Заря
  • Рус Тат
  • Якшәмбе көнне, 2 июльдә, мәйданда тагын сабан бәйрәме — Сабантуй булачак

    Бирегә автомобильләрегездә генә түгел ә җәмәгать транспортында да килергә мөмкин булачак. Бәйрәм көнендә автобус рейслары оештырылачак, аның маршруты болай: Мамонов урамы - Сельхозтехника - «Кама» кинотеатры - «Факел» кибете - Пенсия фонды идарәсе - Совет урамы - 2 нче Алексеевск мәктәбе - «Красный восток» клубы - мәйдан.

    Бәйрәм кунакларын бай программа көтә. «Рус авылы ишегалды»нда иртәнге сәгать 9 да концерт булачак. Шулай ук тукылган һәм балчыктан ясалган әйберләр сатылачак. Шунда ук чын туку станогы, тимерче алачыгы һәм балчыктан әйбер ясау остаханәләре эшли.

    Бәйрәм сәгать 10 да башлана. Мәйданга чәчү батырлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдынгылары, мәктәпне тәмамлаучылар, яшь һәм "алтын" парлар чыгачак. Бәйрәм программасында спорт ярышлары, традицион күңелле конкурслар, Казан шәһәреннән килгән артистлар концерты булачак. Бик кечкенәләр өчен «Балалар шәһәрчеге» аттракционы булачак.

    Сәүдә рәтләре оештырылачак. Теләге булган бөтен кеше конкурслар, уеннар һәм ярышларда катнаша алачак, менә алар: милли көрәш; багана башына әтәч алырга менү; гер күтәрү; кашык белән авызга йомырка кабып йөгерү; канат тарту; капчык киеп йөгерү; армрестлинг; чүлмәк вату; волейбол; пляж волейболы; призлар кисеп алу; капчык сугышы; көянтә белән йөгерү; авыш колгада йөрү; «катыктан акча табып ал» конкурсы; стритболл; агач кисү; супер шәһәрчекләр; футбол; бадминтон.

    Ә 1 июльдә Сабантуйлар авыл җирлекләрендә уза, «Алга» һәм «Родина» колхозларында, шулай ук Биләр, Зур Тигәнәле, Урманасты Шунталысы, Коры Көрнәле, Кыр Шунталысы, Югары Тат. Майна. Бәйрәмнәр сәгать 10 да башлана.

    Исегезгә төшерәбез: Казан сабантуе 15 июльдә, шимбә көнне булачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: