Заря
  • Рус Тат
  • ВЕТЕРАННАРЫБЫЗ КЫРЛАЙГА СӘФӘР КЫЛДЫЛАР

    ВЕТЕРАННАРЫБЫЗ КЫРЛАЙГА СӘФӘР КЫЛДЫЛАР.

    НӘКЪ КАЗАН АРТЫНДА БАРДЫР БЕР АВЫЛ -

    «Кырлай» диләр,

    Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр.

    Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем;

    Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.

    Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,

    Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.

    Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;

    Халкының эчкән суы бик кечкенә - инеш кенә.

    Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;

    Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.

    Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;

    Күз ачып йомганчы,

    һичшиксез, җыярсың бер чиләк.

    Габдулла ТУКАЙ

    Шушы көннәрдә районыбызның сугыш чоры балалары һәм хезмәт ветераннары Тукай-Кырлайда булдылар, Тукай дөньясына мәгълүм тарихи урынга сәяхәт иттеләр. Бу сәяхәтне ветеран укытучы Зөлкәрия апа Мөлекова оештырды. Хәзер ул әлеге сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклаша:

    - БЫЕЛ БӨЕК ТУКАЕБЫЗНЫҢ ТУУЫНА 131 ЕЛ ТУЛДЫ. ЕЛ САЕН МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ ОПЕРА ҺӘМ БАЛЕТ ТЕАТРЫ КАРШЫНДАГЫ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ҺӘЙКӘЛЕ ЯНЫНДА ШИГЫРЬ БӘЙРӘМЕ ҮТӘ.

    АНЫҢ ТОРМЫШ ЮЛЫНА, ИҖАТЫНА БИТАРАФ БУЛМАГАН КЕШЕЛӘРНЕҢ БӨЕК ТУКАЕБЫЗНЫҢ ТУГАН ЯКЛАРЫНА СӘЯХӘТКӘ БАРУЛАРЫ ЕЛДАН-ЕЛ АРТА БАРА. БУ ТУРЫДА ТЕЛЕВИЗОР АША, ҮЗЕБЕЗНЕҢ ЯРАТЫП УКЫЙ ТОРГАН "ТАҢ" ГАЗЕТАСЫННАН ҺӘМ БАШКА ГАЗЕТА-ЖУРНАЛЛАРДАН ИШЕТЕП, УКЫП, ТУКАЕБЫЗ БЕЛӘН ГОРУРЛАНАБЫЗ. АҢА БУЛГАН ХӨРМӘТЕБЕЗ АРТА, ТУКАЙ ТЕЛЕНЕҢ, ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ КИЛӘЧӘГЕНӘ ЫШАНЫЧ ТУДЫРА.

    Мин озак еллар укытучы булып эшләгәнлектән, җәйге каникулларда балалар белән ел саен зур шәһәрләргә сәяхәткә бара торган идек. Ә үзебезнең гүзәл Татарстаныбызда иң матур табигатькә ия

    булган Тукаебызның туган якларында булырга туры килмәде. Инде олы яшьтә булсак та, аның туган якларына сәяхәткә бару теләге туды. Барырга теләүчеләр саны күп булды. Үзебезнең теләкне тормышка ашыру өчен "Эдем" предприятиесенең генераль директоры Гөлнур Сафинага сугыш чоры балалары исеменнән һәм хезмәт ветераннарының теләкләрен дә искә алып, гариза язып, Арча районының Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукайның Дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына барырга ярдәм итүен сорадык.

    Ул, билгеле, безнең үтенечкә игътибар биреп, олы яшьтәге әбиләребез һәм урта яшьтәге ханымнар өчен бу эшне матур итеп оештырды. Казаннан 43 урынлы автобус сорап, гариза бирде. Барырга теләүчеләр берничә авылдан: Алексеевск, Зур Тигәнәле, Әшнәк, Лебедино авылларыннан иде.

    Без 13 июль көнне автобус тулы кешеләр белән сәяхәткә киттек. Иң беренче "Оазис" кафесында иртәнге чәй белән сыйландык. Бөтен уңайлыклары булган йомшак кәнәфиләргә утырып, Яңа Кырлай авылына юл тоттык.

    Юл озын булса да, бернинди авырлыксыз табигатьнең иң матур, иң гүзәл урыннарына барып җиттек. Тукаебыз юкка гына үзенең шигырьләрендә үзенең туган яклары, аның табигате турында горурлану хисләре белән язмаган икән, дип уйлыйсың.

    Мемориаль музей комплексы гаҗәеп матур итеп эшләнгән. Биредә без татар халкының бәя биреп бетергесез хәзинәсен күрдек. Ул нарат, чыршы агачлары исенә төренгән һавасы гына да ни тора. Матур итеп Тукаебыз иҗатына багышлап ясалган персонажларга, әкият геройларына карап таң каласың. Искиткеч күренеш! Арысаң, утырып ял итәр өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Рәхәтләнеп ял ит.

    Барып җитүебез намаз вакытына туры килгәнлектән, теләгән кешеләр мәһабәт зур бинада ир һәм кыз балаларны гарәп графикасына өйрәтү өчен бөтен мөмкинлекләре булган мәчеткә кереп намаз укыдык. Шуннан соң экскурсовод Сөмбел Мингазова берничә бүлмәдән, катлардан торган музей комплексында бөек шагыйребезнең тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.

    Музей экспозициясе шагыйрьнең бөтен тормыш юлын гәүдәләндерә: экспонатлар арасында Тукайның үзе исән чакта басылган китапларын, аның туганнары һәм дусларының шәхси әйберләрен, Казанның «Болгар» кунакханәсендәге җиһазларны күрергә мөмкин.

    Без боларның барысын да үз күзләребез белән күреп, ишетеп, зур канәгатьләнү, рухи азык алып кайттык. Ак яулыклы әбиләребез, апаларыбыз, күпме юл үттек, күпме мәгълүматлар алдык, бер дә арымадык, дигән сүзләр әйтеп, канәгать булуларын әйттеләр. Олы яшьтәге Зәмирә апабыз:

    - Ярый әле килдек, нинди гаҗәеп матур урыннарны күрдек, Тукаебызның авыр тормышта яшәве, бәхетсез үткән бала чагы турында белдек, мирас итеп калдырган әсәрләре белән мәңгеләштерелгән бөек шәхес булуына тагын бер кат инандык", - дип соклануын яшермәде.

    Әнисә Әхмәтова:

    Иртән өйдән башым авыртып, әллә бармыйм микән, дигән уй белән чыгып киткән идем. Анда баргач, шифалы саф һавасын сулагангамы, андагы матурлыкка соклангангамы, башымның авыртуы басылды.

    Ә сугыш чоры балаларының, сугыш безгә черек бәрәңге, балтырган, какы, кыскасы, җир өстендә нинди үләннәр үсә - шуларны ашатты. Хәзер тормыш имин, мең шөкер. Пенсияләр яхшы, кибетләр бай, бернәрсәгә мохтажлык юк, дип үткәнне ачынып искә алып, хәзерге тормыштан канәгать булулары турында сөйләүләрен дә ишетергә туры килде.

    Кайту юлында кафега кереп, рәхәтләнеп ашап-эчеп, туган якларыбызга исән-сау кайтып җиттек.

    Йомгаклап шуны әйтергә телим: бер көнлек, иртәнге 8 дән алып кичке 8 гә кадәр дәвам иткән, бөтен мөмкинлекләрне тудырган, авыллардан хәтта ветераннарыбызны да алып килүне һәм кайтарып куюны оештырган Гөлнур Таһир кызына рәхмәтебез чиксез. Барыбыз исеменнән аңа эшләрендә уңышлар, исәнлек-саулык, бары тик шатлыкка төренеп, тыныч, имин яшәргә насыйп итсен.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: