Заря
  • Рус Тат
  • Вазыйхова Миңзифа Галимҗан кызын котлыйбыз!

    Язучы Нәби Дәүли "Әниле кеше - бәхетле кеше", дигән. Чыннан да, бу сүзләрдә бик тирән мәгънә салынган. Әни кеше баласының гомеренең һәр мизгелен сөенеч, шатлык белән тутырырга тырыша. Әниләренә рәхмәт сүзләрен җиткерү йөзеннән Гөлчәчәк, Фаил һәм Фәнил редакциягә хат юллаганнар.

    - Без бик бәхетле, безнең иң якын, иң хөрмәтле кешебез - әниебез бар. Ул - Вазыйхова Миңзифа Галимҗан кызы- бүгенге көндә Әшнәк авылында гомер кичерә. Әниебез безнең өчен бердәнбер иң кадерле, олы зат. Ул әтиебез Наил белән безне үстергән, аякка бастырган, борчылган, күпме куанычлар, бәхетләр кичергән кеше. Әни генә һәр туган көндә балаларына күңел җылысын бирә, таяныч була, әни булганда гына туганнар, балалар һәм оныклар матур итеп түгәрәк өстәл янына җыела ала, безнең әни дә менә шундый зат, ул да әкрен генә гомер уртасына якынлашып килә.

    Әниебез 1960 елның 6 ноябрендә (паспортында 16 ноябрь дип теркәлгән) бабабыз Галимҗан һәм әбиебез Фәһимә гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә. Тупырдап торган нәни кызчыкны өйдә апалары Фәрзия белән Гөлсинә түземсезлек белән көтеп алалар, менә шул көннән алып өч кыз һәрчак бергә дус һәм тату булып, бергә уйнап, мәш килеп үсәләр. Ә бераздан ишле гаиләне тулыландырып, тагын өч бала- Рәисә, Кәбир, Гали дөньяга килә. Шулай итеп, 6 бала бергә матур гына үсәләр, мәктәпкә Зур Полянка авылына йөреп укыйлар, ул чакта һәр гаиләдән биш-алты бала мәктәпкә чыгып китә, ә суык көннәрдә мәктәп интернатында гына кунып кала торган булган.

    Әни кечкенәдән кул арасына кереп эшкә өйрәнеп үсә, 4нче сыйныфны тәмамлагач, 11 яшеннән әнисенә ияреп фермага сыер саварга йөри башлый. Көченнән килгән кадәр булыша, сыерларның асларын кыра, азык тарата, кечкенә кызчык һәр сыерны таный, аларга исемнәре белән дәшә, аларга ияләшеп бетә. Ә бераз үсә төшкәч, хәтта әнисен дә эшкә җибәрми, үзе генә барып эшләп кайта, ә әнисенә бераз өй мәшәкатьләре белән иркенләп шөгыльләнергә куша. Шулай итеп, әниебез эштән тартынып тормый, көндезләрен - мәктәптә, ә кичләрен фермада сыер сава.

    Шулай көн арты көн уза, яшь чибәр кызга Наил исемле егет гашыйк була. Элек бит хәзерге кебек машиналар юк, әтиебез әнине күрергә 10 чакрым араны җәяү үтеп килә торган була, шуңа да ул кайвакыт шаяртып: "Әниегез артыннан бик күп йөрергә туры килде, ара ераклыгын да сизми идем, мәхәббәт көчле булгандыр инде",- дип көлдерә иде. Әйе, бу чын, саф мәхәббәт булган. Шулай итеп, алар бергә гаилә корып, матур итеп яши башлыйлар. Тора- бара яшь парлар гаиләсендә бер-бер артлы өч бала: Гөлчәчәк, Фаил, Фәнил туа. Гаиләбез һәрчак тату, тырыш иде, әтиебез -алдынгы тракторчы, ә әниебез- алдынгы сыер савучы, алар шулай җиң сызганып эшләделәр, яшәделәр, көн күрделәр. Алар бергә тату гаилә булып яшәп безне үстерделәр, кем әйтмешли, олы тормыш юлына чыгардылар, укыттылар, армияләргә озаттылар.

    Шулай матур гына яшәгәндә, 2001 елның 11 октябрендә әтиебезнең фаҗигале төстә гомере өзелде. Ул кайгы килгәч, әниебезгә бик авыр булды, аңа утны да, суны да кичәргә туры килде. Ләкин әниебез бирешмәде, кыенлыкларны җиңә-җиңә, ире алып барган тормышны үзенә җигелеп тартырга туры килде. Әниебез җилкәсенә икеләтә авырлык төште, дисәк тә дөрес булыр. Ул хәзерге көндә дә кайнанасы, килене, балалары, оныклары белән аралашып яши. "55 яшьлек юбилеемны иң якын кешеләрем белән генә каршылыйм" ,- ди ул.

    Чыннан да, әниебезнең ишеге һәрчак ачык, йөзендә елмаю, өстәле тулы сый-хөрмәт.

    Әниебез, без, өч газизең, сиңа барысы өчен дә бик рәхмәтле, син безгә һәрчак үрнәк булдың, әле тагын да озак еллар бергә-бергә яшәргә язсын, син бары тик кадер-хөрмәткә генә лаек. Барлык кылган игелекләрең, ярдәмнәрең, балаларым дип, өзелеп яшәгәнең өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бу мәкаләбезне язганда һәр теләгебезгә фәрештәләр "Әмин" дип торсын иде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: