Заря
  • Рус Тат
  • Яшәү мәгънәсе нәрсәдә?

    Һәркем яшәү мәгънәсен үзенчә аңлый. Кемдер акчага табынып, балда-майда йөзеп, типтереп, бер кайгысыз яшәүне үзе өчен бәхет дип саный, ә кемдер кыйммәтле курортларда ял итүгә өстенлек бирә, икенче берәүләр яшәү мәгънәсен карьерага омтылуда, ә бүтәннәр аны гаиләсендә, балаларын тәрбияләүдә күрә. Ләкин нинди генә шартларда яшәмәсен, кеше тормышы мәгънәгә ия булырга...

    Галия Шәйхетдинова, пенсиядәге укытучы:
    - Кеше үзенә еш кына, "Яшәү мәгънәсе нәрсәдә?" дигән бик катлаулы сорау куя һәм аңа бик еш төгәл генә җавап та бирә алмый. Тормышның төрле этапларында яшәү мәгънәсе төрлечә күренә. Балага әни кирәк, яшүсмернең тизрәк олы кеше буласы килә. Мәктәптә эшләгәндә мин һәрчак укучы балаларымның яхшы укулары, тәртипле булулары, ә иң мөһиме, җәмгыятькә кирәкле кешеләр булып үсүләре турында уйлана идем. Ә хәзер күбрәк үз гаиләң турында уйлыйсың, иң якын кешеләреңнең сәламәт булуын, бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәүләрен беркемне дә рәнҗетмәүләрен, бәхет-сәгадәттә һәм имин яшәүләрен телисең.


    Миңа калса, бу тормышта кеше үзенең социаль хәленә, хәл итә торган проблемаларының эчтәлегенә, дөньяны аңлавына бәйле. Мин бөтен кешегә тормышлары мәгънәсен югалтмавын телим.


    Бибинара апа Сөниева, хезмәт ветераны:
    - Тормыш, аккан судай, бер урында гына тормый инде ул. Аның фәлсәфәсе шундый. Моңа борчылырга кирәкми. Миңа бүген 91 яшь. Җәмгыятьтә, тормышта булган барлык әһәмиятле вакыйгалар, үзгәрешләр һәм яңалыклар безнең тормышыбызда үзенең эзен калдырды. Гомерем буе "Алга" колхозында эшләдем. Дөньяда һөнәрләр, белгечлекләр бихисаптыр. Һәр кеше, шуларның берсен сайлап, гомерен шуңа багышлый һәм тормышының мәгънәсен, ямен шуннан таба. Мин - җир кешесе, тормышым җир белән бәйләнгән. Мин яшьтәшләрем белән бик тырышып эшләдем. Бигрәк тә сугыш вакытында армый-талмый, кар-яңгырга карамый Җиңү көнен якынайту өчен барысын да эшләргә тырыштык.


    Гаилә дәүләтебезнең кечкенә генә бер күзәнәге булып тора, нигезебезнең яшәү ташы дип әйтсәк тә була. Җәмгыятебезнең бөтен асылы, язмышы, иминлеге шушы күзәнәкнең нинди сыйфатта булуына бәйләнгән. Без тормыш иптәшем белән 55 ел бергә яшәдек. Бүген аның бакыйлыкка күчкәненә дә 6 ел булды. Нәрсә генә булмасын, төрле авырлыклар килгәндә без бер-беребезнең сүзеннән чыкмадык. Дүрт бала тәрбияләп үстердек. Бүген минем алты оныгым, җиде оныкчыгым бар. Барлык яшьләребез дә, вакытлары җиткәч, яраткан парлары белән ныклы гаилә корсыннар, киләчәк җәмгыять өчен сәламәт, акыллы балалар үстерсеннәр иде. Киләчәгебез өметле кулларга күчәр, дип ышанам.


    Гомер кешегә бер тапкыр гына бирелә. Шушы гомерне җәмгыятьтә файдалы булып яшәү - һәрбер кешенең төп максаты. Илебезгә сугыш афәтләре күрергә язмасын, бер-беребезгә карата миһербанлы, игътибарлы булыйк, бер-беребезнең кадерен белеп яшик. Бәхет өстенә бәхет өстәлсен, сөенечләр өстенә шатлыклар насыйп булсын.


    Диләрә, сәүдә хезмәткәре:
    - Яшьрәк чакта эшемне беренче планга куя, яшәү мәгънәсен шунда күрә идем. Ә гаилә икенче планга кала иде. Без - социализм чоры балалары - барыбыз да диярлек шундый идек. Балаларны тәрбияләргә вакытыбыз калмый да диярлек иде. Алар баштан бакчага йөрделәр, аннары мәктәпкә киттеләр, шуңа күрә, дөресен әйткәндә, балаларым белән шөгыльләнергә вакыт та булмады, аларның ничек үскәннәрен дә күрми калдым. Эш дип җан-фәрманга чаптык. Ләкин нәрсәгә ирештек соң? Фидакарьләрчә тырышып эшләде, дип медаль дә бирмәделәр, һәйкәл дә куймадылар (шаяртып әйтүем). Ярый әле, алар тәртипле булып үстеләр, үсеп җиткәч тә һәркайсы үзенә лаеклы һөнәр сайлады. Бозылып, эчеп-сугышып йөрмәделәр. Хәзер, инде олыгая башлагач, яшәү мәгънәсен мин гаиләмдә, балаларымда һәм оныкларымда күрәм. Аларның бәхетле, сау-сәламәт, җәмгыятькә кирәкле кешеләр булып үсүләре - минем өчен зур шатлык.


    Фәнзия, фармацевт:
    - Хәзерге чит ил һәм илебез сериалларында япь-яшь кызлар байлыкта, муллыкта яшәүне хуп күрәләр. Чибәр-чибәр, затлы хатын-кызлар бай картларга, олигархларга кияүгә чыгалар да, үзләрен бәхетнең күгенә мендем, дип саныйлар. Ләкин алар бәхетлеме соң? Бәхет, яшәү мәгънәсе акчада, тәмле ашауда, гамьсез тормыш алып баруда, "алтын читлек"тә яшәүдәме? Юк шул. Күпмедер вакыт узгач, алар бай ирләреннән качып яки судлашып, балаларын калдырып китәргә мәҗбүр булалар. Ни өчен балаларын калдырыпмы? Чөнки ирләре аларны үзләрендә калдырырга тырышалар. Мин үзем тормыш мәгънәсен исән-сау булып, тату, тынычлык хөкем сөргән гаиләдә яшәүдә күрәм. Сәламәтлектән дә зуррак бәхет юк. Минем бер таныш хатыным рак белән чирләде. Үләр алдыннан, әгәр терелсәм, кара ипи һәм стакан су белән торырга да риза булыр идем, дия иде. Ләкин терелә алмады шул, ач үлем аны алып китте. Ә бит ул мул, акчалы тормышта яшәде, бернәрсәгә дә мохтаҗлык күрмәде, табышлы урында эшләде. Үлем сайлап тормый шул. Һәркем бәхетле, сәламәт булсын иде - бөтен теләгем шул.


    Надирә, журналист:
    - Мин тормышымның мәгънәсен матур итеп, сөеп һәм сөелеп, бөтен күңелемне биреп гомер кичерүдә күрәм. Үз гаиләмне корырга, дөньяны танып белергә, һәм иң мөһиме, үземнән соң ниндидер яхшы һәм игелекле эшләр калдырырга телим. Гаиләм һәм туганнарым, якыннарым һәм дусларым да бәхетле яшәсеннәр иде. Алар хакына һәм булачак балаларым хакына алар бу кайгыртуны бәяли алырлык итеп яшәсәм иде.


    Резидә Фатыйхова, укытучы:
    - Тормыш мәгънәсе турында уйлану - кеше булган кешегә хас нәрсә. Ул уйлар минем башымнан һич тә чыкмыйлар. Фәлсәфәле әдәбият фәнен укытучы буларак, минем һәр сыйныфтагы һәр дәресем диярлек азмы-күпме шушы сорауга җавап эзли. Әдәбиятта шушы сорауны куйган, геройлары тормыш мәгънәсен эзләгән әсәрләр бик күп. А.П.Чеховның "Крыжовник", "Ионыч"ын алыйкмы, Л.Н Толстойның әсәрләренме - һәрберсе безне уйланырга, дөрес нәтиҗәләр ясарга этәрә. Иван Иванович ("Крыжовник") "Тормышны, гаделсезлекләрне үзгәртер өчен киләчәкне көтеп тормагыз, бүген көрәшегез, бүген яшәгез, яхшылыклар эшләргә ашыгыгыз!" - ди.


    Тормыш мәгънәсе - киләчәк буыннарга да барып ирешерлек яхшылыклар эшләүдә, тормышны яхшыртуга үзеңнән өлеш кертүдә, дигән фикердә тукталыйк. Гади хатын-кыз буларак тормыш мәгънәсен мин иң элек үзеңнән лаеклы дәвам, җәмгыятькә файдалы, акыллы, бәхетле кешеләр тәрбияләп калдыруда күрәм. Ә бу нәрсә синең яраткан, үзеңне бәхетле хис иткән гаиләң булганда мөмкин. Гаиләңне тәэмин итәр, үзеңне тулы канлы тормышта итеп тояр өчен яраткан эшең булу зарур. Ул эш "Тагын 5 көн эшләсәм, ай тула, аннан акча алам" дияр өчен түгел, ә һәркөн иртән эшкә ашыкканда: "Мин кешеләргә кирәк, мин үземнең хезмәтем белән аларга файда китерәм" дип хис итәр өчен кирәк. Мин, табиблар, укытучылар, төзүчеләр генә шулай уйларга тиеш, дип уйламыйм. Әгәр урам себерүче үзенең хезмәте белән матурлык тудыруын аңлап эшли икән, димәк, ул бәхетле. Тормыш мәгънәсе әнә шундадыр.

    * * *


    Күпме кеше, шуның кадәр үк фикер. Күпләр хәзер яшәүләренең мәгънәсен сәламәт булып, балалары һәм оныклары турында кайгыртып яшәүдә күрәләр. Ә яшьрәкләрнең бай, матур тормышта яшиселәре, үзләре теләгән һөнәрне сайлап алып, шул һөнәр буенча укып,яхшы эшкә урнашасы һәм тормышта карьерага ирешәселәре килә. Ләкин барыбер фикерләр, ни генә булмасын, бер нәрсәгә - сау-сәламәт булып, балалар үстереп, тыныч тормышта яшәүгә кайтып кала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: