Заря
  • Рус Тат
  • Зиярәт кылу әдәпләре

    Район авыллары имамнарына Рөстәм хәзрәт вәгазьләр язарга тәкъдим иткән. Беренче вәгазьне Урта Тигәнәле авылыннан Рәмис хәзрәт Фәссәхов юллаган.

    Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

    Барлык мактауларыбыз, олуглауларыбыз бердәнбер булган, һәрбер кимчелектән пакъ булган, беркемгә дә, бернәрсәгә дә мохтаҗлыгы булмаган Аллаһ Раббыбызгадыр. Һәм дә сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (салләллаһу галәйһи уә сәлләм)гә күңел түрләребездән чыккан салават-шәрифәләребез барып ирешсә иде.

    Расүлебез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи уә сәлләм): " Каберлекләрне зиярат кылыгыз, ул сезгә мәңгелек тормыш турында искә төшерәчәк." - дип боерды. Шуңа күрә зиратка бару динебездә сөннәт булган бик күркәм изге гамәлләрнең берсе булып тора. "Зиярәт" сүзе гарәп теленнән алынган, ул сүз гомумән"күрешергә, хәл белергә дип кайдадыр бару" дигән мәгънәне белдерә. Мөмкинлек булганда, бигрәк тә җомга, гает көннәрендә зиратка бару бик саваплы гамәл.

    Әлбәттә зиярәт кылуның да үз тәртипләре бар, аларны бел һәрбер мөселманга белү кирәктер.

    Беренчедән, зиратка барыр алдыннан пакъланып, тәхарәтләнеп ике рәкагәть нәфел намазын уку бик күркәм санала.
    Зиратка килгәч, яисә яныннан үтеп барганда Расүлебез (салләллаһу галәйһи уә сәлләм) мәетләргә сәләм бирергә кушты, һәм шундый дога өйрәтте: "Әссәләмү галәйкүм йә әһләд-дияр минәл му'мининә үәл муслимин. Рахимәллаһуль-мүстәкъдиминә миннә үәл-мүстә'хыринә минкүм. Үә иннә иншә Әллаһу бикүм ләхикун.Нәс'әлуллаһә Тәгалә ләнә үә ләкүмуль-гафийәһ." Бу доганы яттан белмәсәк үз телебездә: "Әссәләмү галәйкүм әй дөньядан иманлы булып үткән кабер әһелләре. Үзебез һәм сезнең өчен Аллаһтан рахмәтен сорыйбыз." - дип зираттагы әрвахларга эндәшергә кирәк. Сәләм биргәннән соң каберлектәге мәетләр безне ишетәчәкләр, таныячаклар, шатланачаклар һәм сәләмне кире кайтарачакларын Пәйгамбәребез(салләллаһу галәйһи уә сәлләм) күп кенә хәдисләрендә җиткерә. Аллаһның рәхмәте киң, күргәнебезчә мөселманнар дөньядан киткән якыннары белән беркайчанда бәйләнешне югалтмый.

    Каберлекләр өстенә басырга, яисә утырырга катгый тыела, гөнаһ. Бу мәеткә зур авырлык китергәнен пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа(салләллаһу галәйһи уә сәлләм) кисәтә. Үтәргә мөмкинлек булмаганда гына каберлек өстенә басырга мөмкин, тик шунда ук Аллаһтан гафу сорарга, күп тапкыр "Әстәгфируллаһ" дип әйтергә кирәк.

    Әлбәттә зиратка килгәч белгән Коръән аятьләрен укып мәетләргә багышлау бик әҗерле һәм әрвахларны шатландыра торган изге гамәл. Бигрәк тә "Йәсин", "Тәбарәк", "Ихлас" сүрәләрен уку мәетләрнең кабердәге хәлләрен нык җиңеләйтә. Коръән аятьләрен укый белмәсәк тә, кулны күтәреп, бисмилләне әйтеп мәетләр өчен Аллаһтан гафу, җәннәт сорасак та әрвахларыбызны бик тә сөендерәчәкбез.

    Һичшиксез, зиратларыбызны чисталыкта тотарга тиешбез, чөнки Расүлебез(салләллаһу галәйһи уә сәлләм): "Чисталык - иманның яртысы"-диде. Каберстан - һәркайсыбызның барачак урыны, шуңа күрә андагы пөхтәлекне, тәртипне саклау һәрберебез өстендәг зур вазыйфабыз. Зиратта өмә оештырылган көннәрдә мөмкинлеге булган һәрбер ир-ат, хатын-кыз, олысы, кечесе бу эштә катнашырга бурычлы. Тагын бер нәрсәне искәртәсем килә, кайсыбер вакытта изгелек кылам дип, бакыйлыкка күчкән туганнар өстен җыештыралар да, чүпләрне, кулланылган кисточка, краска банкаларын, бишмармакларны зират эченә, яисә тышына өеп калдыралар. Чардуган эчен тәртипләп, бөтен зиратны ямсезләтәләр.

    Шуның белән бөтен зират әһелләрен каты рәнҗетәләр, изгелек урынына гөнаһ эшләп кайтып китәләр. Моннан бик тә сакланырга кирәк. Йортта җыештырган чүпне беребез дә капка төбенә өеп куймый бит. Һәрбер авылның махсус чүплеге бар, барысын да шунда ташларга кирәк.

    Фото с сайта: vk.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: