Заря
  • Рус Тат
  • Ветераннарга ярдәм

    28 апрельдә район мәдәният йортында сәгать 10нан 12гә кадәр Бөек Ватан сугышы ветераннарына, шулай ук аларның гаиләләренә Бердәм бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне үтәчәк.

    Гражданнарны кызыксындырган сорауларга Пенсия идарәсе, ТР буенча Росреестр, Роспотребнадзор, халыкны социаль яклау, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык белгечләре, башкарма комитет юристы, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы, район прокуратурасы вәкилләре җавап бирәчәк. Сорауларны шулай ук 28 апрельгә кадәр 2-43-37 телефоны яки Alekseeva.Irina@tatar.ru электрон адресы буенча башкарма комитет юристына бирергә мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: