе турында сөйләде. Алкоголизмның сыра яки аз градуслы шәраб эчү нәтиҗәсендә үсмер чакта ук формалашырга һәм исерү өчен төрле сыеклыклар эчеп, гомерең белән дә хушлашырга мөмкин икәнен дә аңлатты.


    Шушы әңгәмә арасында инсценировка куелды. Бәхетле яшьлек... һәм шушы вакытта "яшел елан" килеп керә. Тормышны зур фаҗигагә әйләндерүче "яшел елан"ны яшьләр куып чыгаралар һәм спорт уеннарына, аек, бәхетле тормышка өндиләр.

    Гаилә - кеше тормышында иң мөһим нәрсә. Нәкъ шунда халыкның рухи-әхлакый мирасы алдагы буыннарга тапшырыла. Әби-бабайлардан калган әйтем бар: " Ни чәчсәң - шуны урырсың". Ата-ананың тәртипле булуы, балаларга дөрес тәрбия бирүе, үзе үрнәк һәм шушы гаилә кыйммәтенең төшенчәсен аңлавы - очрашуыбызның төп максаты шул иде инде.

    Очрашуда катнашкан яшьләребез, дөрес юл сайлап, әти-әниләре үрнәгендә, шушы юлдан тайпылмыйча атларга сүз бирделәр. Бертавыштан "Эчкечелек - искелек калдыгы, ул модада түгел, ә без модадан калышмыйбыз", - диеп көлешеп алдык.

    Эчүчелекнең зарары турында буклетлар ясап, халыкка таратылды, аның белән шаяручы кешеләргә аңлату эшләре алып барылды. Аллага шөкер, шунысы зур бәхет, андый кешеләр безнең авылда күп түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: