Заря
  • Рус Тат
  • Җәйге каникул чорында яшүсмернең хезмәт хакы турындагы фикер китми

    Редакциянең мәктәп укучылары арасында профориентация эшенә һәм аларны эшкә урнаштыруга кагылышлы сорауларга районыбызның мәшгульлек үзәге җитәкчесе Нина Тимонина җавап бирә: - Бүгенге һөнәрләр дөньясы бик хәрәкәтчән, бер һөнәр үткәндә кала, икенчеләре барлыкка килә. Шуңа күрә укучылар һөнәрләр турында төрле мәгълүматларга, аны сайлау этабында квалификацияле киңәшкә мохтаҗ булалар. Егетләргә яки кызларга...

    Профориентация эшенең төп максаты - укучыларны шәхси мәнфәгатьләргә дә, җәмгыять ихтыяҗларына да юнәлдерелгән һөнәрне аңлы рәвештә, тирәнтен уйлап сайларга әзерләү.
    2017 елның беренче ярты еллыгында укучыларның профориентациясе буенча район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Алексеевск районының 150 укучысына хезмәт күрсәтте. Икенче ярты еллыкта да укучылар арасында бу эш дәвам иттереләчәк.

    Җәйге каникул чорында күп кенә яшүсмернең уеннан беренче хезмәт хакы турындагы фикер китми. Беренче хезмәт хакын ничек туздырырга кирәклеген алар барысы да белә. Ә менә аны кайда һәм ничек эшләп табарга, шуның белән намуссыз эш бирүче тарафыннан ничек алдатмаска - анысын һәркем белми. Бу яктан районыбызның яшь хезмәтчәннәренең бәхете бар.

    2017 елның беренче ярты еллыгында 31 балигь булмаган үсмер район предприятиеләренә һәм оешмаларына урнаштырылды. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге аларга матди ярдәм күрсәтәчәк, ә эш бирүчеләр хезмәт хакы түләячәк.

    14 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балигь булмаганнарны эшкә урнаштыруны оештыру Алексеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге компетенциясенә керә. Закон буенча яшүсмер рәсми рәвештә 14 яшьтән үк (укудан тыш вакытта) эшләргә хокуклы.

    14 яшьтән алып 18 яшькәчә балаларга иң төрле эшләрне ышанып тапшыралар. Күбрәк болар - төзекләндерү, вак-төяк ремонт, урамнарны, бакчаларны һәм паркларны яшелләндерү эшләре.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: