Заря
  • Рус Тат
  • Урыннары җәннәттә булсын

    Кайгы агач башыннан түгел, адәм башыннан йөри, диләр. Бу юлларны укыган бер генә кеше дә кайгы-хәсрәтсез түгелдер. Кемдер әле яңа гына, кемдер элегрәк якыннарын югалткан, кемнеңдер якыны авыр хәлдә. Бу ел Зур Тигәнәле авылында яшәп, шул авыл мәктәбендә укытучы булып эшләүче Илсөя Әхмәтҗанова өчен дә бик зур кайгы-хәсрәт алып килде....

    - Кеше гомеренең иң авыр мизгелләреннән берсе - газиз әниеңне югалту. Бу турыда күпме генә уйламаска тырышсак та, без дә язмыштан уза алмадык. Көтмәгәндә өстебезгә ишелеп төшкән кайгының авырлыгын берни белән чагыштырып та, берничек җиңеләйтеп тә була торган түгел.

    Әниебез һәр кеше белән уртак тел таба ала торган ачык һәм ихлас күңелле, искиткеч юмарт, сабыр, акыллы хатын иде. Исеме дә гөлләрдән генә ясалган иде шул аның: Гөлсирин исемле иде әниебез.

    Ул авырган вакытта шалтыратып яки килеп хәл белешкән кешеләрнең исәбе юк ... Үзеңнең ялгыз түгеллегеңне, кешеләргә кирәклегеңне тою - барыбызга да бик мөһим. Әнинең кәефен күтәргән, гомерен әз генә булса да озайтканыгыз өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез үзегезгә, кадерлеләребез! Әниебез шушы елның 27 июнендә, безне мәңгелеккә ташлап, туып-үскән Урманасты Шунталысын калдырып китте дә барды. Авыл нурсыз, җансыз калды...

    Соңгы юлга озатырга килгән, безнең кайгыны уртаклашырга теләгән, матди һәм рухи ярдәм күрсәткән һәр кешегә аерым-аерым ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Дуслар, сыйныфташлар, авылдашлар, күршеләр, туганнарыбыз, җитәкчеләр һәм хезмәттәшләребезнең янәшәдә булуларына әни дә безнең шикелле үк шатлангандыр. Чөнки ул гомере буе кешеләр арасында булды - утыз елга якын Урманасты Шунталысы фельдшер-акушерлык пунктында санитарка хезмәтен башкарды, кешеләрне яратты, аңа тартылалар, киңәшкә киләләр иде. Безнең йорттан беркайчан да кеше өзелмәде, әниебез барысы өчен дә Коръән укучы апа булды. Аңа бит әле берәү дә Гөлсирин әби дип эндәшергә дә өлгермәде . Гомере буе ризык әзерләгән, юган-җыйган, өч бала үстергән, төп йорт тоткасы булган гап-гади бер хатын җеназасына килгән искиткеч халык ташкыны әнинең гади, ләкин искиткеч игелекле һәм кешелекле булуын раслады .

    Рөстәм хәзрәт Вальщиковның әниебезнең җеназасына килүе нур өстенә нур булды. Җаннарны кая куярга белмәгән көннәрдә әниебезне шулай хөрмәтләгән кешеләргә без бик рәхмәтле. Һәрберегезгә хәерле гомерләр, саулык, тынычлык телибез.

    Исән чагында көндәлек яза башлаган әниебезнең нишләптер быел бер генә җөмлә дә яза алмый калуына кәеф юклык кына сәбәп булдымы икән? Әллә әтиебезне югалту ачысымы? Ни генә булса да, көндәлек 2016 елдан туктап калган.

    Октябрь аенда авырудан тернәкләнә алмый киткән әтиебезне төшендә күрүен елмаеп кына сөйләгән иде безгә ул. Сизенгәндер... "Әтиегез мотоциклга утыртты да, чикләвеккә алып китте", - дип әйтүенә үк күңелнең әллә кайсы кыллары әллә нишләп китте дә куйды. Аны мәңгелеккә озатканда каршы бакчага әтиебез белән бергә утырткан чикләвек кәшәнкәләре бишәр-алтышар булып куакта асылынып калды. Мәкерле чирнең көтелмәгән һөҗүме бөтен дөньяның астын-өскә китерде. Безнең хәзер гомернең калган өлешен - әнисез өлешен яшәргә өйрәнәсе бар. Әнинең тиңдәшсез киңәшләре, төшенкелек белмәс оптимистик рухы, кылган хәер- фатихасы безгә көч бирсен . Әти-әнинең якты истәлегенә тап төшерерлек гамәлләр кылмыйча, аларның догачылары булып яшәргә Ходайдан сабырлык сорыйбыз.

    Ноябрьнең соңгы атнасы - Әниләр көне уңаеннан язылган әлеге язмам аның рухына дога булып барсын, янәшә яткан әтиебез белән әниебезнең каберләре - нурлы, караңгы гүрләре якты булсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: