Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

13 апрельдә Россиядә Меценат һәм хәйрияче көне билгеләп үтелде

Олы йөрәкле кеше

Бүген газетабыз битләрендә без район үзәгендә яшәүче Сергей Назаренко турында сөйлибез, ул онкология белән авыручы балаларга ярдәм итә.

Аның зур булмаган, әмма бик мөһим эшләре турында күп кешеләр белми дә. Күбесенчә, аның туганнары һәм дуслары гына белә, алар да шулай ук аның хәйрия эшчәнлегенә кушылалар. Яңа ел алдыннан Сергей үз акчасына, шулай ук танышларының иганә ярдәменә татлы ризыклар, уенчыклар сатып ала һәм аларны Республика балалар клиник хастаханәсенә илтә.

Хәйрияче сөйләвенчә, ул моны 2013 елдан бирле эшли. “Улым Андрейга ун яшь булганда, аңарда онкология авыруын таптылар. Без ел буе Республика балалар клиник хастаханәсендә онкология бүлегендә яттык. Аллага шөкер, табиблар чирне туктата алдылар. Ул чакта мин улым терелсә, һәр Яңа ел саен бирегә килеп, балаларга Яңа ел пакетлары алып киләчәкмен, дип үземә вәгъдә бирдем”.


Һәм менә алты ел инде Сергей вәгъдәсенә тугры. Бу эштә аңа «Эдем», «Энергосбыт», Чистайның «Партнер» кибете коллективлары да ярдәм итә, ә күптән түгел «Мотобратия во Христе» правослау байкерлары да акча җыюга кушылды. Тәм-томнарны Казан һәм Түбән Камада яшәүче кешеләр дә җибәрә.

“Көчемнәм килгәнчә ярдәм итә башлаган вакытта, берничә генә пакет алып бара идем. Акрынлап кешеләр бу хакта белделәр һәм шулай ук акча яки тәм-том бирә башладылар. Быелгы Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан без 75 пакет җыйдык. Бүләкләрне яхшы итеп ясарга тырышабыз, беренче вакытта пакетта егермегә якын төр татлы тәм-том гына булса, хәзер аларның саны 40.

Чистай шәһәрендә олы яшьтәге Ольга ханым яши, ул йомшак уенчыкларны үз куллары белән ясый. Без аларны да пакетка салабыз. Республика балалар клиник хастаханәсенә, Яңа ел төнендә хастаханәдә калган балаларны сөендерү өчен, якынча 26-27 декабрь көннәрендә барам. Хастаханә хезмәткәрләре безне улым белән белә инде. Баш табиб безгә балалар янына керергә рөхсәт итә. Моның алдыннан без барлык анализларны да тапшырабыз, чөнки анда катгый карантин – бүлеккә инфекция эләгергә ярамый, чөнки анда химиотерапиядән соң күп кенә авыручыларның иммунитетлары көчсезләнгән була.

Улым Андрей һәрчак минем белән шунда бара. Мин балаларга монда улымның ел дәвамында дәваланганын сөйлим, һәм ул алар өчен - тормыш өчен көрәшү үрнәге булып тора. Бервакыт безгә унөч яшьлек малайның әнисе мөрәҗәгать итте. Без палатага кердек, пакет тапшырдык, сөйләштек. Ә инде хастаханәдән китәр алдыннан, бу ханым килеп, безгә рәхмәтләр әйтте - аның улы дәвалануның ике-өч ай вакыты эчендә беренче тапкыр елмайган.

Бу юлы анда баласы белән бер ханымны очраттык, аларга без узган ел пакет бүләк иткән идек. Әлбәттә, биредә булу бик авыр - балалар капельница астында яталар, күбесенең чәчләре юк, күзләрендә моңсулык... Хастаханәдән күңелем тулып кайта. Әмма күпмедер вакыт узгач, чыршылар башлангач, бәйрәмнең бер өлеше белән, чыннан да, моңа мохтаҗ булган балалар белән уртаклашуыңны аңлыйсың, һәм күңелдә рәхәтлек хисе уяна. Балаларыбызны дәвалаучы табибларга һәм хастаханә хезмәткәрләренә зур рәхмәт. Аллаһы Тәгалә аларны сәламәтлектән аермасын”

Шунысын да әйтергә кирәк, Сергей Назаренко авыру балаларга гына ярдәм итми. Әгәр бүләк пакетлары кала икән, ул аларны Алексеевскида яшәүче ялгыз аналарга тапшыра. Шулай ук ул гап-гади балаларга шатлык бүләк итәргә ярата: Кыш бабай костюмында чыршы янына килеп, яшел чибәркәй янында шау-шу килгән яки таудан шуган балаларга кәнфитләр һәм шоколадлар өләшә. Моның өчен алар шигырьләр сөйли. Бервакыт алты яшьлек бала “Кыш бабайга” Лермонтовның «Бородино» поэмасыннан тулысынча диярлек бер өзек сөйләп бирә.


Редакциябез коллективы чын күңелдән Сергейны һәм башка кешеләрнең проблемаларыннан читтә калмаган алексеевскилыларны бәйрәм – Меценат һәм хәйриячеләр көне белән тәбрик итә. Сезгә иминлек, нык сәламәтлек һәм изге гамәлләр кылуыгызда көч-куәт телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X