Заря
  • Рус Тат
  • Юка бозга ышанма

    Түбән һава температурасы әкренләп сулыкларны биләп ала. Шулай да, боз әле аның хәтле нык түгел һәм куркыныч тудыра. Елның елында көзге-кышкы чорда республика сулыкларында дистәләрчә кеше һәлак була. Ни кызганыч, алар арасында балалар да бар. Фаҗигаләрнең төп сәбәбе - сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәү.

    Көзен-язын һәм боз кату чорында сулыкларда җәяүлеләр сукмаклары барлыкка килә. Күбесенчә бозга балыкчылар чыга, еш кына алар авто-мото техникада файдаланалар. Ә бит ноябрь-декабрь айларында, көчле салкыннар башланганчы, боз әле нык булмый. Кичке һәм төнге суыкта ул әле зур булмаган авырлыкка чыдый ала. Әмма көндез, шактый калын күренсә дә, көпшәккә һәм тиз ватылучанга әйләнә.


    Кагыйдә буларак, сулыклар тигез туңмый, боз башта яр буенда, сай урыннарда, җилдән ышык култыкларда, аннан соң гына су уртасында барлыкка килә.


    Калын булмаган боз аша чыгарга туры килгәндә инде салынган сукмаклардан барырга кирәк. Ә сукмак булмаса, кул астындагы әйберләр (колга, таяк һ.б.) ярдәмендә бозның ныклыгын тикшереп карау зарур. Бозның нык түгеллеген күрәсез икән, алга баруны туктатып, үз эзләрең буенча кире кайту мәслихәт. Беренче адымнарны ясаганда аякларны боз өстеннән шудырып кына барырга киңәш ителә. Хәвефле урыннарны - тиз агымлы, чишмәләр типкән, куаклар, үлән өскә калкып торган җирләрне әйләнеп үтү яхшы.


    Яшькелтрәк төстәге, калынлыгы ким дигәндә 7 сантиметр булган боз хәвефсез санала. Боз өстеннән төркемләп чыкканда берең артыннан берең 5-6 метр ара калдырып бару, алда атлаучыга кичекмәстән ярдәмгә килергә әзер булу мәслихәт. Чаналарда я бүтән җайланмаларда йөк алып чыкканда аларның боз өстенә таяну мәйданын мөмкин кадәр зуррак итү зарур.


    Сулыкларда тимераякта шуу бозның ныклыгын тикшергәннән соң гына рөхсәт ителә. Бозның калынлыгы 12 сантиметрдан ким булмаска, ә күп кеше шуганда ул 25 сантиметрга җитәргә тиеш. Җиңел машиналар йөрү өчен бозның калынлыгы 30 сантиметр булырга тиеш.


    Балык тотканда бер тирәдә күп бәкеләр тишәргә, бозда сикерергә һәм йөгерергә, күпләп җыелырга ярамый. Һәр балыкчыга үзе белән коткару чарасы, шулай ук 12-15 метр озынлыктагы һәм бер башына 400-500 граммлы авырлык беркетелгән, икенче башына элмәк ясалган бау алырга киңәш ителә.


    Әлбәттә, барыбыз да кышның тиз һәм пычракларсыз гына килеп җитүен телибез. Коткаручылар мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре белән аңлату әңгәмәләре оештырдылар, һәрбер ата- ананың да балаларын караучы белән калдырырга мөмкинлеге юк бит. Шулай ук кыш көне балык тотарга яратучыларга сак булырга, чөнки балыкчылар җәйге балык тоту белән генә чикләнеп калмыйча, кышын Татарстанның зур сулыкларына да, район елгаларына да чыгалар. Кешене бозда сагалап торучы хәвеф-хәтәрләр аз түгел, болар боз ярылып китеп суга чуму, ватылулар, чикләнгән күрү шартлары - төн, томан, кар яву. Аеруча да куркыныч һәм ышанычсыз очрак булып, кар белән капланган боз тора.


    Шуңа карамастан сезгә боз өстенә чыгарга туры килеп, боз ватылса, әлеге кагыйдәләрне үтәргә кирәк:


    - паникага бирелмәгез, авыр әйберләрегезне ыргытыгыз, йөзеп торыгыз, ярдәмгә чакырыгыз;
    - киң колач җәеп боз читенә тотыныгыз, көчле агым булганда аякларыгызны бөкләгез, су тулган аяк киемегезне салыгыз;


    - бозны ватарга тырышмагыз, күкрәгегез белән боз өстенә ятыгыз, аякларыгызны чиратлап боз өстенә тартып алыгыз;


    - башыгызны су өстендә тотыгыз, һәрдаим ярдәмгә чакырыгыз. Сай сулыкларда су төбеннән этелеп китәргә яисә төптән бозны ватып барып, ярга таба хәрәкәт итәргә була. Тирән сулыкларда исә боз читенә таянырга, аңа күкрәк белән ятарга, бозга чиратлап аякны чыгарырга, чыккач, ярга үрмәләп яки килгән юнәлештә шуышып барырга кирәк. Боз өстендә яткан халәттә генә булырга ярый. Нык булмаган боз ватылып, анда кеше төшеп китүнең шаһиты булырга туры килсә, һәм бу хәл ярдан ерак булмаса, иң беренче чиратта аңа үзегезнең ярдәмгә килүегез турында хәбәр итәргә кирәк, бу аңа кыюлык өстәр, аннары аңа җеп, шарф, озын чыбык яисә такта сузыгыз. Озын бөкләнә торган чыбык алып, аны ике очыннан да тотып, уртасын зыян күрүчегә турылап, аны судан тартып алырга мөмкин. Әгәр җеп-фәлән булмаса, зыян күрүче янына үрмәләп килергә, кулны биреп, киеменнән тотып, судан тартып чыгарырга кирәк. Тик боз ватылган урынга бармагыз. Кешеләр беренче ярдәм күрсәткәндә, егылып төшүчене кайнар душ астында коендырып, кайнар чәй эчерергә яки кар белән ышкырга кирәк дигән фикердә. Тик табиблар бу хәлгә зур җаваплылык белән карарга киңәш итәләр.


    - Беренче чиратта, тиз арада җылы бинага барып җитәргә һәм юеш киемнәрне салырга кирәк. Бернинди очракта да кулларны һәм аякларны ышкымаска (болай эшләгәндә аяк-куллардан салкын кан тән буйлап хәрәкәт итеп башка китә. Мондый салкынаю йөрәк туктавына сәбәп булырга мөмкин - ди табиблар.


    - Кайнар сыеклыклар эчмәгез (тәндә көчле кан әйләнеше башланачак). Юрганга төренеп, әз йотымнар белән генә кофеинсыз җылы сыеклык эчәргә киңәш ителә. Һәм, әлбәттә инде, организмның туңуы сәламәтлеккә ни дәрәҗәдә тискәре йогынты ясавын белер өчен табиб чакыртырга кирәк.


    Әгәр бәхетсезлеккә тарыгансыз икән, мөмкинлеккә карап үзегезнең кайда булуыгызны 01 яисә кәрәзле телефоннан 112 номеры буенча хәбәр итәргә тырышыгыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: