Заря
  • Рус Тат
  • Яңа елны ничек каршыладыгыз?

    Менә Яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте. Тугыз-ун көннең узганын сизми дә калдык. Аларны төрле кичәләрдә катнашып, телевизор карап үткәрдек. Кемнәрдер шугалакларда тимераякларда шугандыр, кемнәрдер Чыршы бәйрәменә баргандыр. Алексеевскилылар Яңа елны ничек каршылаганнар, кайларга барганнар, телевизордан нинди тапшырулар караганнар икән? Менә шул сорауларга җавап бирүләрен сорап берничә кешегә мөрәҗәгать иттек....

    Менә Яңа ел бәйрәмнәре дә узып китте. Тугыз-ун көннең узганын сизми дә калдык. Аларны төрле кичәләрдә катнашып, телевизор карап үткәрдек. Кемнәрдер шугалакларда тимераякларда шугандыр, кемнәрдер Чыршы бәйрәменә баргандыр. Алексеевскилылар Яңа елны ничек каршылаганнар, кайларга барганнар, телевизордан нинди тапшырулар караганнар икән? Менә шул сорауларга җавап бирүләрен сорап берничә кешегә мөрәҗәгать иттек.

    Дилбәр Казакова, Коры Көрнәле авылы мәдәният йорты директоры:


    - Мин мәдәният йортында эшләү сәбәпле, Яңа ел бәйрәме эшемдә уза, дисәм дә дөрес булыр иде. 31 декабрьдә Маймыл елын зурлап озатып, Әтәч елын каршылап, Кыш бабай, Кар кызы һәм тагын бик күп кунаклар белән рәхәтләнеп ял иткәч, төнге 12 нче яртыда эшемнән бушадым да, әти-әнием яши торган төп йортка туганнарым белән Яңа елны каршыларга йөгердем, чөнки Яңа ел бәйрәме - ул гаилә бәйрәме. Әти-әни исән чакта алар янында буласы килә. Бик күңелле ял иттек, бер-беребезгә матур, изге теләкләр теләштек, матур бүләкләр бирештек.


    Ә менә мәдәният йортында узган "Әбиләр чыршысы" бигрәк тә күңелле үтте. Әбиләр үзләре Кар кызы, үзләре Кыш бабай да булдылар, уеннар уйнадылар, күп итеп матур шигырьләр дә өйрәнгәннәр иде. Нажия апа Мусина, Зөһрә апа Гыймадиева Яңа елга багышлап, шигырьләр иҗат иткәннәр. "Әтәч елы әтәчләнеп узмасын иде", - диештеләр олы апаларыбыз. Әй, матур биеделәр, матур итеп җырладылар. Аларга карап сокланып туймаслык иде. Әтәч елы имин, бәрәкәтле тормышлар алып килсен, дигән теләктә өйләренә таралыштылар алар.


    Алексей ВАНГАЕВ, район газетасы хәбәрчесе:


    - Яңа елны мин гаиләм белән, ләкин гадәти булмаганча каршыларга карар иттем. Көне буе Яңа ел традицияләрен үтәдем: әйбәт совет фильмнарын карый-карый салатларга яшелчәләр турадым. Төнге 11 ләр тирәсендә, капчыгыма әфлисуннар һәм алмалар салып, сакал тагып, дусларымны котларга киттем. Төн уртасында өйгә кайтып кердем. Президентның котлавын карагач, әнием һәм апамның улы белән машинага утырып, салют карарга киттек. Курантларның соңгы сугуында Алексеевскиның бөтен җирендә якты фейерверклар күк йөзен балкытты. Бик матур һәм шатлыклы күренеш иде бу.


    Наилә Арсланова, Түбән Тигәнәле авылы мәдәният йорты директоры:
    - Яңа ел бәйрәмнәре, Аллага шөкер, үтеп китте. Яңа елны ничек каршы алсаң, елың шулай узар, диләр. Үткән 2016 елга да аз гына йомгак ясап аласым килә. 2016 ел минем өчен кайгылы да, мәшәкатьле дә булды, шатлыклары белән дә истә калды. Мәдәният йортыбызда төрле матур чаралар үтте, күп кенә уңышларга ирештек. Ә Яңа ел бәйрәмнәренә килгәндә, традиция буенча 29 декабрьдә нәниләребезне чыршы бәйрәменә чакырдык. Ул балаларның сөенә-сөенә бәйрәмгә килүләрен күрсәгез иде сез. Үзебезнең бала чаклар искә төште. Балалар бәйрәмдә шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, рәхәтләнеп биеделәр, төрле уеннар уйнадылар. Кыш бабай һәм Кар кызы аларга төрле тәм-томнар өләште. Аларга бәйрәм бик ошады, кайтасылары килмичә генә өйләренә таралыштылар. Балалар чыршысы булса да, бу көнне өлкәннәр дә бәйрәмгә бик теләп киләләр, сагынып көтеп алалар, оныклары белән рәхәтләнеп күңел ачалар.


    Авылыбыз яшьләре белән матур концерт әзерләдек.Күңелле скетчлар, биюләр, шамакайлар чыгышы авылдашларыбызга Яңа ел күчтәнәче булды. Авылдашлар уеннарда, биюләрдә бик теләп катнаштылар. Кичә җылы атмосферада, сизелмичә дә үтеп китте. Күңелләр булганчы биедек, җырладык, Әтәч елын шулай әтәчләнеп каршыладык. Авылга Әтәчләр дә сайладык. Олы Әтәч итеп - Рәфкат абый Сәхәбетдинов, кече Әтәч итеп Кукмара егете Рифат Кәлимуллин билгеләнде. Шушы искиткеч бәйрәм бөтен кешегә ошады, халык теләр-теләмәс кенә өйләренә таралды. 31 е көнне Яңа елны өйдә гаиләм, туганнар белән каршы алдык. Буранлы көн булуга карамастан, ерактан Кыш бабайлар килде. Оныкларның моңа шатланулары ямь өстенә ямь өстәде. Кыш бабайга алар шигырьләр сөйләделәр, күчтәнәчләр алдылар. Мәш килеп бәйрәм иттек. Икенче көнне рәхәтләнеп таудан шудык, быелгы Яңа елны нәкъ бала чактагыдай көтеп алдым. Бу еллар уңышлы булсын иде.


    Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрергә "Алга" колхозы рәисе Тәлгат Хамматов булышты. Аңа зур рәхмәт әйтәбез. Яңа 2017 елда утлы Әтәч һәрберебезгә сәламәтлек, гаилә бәхете алып килсен, өстәлләребез түгәрәк, ил-көннәребез тыныч булсын.


    Ирина Монина, редакция хезмәткәре:


    - Яңа елны без иң якын туганнарыбыз, балаларыбыз һәм әти- әниләребез белән бергә каршы алдык. Гаиләбездә өч буын вәкилләре бәйрәм өстәле янына утырып, бер-беребезгә җылы теләкләр һәм киләсе елга уңышлар теләп Яңа елны каршылау традициягә әйләнде. Мондый традицияне балаларыбызда кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк, дип уйлыйм. Шул чагында гаилә кыйммәтләре саклап калына һәм арта бара.


    Ә Яңа ел каникулларын без балалар белән үткәрдек: матур итеп бизәлгән яр буйларын һәм күп санлы төрле утлар чәчеп җемелдәүче чыршыларны карарга республикабыз башкаласы Казанга бардык. Үзебезнең бистәбездә дә вакытны файдалы итеп үткәрдек, өстәвенә бездә моның өчен бөтен шартлар тудырылган. Шугалаклар да, таулар да, балалар мәйданчыклары да, чаңгы базасы да эшләде һәм килүчеләрне кабул итте. Балалар рәхәтләнеп әбиләрендә кунакта булдылар, алар балаларыбызны игътибарлары белән генә түгел, ә бәлки бүләкләр белән дә сөендерделәр. Кыш бабай да балаларыбыздан хат алды, ул бүләкләрне Яңа ел төнендә чыршы астына куйган иде. Улыбыз һәм кызыбыз бүләкләрне түземсезләнеп көттеләр, һәм без 1 гыйнварда фольгалар шыштырдаудан уянып киттек: кызыбыз бик тырышып чыршы астында озак көтелгән уенчыкларны сүтеп утыра иде. Аның ничек шатланганын күрсәгез иде сез!


    Әлбәттә, традиция буенча без кунаклар каршыладык. Яңа ел - дуслар белән җыелу өчен менә дигән сәбәп, ыгы-зыгылы эш көннәрендә алар белән гел очрашып тора алмыйсың бит. Раштуаны да җылы каршыладык.


    Яңа елда һәрвакыт ниндидер могҗиза көтәбез. Бу хис балаларга гына түгел, ә бәлки өлкәннәргә дә хас. Бүләк алу һәм бүләк бирү безнең өчен дә күңелле. Яңа елга без иң яхшы киләчәккә өметләнеп керәбез. Барыгызны да бәйрәмнәр белән!


    Фәүзия Галәветдинова, инженер:


    - Яңа елны бөтен гаиләбез белән өйдә генә каршыладык. Матур итеп табын әзерләдек. Балалар, оныклар килде. Чыршы бизәп куйдык, аның астына оныкларыбыз өчен, Кыш бабайдан дип, бүләкләр куйдык. Алар бүләкләрне ачып карадылар һәм бик сөенделәр. Аннары төнге 1 нчедә чыршылар карарга урамга чыгып киттек. Фейерверклар бик күп булды, күк йөзе гел яктырып торды. Ял көннәрендә телевизордан бөтен тапшырулар татарча гына бара торган "Мәйдан" "ТНВ-Планета", "ТМТВ" каналларыннан Яңа ел тапшыруларын, концертлар, татарча төшерелгән сериалларны тагын бер тапкыр карап чыктым, аларны бит караган саен карыйсы килеп тора. Кунаклар чакырдык, үзебез дә бардык. Анда да вакытны күңелле итеп үткәрдек: урамга чыгып, бөтен чыршыларны карап йөрдек, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйландык. Менә шулай көннәр бер-бер артлы үтеп тә киттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: