Заря
  • Рус Тат
  • Зур Полянка авылы кешесенә – 90 яшь

    Күптән түгел Зур Полянка авылында яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Ризалә Мәгәсүм кызы Хуҗинага 90 яшь тулды. Аны райбашкарма комитет җитәкчесе урынбасары Николай Чурин, район ветераннар советы рәисе Елена Макарихина, Зур Полянка авыл җирлеге башлыгы Тамара Иванова 90 яшь тулу көне белән котладылар, аңа...

    Ризалә Мәгәсүм кызы Башкортстан Республикасының Дуван районы, Илкенде авылында туа. Бала чагы авыр елларга туры килә. Өстәвенә ятимлек ачысын да татый ул:
    - Әни безне берүзе үстерде, әтиебез күрше районның бер совхозында управляющий булып эшли иде, - ди Ризалә апа. - 1934 елның урак өстендә совхоз эшчеләренә ашатырга дип тана суйдырган өчен хөкем иттеләр.
    Шул ук елның декабрендә акланды аклануын, тик менә 1937 елда, безне ятим калдырып, бөтенләй югалды. Бәлки гаиләсен эзәрлекләмәсеннәр дип курыккандыр. Тегеләйме-болаймы, аңа "халык дошманы" тамгасы салдылар. Шуннан бирле аның турында бернинди дә мәгълүматлар булмады.
    Ачлык-ялангачлык аларны урап үтми. Ләкин гаилә бөтен авырлыкларны җиңеп чыга. Аларга ачтан үлмәс өчен сыер асраулары бик ярдәм итә. Сөт, каймакның бер өлешен базарга чыгарып саталар һәм яшәү өчен кирәкле товарлар: кием-салым, он һ.б.ларны сатып алалар. Утын әзерләргә аеруча да авыр була, шуңа күрә кышларын кайчак яхшы кешеләрдә кунарга туры килә аларга.
    Ризалә сугыш елларында басуда эшли, ә 1943 елда Дуван авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Педагогия уку йортына керергә хыяллана, ләкин анда ашханәдә бушлай ашатмыйлар. Техникумда биргән ипи паегын кайчак кием-салымга алмаштыру өчен базарга алып чыга. Базарга әлеге ипине исни-исни бара. Аның исен әле һаман да хәтерли ул.
    Техникумны тәмамлаганнан соң участок агрономы итеп БАССРның Калтасы МТСына җибәрелә. Аның өлкәсенә 17 колхоз керә. Кайвакыт бер хуҗалыктан икенчесенә җәяү, еш кына ат җигеп йөри ул. Өстендә - иске генә кием, аягында - чабата. Чабатасын МТС директоры Митрофан Матвеевич Новоселов: "Ризалә Мәгәсүмовна, минем кабинетыма бүтән беркайчан да чабата киеп кермә", - дигәч кенә туфлигә алмаштыра.
    Ләкин туфлиләре дә озакка чыдамый - ертыла. 1949 елда Калтасы дәүләт орлыкчылык инспекциясенә начальник итеп билгеләнә һәм пенсиягә чыкканчы шунда эшли.
    Ризалә Мәгәсүм кызы 1948 елда кияүгә чыга. Ире Нәдиф Исламов авыл Советында хисапчы булып эшли. Ул 1924 нче елгы була. 1949 елда район үзәгенә күчәләр. Нәдиф Исламов район финанс бүлегендә бухгалтер булып эшли башлый. Бер ел кайнана-кайната белән Ашыт авылында бер йортта яшиләр. 1949 елда гаиләне бәхеткә күмеп, беренче балалары Хәкимҗан, 1953 елда кызлары Роза туа. Агачтан өй салып керәләр.
    Күп тә үтми, Илкендедән ерак әбиләре Розаны карарга килә. Бераз яшәгәннән соң әтиләре аны өенә илтергә китә һәм кайтканда юлаучы машинага утыра. Шоферы исерек булып машина әйләнеп каплана, ә әти кеше һәлак була. Ризалә апа тол кала. Тагын гаилә өчен кара көннәр башлана. Ярый әле кайнанасы белән кайнатасы ташламый, алар аңа булышалар һәм аны бик ярата торган булалар.
    1956 елда икенче тапкыр кияүгә чыга. Бу ире район дәүләт статистикасында эшли. Бик әйбәт кеше була, ятим калган ике баланы какмый-сукмый, рәнҗетми.
    - Без аны яраттык, - ди Ризалә апаның кызы Роза ханым. - "Әти" дип атап йөрттек. 1957 елда сеңелебез Лилия, аннары энебез Рамил туды. Әниебезнең бөтен балалары, оныклары югары белемле, югары уку йортларын кызыл дипломга тәмамладылар. Абыебыз - нефьче, мин - укытучы, Лилиябез Украинада яши, судта эшли. Рамил - энергетик. Абыебыз һәм энебез Нефтекамскида яши. Әнинең оныклары да һәркайсы яхшы урыннарда хезмәт куялар.
    Ерак Башкортстанда туып-үскән, шунда укыган, күпме гомере шунда үткән Ризалә апа безнең якларга ничек килеп эләккән, аны бирегә нинди җилләр ташлаган икән соң!
    - Әниебез ике улында да яши алган булыр иде, - дип сүзен дәвам иттерә Роза ханым. - Мин пединститутны тәмамлаганнан соң Кр.Баран авылына завуч һәм физика укытучысы булып эшкә килдем. Аннары Зур Полянка мәктәбенә физика укытучысы булып күчтем. Ирем 2013 елда үлгәч, әни аны җирләргә килгән иде, шуннан инде китмәде.
    Ул мине кайгылы көннәремдә үземне генә калдырмады. Монда инде дүрт ел тора. Ул минем киңәшчем дә, сердәшем дә, иптәшем дә. Әгәр әни булмаса, мин монда нишләгән булыр идем - белмим. Ул "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре, юбилей медальләре һәм тармакның Мактау грамоталары белән бүләкләнә.
    Ризалә апа телевизор карый, биш вакыт намазын укый, төрле сүрәләр укып, балаларының барысына да Аллаһы Тәгаләдән исәнлек-саулык сорый. Өйдә дә кыштыр-кыштыр гел нидер эшләп йөри. Телевизордан ишеткән соңгы яңалыкларны блокнотына язып куя, Муса Җәлил шигырьләрен, биографиясен укый, дөрес, русча, чөнки башлангыч сыйныфта гына татарча укыган, шуңа күрә аңа татарча уку авыррак.
    - Әниебез бик уңган, чиста кеше иде. Гомере буе безгә матур-матур күлмәкләр тегә, оекбашлар, бияләйләр, башлыклар бәйли иде. Безне гел матур киендереп йөртте. Мәкаль, әйтемнәрне кулланып, гел образлы, матур итеп сөйләшә. Тормышның бик матур, бай булуына сөенеп бетә алмый. Тик менә туган Башкортстанын гына сагынып яши.
    - Тамара Федоровна еш килеп, хәлемне белеп чыга - ди Ризалә апа. -Мине һәр бәйрәмдә котлый. Аңа рәхмәтем бик зур. Әле менә Николай Петрович белән Елена Макарихина да 90 яшьлегем белән котладылар. Аларга да бик рәхмәтлемен. Николай Петрович - сокландыргыч кеше. Ул кешегә бик яхшы мөнәсәбәттә, ягымлы, эшен дә бик ярата. Ул үз урынында...
    Ризалә әби, үзе авырлыклар, мохтаҗлыклар күргәнгә оныкларын да сакчыл булырга өйрәтә. Яза торган дәфтәрләрне әрәм-шәрәм итмәскә куша. "Без мәктәптә укыганда газетаның юл араларына яза идек", - ди ул.
    Менә шулай итеп Ризалә әби озын, гыйбрәтле тормыш юлы үтә. Хәзерге тормышыннан бик канәгать ул.
    Без Ризалә әби Хуҗинаны 90 яшьлеге белән котлыйбыз. Аңа бәхетле гомер, исәнлек-саулык телибез.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: