Заря
  • Рус Тат
  • Уртак рейд

    Авто һәм мото транспорт иң киң таралган һәм җайлы хәрәкәтләнү ысулы булса да, аны куркынычсыз дип әйтеп булмый. Киресенчә, мондый транспорт иң куркынычы дип исәпләнә. Ел саен юлларда меңләгән кеше һәлак була, бу сугыш конфликтларында югалткан кешеләр саны кадәр.

    27 мартта алексеевскилы яшьгвардиячеләр, форпостчылар һәм бердәмроссиялеләр районның ЮХИДИе белән берлектә "Куркынычсыз хәрәкәт" профилактика акциясе үткәрделәр, ул "Юллардагы культура өчен" төбәк партия проекты кысаларында тормышка ашырылды.
    Активистлар машина йөртүчеләргә "Машина йөртүчеләр өчен белешмәлек" һәм "Ата-аналар өчен белешмәлек" мәгълүмати буклетларын тараттылар. Мәгълүмати листовкалар юлларда хәвефсез йөрергә һәм үзегез өчен генә түгел, пассажирлар һәм җәяүлеләр өчен дә җаваплылыкка чакырды.
    Агитация брошюраларын таратудан тыш, ЮХИДИ инспекторлары машина йөртүчеләр белән әңгәмә кордылар һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен җаваплылыкны исләренә төшерделәр.
    - Мондый акцияләрне без даими үткәреп торабыз. Алар җәмгыять белән хезмәттәшлек итеп, җәмәгатьчелекнең игътибарын кагыйдәләрне бозу проблемасына җәлеп итүләре белән файдалы, - диде ЮХИДИ инспекторы Рөстәм Хөсәенов.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: