Заря
  • Рус Тат
  • Урыныгыз җәннәттә булсын, кадерлеләрем!

    Урыныгыз җәннәттә булсын, кадерлеләрем! Әни - җирдә иң кирәкле кеше, Әниләрнең белик кадерен. Җил-давылдан саклап үстергән ул, Кызганмыйча бөтен гомерен. Кая барма - шунда әни йөзе, Кая барма - әни күңелдә. Бары әни генә синең өчен Җанын биреп яши гомергә.

    Дөньяда әниләрдән дә изгерәк зат юктыр. Ана өчен бала - җир йөзендә бернәрсә белән дә тиңли алмаслык йөрәк парәсе. Олыгаеп, чәчләргә чал кергән булса да, әниләр өчен без һаман бала булып калабыз. Әти-әни исән чакта без үзебезне бала итеп хис итәбез. Тик әниебез уйламаганда-көтмәгәндә, кинәт кенә авырып китеп, мәңгегә күзләрен йомды. Әлеге мәкаләмне әниебезнең якты истәлегенә багышлыйм. Ул аңа дога булып барып ирешсен иде.

    Әниебез Зөлфия Садыйк кызы Фәйзуллина моннан унөч ел ярым элек 68 яше тулыр-тулмас безне ташлап китте. Ул көнне көн кояшлы, матур иде. Үзәк өзелде, йөрәк парә-парә килде. Кошлар да сайрауларыннан туктап калдылар кебек.

    Әниебез еракта калган 1935 елда иң беренче бала булып дөньяга килә. Аннан соң гаиләдә тагын өч бала: ике кыз һәм бер малай туа. 10 яшендә әтиләре үлеп китә. Әби берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала белән тол кала. Ятимлекнең нинди авыр хәл икәнлеген аны үзе татып караган кеше генә аңлыйдыр, мөгаен. Әнигә дә 10 яшендә укуын ташлап, эшләргә туры килә. Гаиләдә иң олы бала булганлыктан, өйдәге эшләр дә, кечкенәләрне карау да аның өстенә төшә...

    Әниебез шомырттай кара чәчле, коңгырт күзле, туткыл йөзле, бик тәртипле, акыллы, уңган кыз булып үсеп җитә. Румыниядә дүрт ел хезмәт итеп, старшина званиесе алып кайткан бик чибәр Гафиулла исемле егеткә кияүгә чыга. Гаиләләре матур гына башланып китә. Бер-бер артлы биш балалары дөньяга килә.

    Заманаларның авыр чагы, шулай да алар ярлылыктан зарланмыйча, булганына шөкер итеп, бер-берсен яратып, дус, тату гына гомер кичерделәр. Әтинең әнисе дә алар белән яшәде. Әти белән әни икесе дә колхозда эшләде. Әти колхозда берара шофер булды, аннары гомер буе терлекчелектә көч куйды.

    Әни дә алны-ялны күрмичә, колхозның бәрәңгесен дә алды, чөгендерен дә эшкәртте, печәнен дә чапты. Әти белән икәүләп, үзләре урман кисеп, агач өй салып керделәр. Аннары еллар узгач, кирпечтән зур, иркен өй җиткерделәр. Шулай итеп, алар нужаны күп тарттылар, бер эшне дә кеше яллап эшләтмәделәр, дилбегәне икәү җигелеп тарттылар.

    Әнинең мин беркайчан да эшсез утырганын хәтерләмим. Ул чәй янында да бәйләвен тоткан иде. Балаларга сарык йоныннан ап-ак оекбашлар, бияләйләр бәйләп кигезә иде, мәктәп формаларын да ул безгә беркайчан да кибеттән сатып алмады, гел үзе тегә иде. Аның бәйләп саткан шәлләрен саный калсаң, аяк һәм кул бармаклары гына җитмәс иде.

    Ул төннәрен йокламыйча бәйли, ашарга пешерә, куллары канап беткәнче ышкый-ышкый кочак-кочак керләр юа иде. Мин әнинең беркайчан да төнге берсез ятканын хәтерләмим. Гаилә ишле, ашатырга, киендерергә кирәк. Аның куллары ничек түзгәндер - белмим.

    Чатнама суык кышкы көннәрдә зур терлек суйгач, әни аның эч-башын ай яктысында бәкедә чайкый иде. Без аның янында басып туңып торабыз. Шул чакта мәрхүм әниемнең куллары кып-кызыл булып кызара иде. Бәлки шуңа күрәдер дә, әни ашаганда кашык та тота алмый - куллары оеша иде...

    Күршеләребез Зәйтүнә апа һәм Кадрия апа белән әниебез бик дус яшәде. Бөтен серләре уртак иде. Хәзер инде алар барысы да мәрхүм. Зәйтүнә апа үлгәннән соң аның үлемен әнинеке кебек авыр кичердем мин. Әни үлгән сыман тоелды.

    Әни кайгы-хәсрәтне күп күрде. 29 яшендә типсә тимер өзәрдәй чагында энесе Ринатның фаҗигале төстә гомере өзелде. Ул кайгыдан арынырга да өлгермәде, әнисе (безнең әби) үлеп китте. Бу хәлләрдән соң әни бүтән беркайчан да көлмәс, эченә бикләнер, дип уйлаган идем, ләкин ул кайгыга бирешмәде, аны җиңеп чыгарга үзендә көч тапты.

    Әни белән әти икесе дә бик тырыш, уңган кешеләр булып, бер-берсенә пар килгән иделәр. Өйдә табак-савыт шалтырамый да тормый, тик алар бәхәсле мәсьәләләрне үзара бик тиз хәл итәләр иде, бер-берсенә карата түземле булдылар, чөнки аларның бер-берсен яратуы көчле иде шул. Әти дә әнине рәнҗетмәде, начар сүзләр белән күңелен төшермәде. Гадел һәм акыллы кеше иде ул.

    1999 елның 24 ноябре. Урамда түзеп булмаслык салкын көн. Шул көнне безгә "Фоат үлгән" дигән хәбәр җиткерделәр. Күңел ышанмады, ләкин андый хәбәр ялган булмый икән. Әти-әни башына кайгының иң зурысы килде - Фоат энебез 39 яшендә йөрәк авыруыннан бакыйлыкка күчте.

    Бу кайгыдан әни бөтенләй бетерешер, дип уйлаган идем, шулай булып чыкты да. Әнине күп тә үтми паралич сукты, шикәр авыруы башланды. Хастаханәләрдә дә дәваладык аны, өебезгә алып килеп тә дәвалау курслары үткәрдек, тик әни бөтенләйгә урын-җир өстендә ятуга калды. Әти дә, өйдәгеләр дә карамадылар дип әйтмим, карадылар, әти аның яныннан бер дә китмәде, ләкин мәкерле авыру әниебезне мәңгелеккә алып китте.

    Бер елдан соң әти дә, әни үлү кайгысын күтәрә алмыйча, бакыйлыкка күчте. Бер-берсен пар аккошлар кебек яратып яшәгән парлар бер-берсеннән башка озак яши алмыйлар, дип әйткәнне ишеткәнем бар иде минем. Әти дә әнидән башка озак яши алмады. Әтисез дә, әнисез дә калу бик авыр булды.

    Инде ничә еллар үтсә дә, алар һич тә күңелдән китмиләр. Урамда алар яшендәге кешеләрне күрсәм, артларыннан сокланып карап калам. Безнең әти-әни дә шулай яшәгән булырлар иде бит, дип өзгәләнәм.

    Шунысы яхшы, әти-әни үлгәннән соң туган нигезебез таркалмады. Хәзер анда Фәргать энебез белән Фалия киленебез бик матур гомер кичерәләр. Балаларын үстереп, өйләндереп кеше иттеләр. Кайчан кайтсаң да, колач җәеп каршы алалар. Аларга зур рәхмәт. Анда кайткач, әти белән әни елмаеп каршы алырга чыгарлар төсле тоела.

    ***
    Кадерлеләрем! Сез һәрчак минем йөрәктә. Мин сезне беркайчан да онытмаячакмын. Урыннарыгыз җәннәтнең түрендә булсын, Аллаһы Тәгалә каберләрегезне нурлы кылсын. Мин сезне догамнан калдырмаска тырышырмын.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: