Заря
  • Рус Тат
  • Янәшәбездә – укытучылар

    Соңгы елларда ата-аналар акчалы, үз-үзеңне тәэмин итә торган эш дип, балаларын бухгалтер, юрист, икътисадчы итәргә омтыла. Ә элегрәк, укытучыларыбызга сокланып, аларга охшарга тырышып күбебез укытучы һөнәрен сайларга омтылдык. Хәзерге заман баласының укытучы буласы киләме икән?

    Алмаз Нуретдинов, Кыр Шунталысы мәктәбе, 10нчы сыйныф:

    "Кулыңнан килсә, форсат тисә - галим бул, бу эш насиб булмаса, шәкерт һәм гыйлем эстәүче бул, бу да мояссәр булмаса, гыйлем мәҗлесләрендә гыйлем тыңла, бу да булмаса гыйлемне дуст күр" .

    Ризаэддин Фәхреддин

    - Ризаэддин Фәхреддин кешеләргә намуслы хезмәт итүче укытучыларны - Аллаһы Тәгалә тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләр һәм илчеләр белән тиңли. Аларга зур вазифа - балалар тәрбиясе йөкләнгән. Укытучы галим дә, гадел дә, күркәм дә, сабыр да, гүзәл дә. Күпләр өчен ул идеал, үрнәк кеше дә. Укытучы белем чыганагы гына түгел, ә укучысының уңышсызлыклары өчен төннәрен йокламаучы, аның тәртипсезлеге, ялгыш эшләре өчен көенүче, баланы кеше итүдә үз өлешен күреп сөенүче дә ул. Укытучы гаиләсендә үскәнлектән, мин боларны күреп, күңелемә сеңдереп, аңлап үсәм.

    Бер карасаң, әниең укытучы булу рәхәт инде ул. Дәрес әзерләгәндә дә, мәктәптә дә гел янәшәңдә, ә икенче яктан, җиңел димәс идем. "Ярамый" сүзе гел арттан йөри кебек: сәбәпсез дәрес калдырырга, дәрескә әзерләнмичә килергә... И, саный китсәң күп инде алар.

    Һәр кешенең үз кече Ватаны, тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән, олылап искә ала торган укытучылары бар.

    Мин, беренче укытучым Миңлегөл апа Вәлиева алдында баш иям. Йомшак тавышлы, сабыр апабызны бер күрүдә үк үз иттек. Көн саен мәктәпкә атлап түгел, йөгереп бара идек, чөнки анда безне әниебез кебек җылы карашы белән апабыз каршы ала. Сыйныфтагы барлык балаларны бергә туплап, бер гаилә кешеләренә әйләндерде. Өең яхшы булсын дисәң, нигезеннән үк нык сал, дигән әйтем бар. Укучыларның белемнәре тирән, ныклы булсын өчен башлангыч сыйныфларда алган белемнәрнең тирән үзләштерелүе дә алшарт булып тора. Миңлегөл апа гомер буе башлангыч сыйныфларга белем бирде, ул укыткан балалар тырыш, белемгә омтылучан һәм тәрбияле булды.

    Сыйныф җитәкчебез Гөлфия апа Сәлахиева безне 5 сыйныфтан үз канаты астына алды. Теләсә кем укытучы була алмый. Мәктәптә эшләү өчен балаларны үз балаңдай якын күрергә, алар тормышы белән яши белергә, аларның кайгы-шатлыкларын уртаклаша алырга кирәк. Гөлфия апада бу сыйфатларның барысы да тупланган.

    Быел 9 сыйныфны тәмамлап, имтиханнар тапшырдык. Безне үз балалары кебек яратып, гел янәшәбездә булып, төпле белем биргән барлык укытучыларыбызга сыйныфташларым исеменнән зур рәхмәт әйтәсе килә. Безнең уңышларыбыз ул - сезнең хезмәтегез нәтиҗәсе. Укучылар күңеленә чәчкән игелек орлыклары шытымнар бирсен, үссен, корымасын иде.

    у гомерне ике килми, диләр,Кирәкме соң ике килүе?Отышлырак, бер кат яшәгәндә -Сезнең кебек яши белүе.Мөмкин кадәр изгелекләр кылып,Гомер сукмакларын сүтәсез,Исемегезне бизәп хезмәт белән,Тормыш юлын горур үтәсез.

    Мин, "Син укытучы һөнәрен сайлар идеңме?"- дисәләр, сайлар идем, диячәкмен. Шулай да, уйланып та куям. Мин моңа әзерме? Укытучы кебек бөек исемне акларга көчем җитәрме? Әлегә безне алда зур сынау - бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Тырышып уку, тәрбияле бала булып үсү, милләтеңә, халкыңа тугры хезмәт итү - һәркемнең үзеннән тора. Ә без сынатмабыз, безнең янәшәбездә кадерле укытучыларыбыз атлый.

    Фалия ХӘСӘНШИНА

    әзерләде

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: