Заря
  • Рус Тат
  • Юл-транспорт фаҗигаләре булган урыннан китеп бармагыз

    ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илфат Җаббаров сүзләренә караганда, соңгы вакытта бистәбездә катнашучылары вакыйга урыныннан качып киткән юл-транспорт фаҗигаләре арткан.

    –Юл-транспорт фаҗигаләрендә машина йөртүченең законнарда билгеләнгән бурычлары була, - ди Илфат Җаббаров. – Фаҗига вакытында бу хәлдә катнашы булган транспорт чарасын йөртүче туктап, юл органнары хезмәткәрләре килеп җиткәнче юл-транспорт фаҗигасе булган урында торырга тиеш. Автомобильне юл-транспорт фаҗигасе булган урыннан кузгатырга ярамый. Машина башка юл хәрәкәтендә катнашучыларга комачауласа һәм машиналар бөке хасил итсә, аларның әйләнеп узуын оештырырга кирәк.Шулай бөтен дәлилләрне һәм җинаять эзен саклап калырга мөмкин. Авария утларын кабызырга һәм тиешле билге (30 яки 15 метр ераклыкта) куярга. ЮХИДИны, “ашыгыч ярдәм”не чакырырга.  Үзеңә  зыян күрүчегә ярдәм күрсәтергә. Яралыларны хастаханәгә илтергә була, шуннан соң вакыйга булган урынга кире  килергә кирәк.
    Әгәр шул таләпләр үтәлмәсә, ЮХИДИ хезмәткәрләре чакырылмаса, ә  юл-транспорт фаҗигасендә катнашучы китеп барса, бу закон  бозу булып санала һәм административ хокук бозуга сәбәп була.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: