Заря
  • Рус Тат
  • Җәйнең бер көне

    Шәүкәт абый Камаловның "Табигать һәм без" рубрикасы астында газетабызның 25 ноябрь санында басылып чыккан "Җәйнең бер көне" исемле мәкаләсенең ахырын тәкъдим итәбез.

    (Ахыры. )

    Шундый уйларга чумып ятканда бер төркем чәүкәләр җиргә килеп төштеләр дә, ашыга-ашыга чирәм арасыннан нидер чүпләргә тотындылар. Ашыйсылары килгән, ачыкканнардыр инде. Төш вакыты бит. Сыйландылар-сыйландылар да, дәррәү күтәрелеп, очып та киттеләр. Мин дә, төш күреп уянгандай, торып утырдым. Бу, чыннан да, җәйге көннең бер төше иде.


    2000 елның 3 июле. Сәгать көндезге 1 белән 3 арасы. Хуш, 2000 елның бер көнлек җәе. Сагынып сөйләргә генә кала. Ләкин нәрсә бу? Кем кулы йөртә җан иясен? Җәйнең бөтен матурлыгын, гүзәллеген җыйган чәчәкләр иленә кабат килдем һәм бу урынны танымадым. Үз-үземә ышанмыйча шул урында әйләнеп йөрдем. Минем хушымны алган матурлык танымаслык булып калган. Чәчәкләрнең сабаклары төрлесе-төрле якка егылган. Чәчәкләр урынында корыган агач ботаклары гына калган. Анда-санда гына чәчәккә охшаган, төсен югалткан чәчәк таҗлары күренгәли. Җыр сузучы җан ияләре дә күренми. Серкәгә баткан бал кортлары да кая китеп беткәннәрдер? Шулай да минем алдан сикерә-сикерә бер чикерткә бара, күр бу вакытның никадәр көчле икәнен, дигән сыман, әйтерсең, әйдә, минем арттан, ди.


    Бик үпкәләп карап тордым: кемгә икәнен үзем дә белмим. Нишлисең, чәчәкләр үз гомерләрен яшәгәннәр инде. Барысы да булмаса да, киләчәк өчен үз бурычларын үтәгәннәр, нәселләрен калдырганнар. Ышандырып әйтергә була: киләсе җәйдә бу урында чәчәкләр кабат, тагын да матуррак, гүзәлрәк булып үсәрләр, безне тагын иркәләрләр, шатландырырлар. Хушыгыз, быелгы җәй, быелгы чәчәкләр! Сез инде мәңгегә киттегез. Чәчәкләр булыр, ләкин алар сез түгел инде.


    Шул уйларымнан арынып, башымны күтәрсәм, алдымда ап-ак ике күбәләк очып йөри (җәй алар юк иде). Гаҗәпләндергәне шул: алар икесе бергә кулга-кул тотынышкан кебек, канат очларын тияр-тимәс итеп очалар. Ашыкмыйлар, ерак та китмиләр үзләре. Аларның шулай тотынышып очуларын исем китеп, бик озак карап тордым. Кемнәр алар? Әнисе белән кызымы, апалы-сеңеллеме яисә ике бертуган малаймы? Бәлки, ике дус кыздыр. Бәлки, кемнәрнеңдер җаннары теге дөньяда очрашып, фани дөньяга кайткандыр. Җан - мәңгелек, диләр бит. Ышану-ышанмау гына һәркемнең үз эше. Бу вакытта иген кыры сөрелгән, басуны буразналар бизи иде. Тургайлар да үз урыннарын күбәләкләргә калдырып киткәннәр. Күбәләкләр оча калдылар. Күзләремне алардан алдым. Басып торам. Тирә-ягымда таулар, болыннар, урманнар, елга-сулар. Баш өстемдә иксез-чиксез күк. Уйлап куйдым: менә табигатьнең шул җәннәтен күрергә, шунда яшәргә адәм баласына ничә ел гомер бирелгән. Җир яше белән чагыштырсак (миллион еллар), күз ачып йому гына икән ләбаса.


    2000 елның 7 сентябре. Бу көн бар ягы белән дә 3 июль көненә охшаган иде. Сәгать 11 дән соң күк йөзендә ник бер болыт әсәре булсын. Кояш та бик нык кыздырды. Шулай да бу инде җәй уртасы түгел, башка көн иде. Табигатьтә ниндидер аңлатып булмый торган моңсулык, үзгәреш сизелде. Чәчәкләр юк. Алар булмагач, аларны иркәләүче җан ияләре дә юк. Басулар җырчысы тургай да җыр сузмый. Бу көн җәйнең үткәнен искә төшерә иде инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: