Заря
  • Рус Тат
  • Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән!

    Районның иң күп санлы коллективларыннан берсенең һөнәри бәйрәме алдыннан юл хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын район башлыгы Владимир Козонков котлады:

    - Юл төзүчеләр көне - хезмәтләре һәм осталыклары белән юллар, күперләр һәм урам-юл челтәре объектларын төзүче, төзекләндерүче һәм тәртиптә карап тотучы кешеләрнең бәйрәме ул. Бу юллар безне туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән берләштерә, авылларны һәм калаларны, төбәкләрне һәм илләрне тоташтыра. Шуның өстенә яхшы юллар дәүләтебез иминлеге күрсәткечләренең берсе булып тора, алар рульдәге кешеләрнең хезмәтен җиңеләйтә, вакытны һәм торак пунктлар арасындагы араны кыскарта.

    Моннан тыш, меңнәрчә машина йөртүчеләр, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең гомере һәм куркынычсызлыгы юл төзүчеләрнең эш сыйфатына бәйле.

    Бүген "Алексеевскдорстрой" ААҖ - районның шәһәр төзүче предприятиесе, ул безнең муниципаль берәмлекнең генә түгел, ә бәлки тулаем бөтен төбәкнең инфраструктурасын үстерүгә дә гаять зур өлеш кертә.

    Хөрмәтле юл тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне шушы лаеклы бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм һәм сезгә авыр, ләкин игелекле эшегез өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Сез ирешкән һәм ел арты ел ирешә торган уңышларыгыз күз алдында. Бу тикмәгә генә түгел, чөнки коллективка менә ничә дистә ел инде грамоталы, зирәк һәм үз эшен бик әйбәт белүче җитәкче - Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев җитәкчелек итә бит. Барыгызга да киләчәктә дә алдыгызда торучы бурычларны уңышлы үтәвегезне телим һәм алексеевскилылар, шулай ук район кунаклары сезгә җиңел булмаган хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре генә әйтсеннәр. Нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек сезгә!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: