Заря
  • Рус Тат
  • ЗАГСның Алексеевск бүлеге никахланышу турында 100 нче акт язуын теркәде

    Узып баручы җәйнең соңгы көнендә ЗАГСның Алексеевск бүлеге никахланышу турында 100 нче акт язуын теркәде. Кристина һәм Эдгар Крюковлар ЗАГС органнарының йөз еллыгы елында аларның пары 100 нче булуга чын мәгънәсендә гаҗәпкә калдылар.

    Августта исә барлыгы тантаналы шартларда 21 пар үзләрен гаилә җепләре белән бәйләде. ЗАГС бүлеге 19 баланың (2016 елның августында - 20) -сигез малайның һәм 11 кызның дөньяга килүен теркәде. Район кешеләренең биш гаиләсендә - беренче, ун гаиләсендә - икенче, шулай ук дүрт гаиләдә өченче һәм шуннан соңгы балалар дөньяга килде.
    Законлы көченә кергән суд карары нигезендә никахны өзү турындагы документлар алырга алты граждан (2016 елның августында - дүрт иде) мөрәҗәгать итте.
    Үлүчеләр турында (унөч- ир-ат, ун - хатын-кыз) 23 акт язуы теркәлде, 2016 елның августында 29 теркәлгөн иде. Үлүчеләрнең уртача яше: хатын-кызларныкы - 76, ир-атларныкы - 69 яшь.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: