Заря
  • Рус Тат
  • Яңалыклардан курыкмыйча

    Р.М. Хәмитовның күмәк фермер хуҗалыгы 2012 елда төзелә һәм бу вакыт эчендә нык авыл хуҗалыгы берләшмәсенә әверелде. Әлеге хуҗалыкның планнары зурдан. Эшләр торышы һәм үсеш перспективалары турында бүген безгә күмәк фермер хуҗалыгы управляющие Олег Гайнуллин сөйләде.

    - Хуҗалыкта 43 кеше эшли, болар - Биләр, Татар Майнасы, Кр. Горка, Ар. Баран кешеләре, - ди Олег Александрович. - Без 2000 гектардан артык җир эшкәртәбез. Бу мәйданда бодай, арпа, борчак һәм безнең өчен яңа культура - сабан шепкәне (рыжик яровой) үстерәбез. Шепкән - безнең полосада үстерү өчен талымсыз май үсемлеге, һәм без аны үстереп кенә калмыйбыз, ә эшкәртәбез дә. Былтыр май сыгу цехы төзедек һәм хәзер шушы экологик чиста продуктны "Эдем" кибетләре челтәре аша сатарга ниятлибез. Шепкән мае бик файдалы: ул бер кашык алмаштыргысыз май кислоталарына һәм башка кирәкле файдалы матдәләргә тәүлеклек ихтыяҗны тулыландыра. Шулай ук аннан биоягулык җитештерергә һәм косметологиядә файдаланырга мөмкин.


    Традицион культураларга килгәндә, быел безне көзге бодай коткарды, аның уңышлылыгы гектардан 37 центнер тәшкил итте. Сабан бодаен гектардан 30 центнер алдык. Кышлыкка 3000 тонна сенаж салдык, 7 мең төргәк печән әзерләдек. Бу хуҗалыкның мөгезле эре терлеген ашатырга гына түгел, ә бәлки азыгын район халкына сатарга да мөмкинлек бирде. Без ит токымлы герефорд сыерларын үрчетәбез, алар мәрмәр итләре белән данлыклы. Бу иткә хәзер, бигрәк тә республика башкаласы рестораннарында сорау зур. Бүген бездә әлеге токымлы сыерлар 315 әү, киләчәктә аларның санын 1200 гә җиткерергә планлаштырабыз.


    Былтыр республика субсидияләштерү программасы буенча ашлык киптергеч сатып ала алдык, бу безгә транспорт чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирде. Моңа кадәр без аны киптерергә Болгарга яки Чистайга алып бара идек. Шулай ук 2016 елда бездә тегермән, катнаш азык һәм май сыгу цехлары эшли башлады. Май сыгу цехында киләчәктә көнбагыш мае сыгуны да планлаштырабыз. Оннан алып иткә кадәр бөтен продукцияне бердәм "Биләр бүләкләре"сәүдә маркасы астында сатабыз. Безнең хуҗалыкта атлар да бар. Аларның бер өлеше Казан ипподромында тотыла һәм алар Алексеевск, Әлки, Спас сабантуйларында, төрле республика ярышларында җиңүчеләр булдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: