Заря
  • Рус Тат
  • Яңа татар милли учагы ачылды

    "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда ук барлыкка килә. Ул хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны, бигрәк тә алар арасындагы эшсезлек проблемаларын хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү; ана һәм бала хокукларын яклау; күп балалы гаиләләргә ярдәм итү; татар гаиләсен саклау...

    - Өч сәгать барган кичә бик җанлы һәм матур узды. Зур Тигәнәледән "Хыял" фольклор коллективы (җитәкчесе Гөлсирә Хәмитшина) - «Бирнә әзерләү", Урта Тигәнәледән «Ак калфак» фольклор коллективы (җитәкчесе Рәисә Миңлебаева) «Шәл бәйләдем" йоласын күрсәтте. Урманасты Шунталысыннан Вәлиевларның гаилә коллективы (Рамил, Земфира, Ранил) җырлары һәм биюләре белән халыкны шаккатырды. Шул ук авыл китапханәчесе Дилә Нургатина халыкка үзенең язган шигырен һәм җыр бүләк иткәндә күпләрнең күзләрендә яшь ялтырады. Гүзәл Хөснетдинова (Нәргиз) үзенең «Әләски сөлгеләре» җыры белән сокландырды. Зуртигәнәлелеләргә карап күпләр сокланды. Олы яшьтәге апалар да, яшь кенә кызлар да бәйгеләрдә алдынгы сафларда булдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр, үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр. "Бишек җыры" бәйгесендә Зур Тигәнәледән Әнисә җиңде. «Көйне таны» уенында да ул беренчелекне бирмәде. Ә "Кулъяулык хатирәсе" бәйгесендә хатирәләр тыңлау иң кызыклысы булды.

    Бәйрәм Алсу Нәҗми иҗат иткән «Ак калфак» гимнын гармунга кушылып бергәләп җырлау белән тәмамланды.

    Бу матур кичәнең иганәчеләре сыйфатлы һәм зәвыклы сөлгеләр чигүче Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы директоры Фирая ханым Мирзаянова һәм "Эдем"ЧҖҖ директоры Гөлнур ханым Сафина булды.

    "Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыятенең Алексеевскидагы җирле оешмасы рәисе Алсу Нәҗми белән әңгәмә корганда "Яңа оешманың максаты - татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу, шуларның нигезендә яшь буынны тәрбияләү, - диде ул.

    - Алексеевск - урыс төбәге. Урыс мохите өстенлек тоткан төбәктә татар телен, мәдәниятен саклап калу мөмкинме?

    - Алексеевск - урыс-татар төбәге. Катнаш гаиләләр бик күп. Шунысы аяныч - катнаш гаиләдә тәрбияләнгән балаларның күбесе татарча белми, урыска әйләнә. Шулай итеп, катнаш гаиләләр татар халкын юк итүгә китерә. Ни кызганыч, әти- әнисе татар булган, әмма татарча белми торган гаиләләр дә бар. Аларның балаларының теле урысча ачыла. Бу да шул ук ассимиляция, ягъни халыкның бүтән халык эчендә эреп бетүе. Әмма ләкин безнең эш өметсез түгел, халык белән, яшь әти-әниләр белән эшләргә кирәк.

    -Бөтентатар иҗтимагый үзәге 2009 елдан бирле Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) татарча бирүне оештыруны һәм аның нәтиҗәләре буенча югары уку йортларына кабул итүне таләп итә, әмма ләкин моңа Мәскәүдә, Казанда әһәмият бирмиләр. Сез, укытучы буларак, бу мәсьәләгә ничек карыйсыз?

    - БДИны күптән бетерергә кирәк. Шуннан куркып, татар балалары 10нчы сыйныфка бармыйлар, югары белемсез калалар. Ә БДИны татарча бирүне хуплыйм.

    - Татар милли университеты турында ничек уйлыйсыз?

    - Татар милли университеты - милләтне саклап калуның төп шарты. Әмма ләкин башта татар урта мәктәбен торгызырга кирәк.

    1нче мәктәпнең милли мәгариф буенча директор урынбасары Рәзилә Гадиева белән сөйләшәм:

    - Алексеевскида халыкның 30%ы - татарлар. Ә татар мәктәбе юк...

    - Төп мәсьәлә - татар теле дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәрелмәгән. Ул беркайда да - эш урынында да, югары уку йортында да, район хакимиятендә дә, Татарстан Дәүләт Шурасында да кирәк түгел. Түрәләр, депутатлар дәүләт теле - татар телен белергә тиеш, дигән канун чыкса, татар мәктәбен ата-аналар үзләре ачтырырлар иде.

    - Ассимиляциягә каршы ничек көрәшергә?

    - Аз санлы халыкларның югалуында тагын бер сәбәп - модага иярү. Бүгенге яшь гаиләләрдәге әти-әниләр - совет заманында, татар телендә сөйләшергә оят булган заманда тәрбияләнгән балалар. Алардан туган балалар, билгеле, татар телен белми. Бу хатаны төзәтү өчен, минем уйлавымча, яңа мода кертергә кирәк. Әгәр дә заманча, модалы кешеләр исәбенә, иң беренче чиратта, туган телен һәм дәүләт телләрен белгән кешеләр керсә, күпмедер вакыт үткәч, яшьләр туган телләрен өйрәнә башлар иде. Һәр яшь кешенең модалы буласы килә бит. Руслаштыру процессы күптән бара. Бер елда гына аның нәтиҗәләрен төзәтеп булмый. Бу эшне дәүләт дәрәҗәсендә аңлап, системалы рәвештә эш иткәндә генә аз санлы милләтләрне саклап калып булачак.

    * * *

    Яңа татар милли учагына бу изге эшләрендә бары тик уңышлар гына телисе килә. Юллары ачык, якты һәм калфактай ак булсын! Хәерле юл!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: