Заря
  • Рус Тат
  • Үзенең бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган

    Редакциягә бер хат килде. Бу хатта мәдрәсәдә дин дәресләре алып барган Зөлкария апа Мөлекова турында Гөлфирә Назыйрова, Гөлсирин Закирова, Мәүлия Әхмәтова, Әнисә Әхмәтова, Гөлсем Афзалова, Фәүзия Галимова, Нурия ханым, Фидария Минабетдинова, Халидә Яруллина һ.б.лар бик матур сүзләр язып җибәргәннәр.

    "Җир йөзендә бөтен яхшылыкны килә сезгә бүләк итәсе", - дип әйтәсе килә Зөлкария апа Мөлековага. Үзенең бөтен гомерен балалар укытуга багышлаган бик тырыш укытучы ул. Бик авыр вакытыбызда, күңелгә тынычлык тапмаган чакта безнең өчен ул көчен кызганмаган мөгаллимә булды. Шулай әлифне таяк дип тә белмәгән хәлебездә мәдрәсә ишекләрен ачып кердек.

    Баштан аны очратып, сездә белем аласыбыз килә, дип мөрәҗәгать иттек. Ул үзенең вакытын да, исәнлеген дә кызганмыйча, безнең өчен шатланып, безнең турыда кайгыртып, безне хәреф танырга, укырга, язарга өйрәтте. Кыскасы, үзебезгә кирәкнең барын да алдык без биредә.

    Намаз укырга да, мәетләрне юып кәфенләргә дә, юып-кәфенләгәннән соң нинди догалар укырга икәнен дә өйрәндек. Кыскасы, Зөлкария апа шул бер ел эчендә барысын да өйрәтте. Атнага бер тапкыр иртән килеп, төшкә кадәр укый идек.

    Арабызда Лебедино авылыннан килүче берничә ханым да бар иде. Ул вакыттагы уку елын берничек тә онытып булмый. Ул авырса да килә иде. Чатнама суык көннәрдә дә йөрдек, андый көннәрдә өеннән балан бөккәннәре пешереп алып килеп, безгә кайнар чәй эчерә иде.

    Зөлкария апа безнең калеб күзләребезне ачты. Ул безгә дәресне шундый итеп аңлата иде ки, авызыбызга чәйнәп диярлек сала иде. Белмәсәк тә, беркайчан да орышмады. Безгә биргән белемегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, кадерле кешебез.

    Сез - саф йөрәкле, туры сүзле, ышанычлы һәм кешелекле кеше. Без сезнең булганыгыз өчен шатланып туя алмыйбыз. Арабызда сезнең кебек мөгаллимәләр күбрәк булсын иде.

    Без бер ел укыдык. Укуны тәмамлаганнан соң чыгарылыш кичәсе булды, ул анда безгә Диния нәзарәте рөхсәте белән, 168 сәгать дәрес үттек, дигән таныклыклар бирде.
    ***
    Күптән түгел менә шундый эчтәлекле хат алдык без. Андый хатларны укыганда күңел сөенеп туа алмый, дингә торган саен күбрәк кешенең килүе, динебезнең куәтләнә баруы, аларга яшьләрнең дә тартылуы, бистәбездә дә, авылларда да мәчетләрнең буш тормавы, җомга намазларына хатын-кызларның да күпләп йөрүе җанга рәхәтлек өсти.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: