Заря
  • Рус Тат
  • Җырлап узган гомер

    Илдус Әүхәдиевны Кыр Шунталысы авылында белмәгән кеше сирәктер. Ул яхшылыгы, тормышны яратуы, ярдәмчеллеге, әйләнә-тирәдәгеләргә мәхәббәте белән юлында очраган һәр кеше күңелендә уелып кала. Шушы көннәрдә аңа 60 яшь тулды. Бүген сүзебез Илдус Исхак улы хакында.

    Әүхәдиев Илдус Кыр Шунталысы авылында туып үсә. 10 яшендә инде колхоз эшендә эшли башлый. Җәйге каникулларда ат җигеп, колхоз фермаларын сылар өчен үзе казып хатыннарга ак балчык, бераз үсә төшкәч, ат белән силос һәм сенаж базларына сенаж һәм силос ташый. 14-15 яшьләрендә комбайнчы абыйсы янында ярдәмче булып эшли, аннары Казанда шоферлыкка укып, армиягә китә. Германиягә барып эләгә. Шуннан соң аларны 1974-76 еллардагы урып-җыю чорында ашлык ташу өчен алтышар айга Оренбург өлкәсенә, ә аннан Алтай краена җибәрәләр. Ә инде урып-җыю тәмамланганнан соң кире Германиягә озаталар. Армиядән кайткач, Вахитов исемендәге колхозда 15 ел шофер булып эшли. Егетнең тырышлыгын күреп, ул чактагы колхоз рәисе Нургазиз Кыямов аны комбайнда эшләргә чакыра. Бик тырышып, намус белән эшләп, ел саен игеннәрне урып-җыюда югары күрсәткечләргә ирешә. Шул тырышлыгын югары бәяләп, Нургазиз Вагыйз улы хатыны белән икесен Сочига юллама белән бүләкли. Ул "2000 елның иң яхшы комбайнчысы" истәлек билгесе белән бүләкләнә, Татарстан Президентыннан рәхмәт хаты һәм акчалата бүләк ала.

    Хатыны Халисә белән бер авылда туып үсәләр. 10 нчыны бетергәч, Халисә китапханәгә эшкә килә. Шул вакытта Илдусның 90 яшьлек әбисе оныгы армиядә чакта кызны гел тәрәзәдән карап, күзәтеп тора торган була. Тәртипле гаиләдә үскән кызның акыллы, сабыр, кешеләргә мәрхәмәтлелеген аңлап, армиядән кайткан оныгына: "Улым, син тот та, шул кызны алып кайт", - дия икән. Ул чакта әле алар арасында бары тик дуслык кына яшәп килә, ләкин Илдус аны әкрен генә, беркемгә дә сиздермичә карап йөргән була. Илдусларның гаиләсе китапханә каршында гына урнашканлыктан, ул анда һәр көнне кереп йөри, укырга яратканлыктан, әдәби китаплар ала, ләкин наз тулы күзләре гел аңарда була. Ә Халисә моңа игътибар да итми.

    - Көннәрдән бер көнне ул китапханәгә килеп керде дә, бөтен оялуын, тартынуын, кыюлыгын җыеп: "Халисә, әйдә, очрашып, күрешеп йөрик әле, бергә булыйк", - дигәч, югалып калдым, - ди Халисә ханым. - Син курыкма, без яхшы яшәрбез, матур, җырлап гомер итәрбез", -диде. Аның бу сүзләре Аллаһы Тәгаләнең "Әмин" дигән чагына туры килде. Без менә шулай, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, 35 ел бергә җырлы гомер кичерәбез. Быел өйләнешкәнебезгә 35 ел тула. Авырлыклар да, сынаулар да булды, ләкин без аларны сабырлык белән җиңеп чыктык.

    Илдус эштә генә түгел, тормышында да ихтирамга, балаларының, гаиләсенең яратуына лаек кеше. Улы Илназ да: "Безнең әни 42 ел китапханәдә эшләгәнлектән, кичләрен гел эштә була иде. Шуңа күрә без кичке сәгатьләрне гел әти белән бергә үткәрә идек, ул безгә олы тормыш юлына басарга ярдәм итте, безне үз үрнәгендә тәрбияләде, олыны - олы, кечене кече итәргә, кешеләргә ихтирамлы, ярдәмчел булырга өйрәтте, әнигә дә беркайчан да авырлык китермәскә тырышты, -дип сүзгә кушыла. - Шофер булып эшләгәндә дә, әни эшкә соңга калмасын, дип, эштән ашыга-ашыга кайта иде, безне үзенең кочагында тәрбияләп үстерде. Әти белән әни сеңелемә дә, миңа да югары белем алырга булыштылар. Әти әле миндә тагын кече яшьтән авыл хезмәтенә мәхәббәт тә тәрбияләде, мин комбайнда, әти кебек үк, 10 яшемнән аның ярдәмчесе булып эшләдем. Булачак һөнәремне сайлауда шул нык булышты".

    Аларның тормыш юллары беркайчан да җиңел, тигез генә бармый. Гаиләләренә моннан 10 ел элек кара кайгы килә: Илдуска операция өстәленә ятарга туры килә (шул чакта Халисәнең кичергәннәрен сүз белән генә әйтеп бетерерлек түгел). Ләкин аның тормышны яратуы, хатынының мәхәббәте белән алар бу чирне җиңеп чыгалар. Ул савыгып, аякка баса.

    - Балаларыбыз тормышында да сынаулар күп булды, - ди Халисә ханым. - Алар да әтиләре кебек үк көчле рухлы, авырлыкларга бирешмәүчән булып үстеләр, шуңа күрә югалып калмадылар, аларны җиңеп чыктылар. Хәзер дә үзләре турында кайгыртмыйча, гел безнең тормыш турында гына кайгыртып яшиләр.

    Бер-берсен яратуларын, бер-берсенә таяныч, терәк булып яшәүләрен, хөрмәт итүләрен күз карашлары ук әйтеп тора. "Алтынга тиң минем ирем", - ди Халисә ханым. Бу буш сүзләр генә түгел. Шушы асыл сүзләр артында күп мәгънә яшеренгән.

    - Хәзер тормышыбыз матур, җитеш, - ди Халисә ханым. - Барысына да хәләл көчебез, тир түгеп башкарган хезмәтебез белән ирешелде. Шәһәрдә яшәүче балаларыбыз да, һәр атна саен безне сагынып кайтып, бөтен эшләребезне эшләп китәләр. Улыбыз - Казандагы "Россельхознадзор"да, ә кызыбыз медицина-социаль экспертизада эшли.

    Хәзерге вакытта үзләренең кырлары бар, анда алар үз тырышлыклары белән эшләп, бөртекле ашлык, печән үстерәләр, терлекләренә дә ашаталар, саталар да. Эшне бөтен күңелләрен биреп, яратып башкарганлыктан, аларның игеннәре бөтен кеше сокланырлык булып, күкрәп үсәләр. Беркемне дә ялламыйча, үз техникалары белән тырышып хезмәт куялар.

    - Хатынымнан уңдым мин, - ди Илдус әфәнде. - Мине яратканга күрә урын өстендәге авыру әниемне дә биш ел буена тәрбияләде, аңа бер кырын күзе белән дә карамады. Туганнарыма да һәрвакыт игътибарлы, мәрхәмәтле булды.

    Чыннан да, аларның бер-берсен хөрмәт итеп, бер-берсен тулыландырып, яратып яшәүләре эшләрендә дә, үзара мөнәсәбәтләрендә дә күренә. Хәзерге заманда андый гаиләләр сирәк очрый. Алар бар кешегә үрнәк булып гомер кичерәләр. Тәртипле балалар тәрбияләп үстергәннәр, аларны кеше иткәннәр. Балалары да әти-әниләренә сокланып, аларның бер-берсенә мәхәббәтен күреп сөенәләр. Быел икесенең дә юбилей елы (Халисәгә дә октябрьдә 60 яшь тула, ләкин китапханәдә эшләвен әле дәвам иттерә) булганлыктан, аларга бары тик бәхетле озын гомер һәм саулык-сәламәтлек телиләр.Котлауларга без дә кушылабыз һәм аларга пар канатлар булып озак яшәүләрен телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: