Заря
  • Рус Тат
  • Ветераннар юбилейларын билгеләп үттеләр

    Узган айда районыбызның дүрт кешесенә 90 яшь тулды. 22 августта Сабакайка авылы кешесе, хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, күп балалы ана Депутатова Мария Ивановна котлаулар кабул итте. Ул гомер буе "Красный восток" совхозында сыер савучы булып эшләде.

    Биш бала: 3 кыз һәм 2 малай тәрбияләгән, бүгенге көндә 10 оныгы һәм 10 оныкчыгы бар. Бер үзе генә яши, балалары һәм оныклары һәрчак килеп йөри. Мария Ивановна турында тәртипле, хезмәт сөючән дип сөйлиләр.
    Мария Ивановнаны ветераннар советы рәисе Елена Макарихина һәм социаль яклау бүлегенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдирәсе Лариса Белова котлады.
    2017 елның 18 августында район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина һәм социаль яклау бүлегенең өйләргә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдирәсе Лариса Белова тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, күп балалы ана, Алексеевск районының Биләр авылы кешесе Перелыгина Анна Алексеевнаны 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
    Үзенең хезмәт эшчәнлеген сельхозтехникада кассир булып башлый¸аннары пенсиягә кадәр бухгалтер булып эшли. Биш бала тәрбияләп үстерә. Тугыз оныгы һәм 14 оныкчыгы бар. Сугыш ветеранының тол хатыны. Берүзе генә яши. Ләкин аның янына балалары һәм оныклары һәр көнне килеп йөриләр. Тәртипле, хезмәт сөючән, җаваплы, яхшы күңелле, искиткеч әйбәт кеше. Авылдашлары арасында абруе зур.
    ***
    2017 елның 18 августында Ялкын авыл җирлеге башлыгы Ирина Гущина тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Алексеевск районының Ялкын авылы кешесе Андреева Галина Михайловнаны 90 яшьлеге белән котлады һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырды.
    Андреева Галина Михайловна 1927 елның 18 августында Татарстан АССРның Чистай шәһәрендә туа. Аларның гаиләсендә ике кыз була. Биредә 1946 елда 10 нчы сыйныфны тәмамлый. Казан университетының география факультетына укырга керә, ләкин ел ярым укыгач, чиктән тыш хәерчелеге аркасында эшли башлый.
    1950 елда Алексеевск РОНОсына эшкә урнаштыруларын сорап килә, аны баштан Масловка җидееллык мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр, ләкин ул мәктәп бетерелгәч, Войкино җидееллык мәктәбенә күчерәләр. Шулай итеп, гомер буе укытучы булып эшли. Тыл хезмәтчәне статусы бар.
    Сугыштан соңгы елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан Андреев Михаил Александровичка кияүгә чыга. Икәү бергә ике бала тәрбияләп үстерәләр. Галина Михайловнаның 3 оныгы, 3 оныкчыгы, 1 оныгының оныгы бар. Хәзерге вакытта кызы тәрбиясендә яши.
    ***
    2017 елның 24 августында Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Гайнуллин һәм Биләр авыл җирлеге депутаты Галим Хәбибуллин тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Биләр авылы кешесе Кондрева Вера Ивановнаны 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
    Вера Ивановна гомере буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Өч бала: ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә. Улы һәм килене тәрбиясендә яши. Алты оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Ире 2000 елда үлә. Вера Ивановна яхшы күңелле, ярдәмчел кеше.
    Авылдашлары арасында абруй казанды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: