Заря
  • Рус Тат
  • Яшь ярымлык баласын ваннада пешергән

    Алтай өлкәсендә коточкыч трагедия була. Әни кеше баласын коендырырга теләп, ваннага су сала һәм үзен генә калдыра. Бу хакта piter.tv. хәбәр итә.

    Су бик кайнар булып чыга һәм баланың тәне пешә. Тиз арада килгән "Ашыгыч ярдәм" баланы авыр хәлдә больницага алып китә. Ахырга кадәр тырышсалар да, табиблар баланы коткара алмыйлар.

    Хәзер Россиянең Тикшерү комитеты органнары "Саксызлык аркасында үлемгә китерү" - РФ ҖК 19 маддәсе, 1 өлеше буенча анага карата эш ачканнар.

    Чыганак: tatpressa.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: