Заря
  • Рус Тат
  • Яңа өйләнешүчеләрнең изге гамәле

    Безнең Никахлашучылар сараенда акча салу өчен куб урнаштырылды.

    Аның начальнигы Энҗе Сөниева әйткәнчә, матур яңгырашлы "Яраткан йөрәкләрдән" исеме астындагы хәйрия акциясе кысаларында кублар хәзер һәр район ЗАГС бүлекләрендә дә куелды. Әлеге акция Анжела Вавилова исемендәге Фонд һәм республиканың ЗАГС идарәсе белән берлектә үткәрелә. Барлык җыелган акча Казан шәһәрендәге балалар хосписына авыр хәлдәге балаларны дәвалауга биреләчәк. Бу турыда мәгълүматны www.angela-vavilova.ru сайтыннан табарга мөмкин.

    Энже Җәүдәт кызы сүзләренчә, яңа өйләнешүче яшь парлар язылышу залына керер алдыннан кыйммәтле дәвалауга һәм операцияләргә мохтаҗ балаларга бик теләп булышалар.

    Сүз уңаеннан, районның теләге булган бөтен кешесе һәм хәтта кунаклар да әлеге изге эшкә үзләреннән өлеш кертә алалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: