Заря
  • Рус Тат
  • Җылы һәм ямьле учак

    8 июльдә ир белән хатынның бер-берсенә мәхәббәтен, тугрылыгын, үзара килешеп яшәвен чагылдырган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Иң элек бала шәхес буларак балалар бакчасында, мәктәптә дә түгел, нәкъ менә гаиләдә тәрбияләнә. Хезмәт ярату, кешелеклелек, үз гамәлләрең өчен җавап бирү, тугрылык кебек сыйфатларның башлангычын бары тик гаиләдән алабыз. Ихтирам,...

    Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Учак янына гаилә әгъзалары җыела. Гаилә - тормыш көзгесе, тормыш нигезе. Әти-әни аның тоткасы булса, балалар - гаилә көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк. Димәк, гаилә - ул иң олы таянычыбыз, иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Анда бер-берсен яраткан, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәткән кешеләр яши. Гаилә - тормышыбызның нигезе. Гаилә нык, тату икән, димәк, дәүләт тә нык, тату дигән сүз.


    Бала - гаиләнең көзгесе. Ата-ана мәхәббәте баланы киң күңелле, ягымлы, ачык йөзле итә. Шушы мәхәббәт җылысы балада намуслылык, йомшак күңеллелек тәрбияли. Ата-ана үрнәге - баланы хезмәттә тәрбияләү өчен бик тәэсирле алым. Әгәр ата-аналар үзләре өйдә пөхтәлек, тәртип сакласа, башлаган эшләрен ахыргача җиткерү үрнәге күрсәтсә, эшне яратып, төгәл үтәсә, балалар да хезмәт биремнәрен вакытында, төгәл һәм җыйнак итеп үтәргә күнегеп үсә. Көндәлек хезмәттә катнашу балаларда мөстәкыйльлек, оешканлык, активлык тәрбияли.


    Хезмәткә мөнәсәбәт - кешенең рухи тормышында гаять әһәмиятле сыйфат. Бу уңайдан танылган педагог В.А. Сухомлинский болай дип әйткән: "Шатлык хисе көч куя, тир түгә һәм арыганлыкны тоя белгән кешегә генә хас. Балачак тоташ бәйрәм генә булырга тиеш түгел. Хезмәт киеренкелеге юк икән, бала өчен хезмәт бәхете дә юк. Шушы олы бәхеттән баланы мәхрүм итмәскә кирәк. Алар яшьтән үк хезмәтнең тәмен тоеп, үзләре эшләгән эшләрнең нәтиҗәләрен күреп, горурланып үссеннәр".


    Балаларның даими башкара торган вазыйфалары булырга тиеш. Шулай булганда гына хезмәт тәрбия чарасына әйләнә. Даими вазыйфа балада мөһим сыйфатларның берсен - җаваплылык хисен тәрбияли. Уенга санап, җиңел генә керешеп киткән эш бераздан туйдыра башласа да, баланың үз вазыйфасын үтәвен таләп итәргә кирәк. Баланы эшкә мәҗбүр итмәскә, ә түземле рәвештә, акрынлап, тырышып эшләргә, үз теләкләре белән идарә итәргә өйрәтергә.


    Бала холкында ихтыяр көче дә үзеннән-үзе барлыкка килми. Моны һәр ата-ана исендә тотарга тиеш. Бала кечкенә чакта әле аңа үзен мәҗбүр итү яки үз теләкләрен тыеп калу, үзе теләгән нәрсәдән баш тарту читен була. Шушы вакытта ата-аналарның түземле, ихтыярлы һәм нык булулары балада ихтыяр көче тууга ярдәм итә. Иң беренче әти-әни баладан хезмәтне таләп итәргә тиеш. Беренче этап: хезмәтне башкарырга үтенү. Икенче этап: тыныч кына, тиешенчә мәҗбүр итү. Өченче этап: башкарылган эшкә нәтиҗә ясау.


    Бала - ата-аналарның әхлакый тормыш көзгесе. Үрнәк ата-аналарның балаларга артык көч түкмичә генә бирә торган иң кыйммәтле әхлакый сыйфатларыннан берсе - ата һәм ананың рухи матурлыгы, аларның кешеләргә яхшылык эшли белүе. Әгәр дә ата-ана күңел җылысын кешеләргә бирә, аларның шатлык-кайгыларын уртаклаша, йөрәкләре аша үткәрә белсә, андый гаиләдә тәрбияләнгән балалар киң күңелле, игътибарлы, эчкерсез булып үсә. Бала өчен ата-анадан да якын, алардан да кадерле тагын кем бар? Тормышта бала иң беренче алар белән аралаша, әйләнә-тирә турында беренче тәэсирләрен алар аша ала, акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырга да алар ярдәмендә өйрәнә.


    Әйе, һәр кешенең тормышында иң кадерле, кабатланмас хатирәләре әти-әниләре белән бәйләнгән була. Димәк, ата-ана үзенә күрә бер күмәклек. Шуңа кеше шәхесенә нигез ташлары салына. Аның ниндирәк шәхес булып җитлегүе, күбесенчә, шул күмәклектәге һәм аның әгъзалары арасындагы мөнәсәбәтләргә, үз-үзләрен тотышына бәйле.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: