Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

14 август көнне, Түбән Тигәнәле авылы мәчетендә корбан ашы үткәрелде

Сәваплы эш

Безнең һәрберебезнең газиз, үзенә бик якын туган йорты, шушы йортыбыз урнашкан кадерле туган авылыбыз бар. Һәр авылның үзенә генә хас кабатланмас, истә кала торган урыннары була. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы, аның кешеләре күңелгә ифрат та якын. Ә аның моңлы азан тавышларын яңгыраткан мәчете - авылның бернәрсә белән чагыштырып булмый торган иң изге, бөек урыны. Алардан иман, нур бөркелә. Азан кешеләрне, авыл халкын Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга, намазга чакыра. Азан тавышы кешедә матур тойгылар тәрбияли. Күңелендә иманы булган кеше бу тавышны якын итеп кабул итә, аңа кушыла, догасын кылып намазга баса, күңелендә рухи байлык туплый. Ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен гамәл кыла.

Туган җир, туган авыл. Бу изге төшенчәләр күңелне һәрчак дулкынландырып, матур балачакка алып кайта. Тукаебыз да бит: «Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә, хәтеремдә мәңге калыр туган җирем», - дип язган. Түбән Тигәнәле авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшәүче Альберт абый Хәсәншинга бу сүзләр бик туры килә. Туган авылы өчен өзелеп тора ул. Альберт Хаҗиәхмәт улы хәләл җефете Зәмзәмия апа белән менә ничәнче ел корбан чалып авылдашлары өчен корбан ашы үткәрәләр. Быел да, 14 август көнне, Түбән Тигәнәле авылы мәчетендә корбан ашы үткәрелде.

-Авыл иртәдән үк җанлылыкта. Түгәрәк, күркәм өстәл артында Альберт абый белән Зәмзәмия апаның якын туганнары, авылдашлары. Нәкъ билгеләнгән вакытка Алексеевск районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт тә килеп төште. Мәчет алды тагын бер кат җанланды... Сәлам алышу, хәл-әхвәлләр сорашу...

Мәҗлес корбанга дога кылу белән башланып китте. Хәзрәтнең эчтәлекле вәгазе, Альберт абый белән Зәмзәмия апаның бакыйлыкка күчкән туганнарының рухларына дога кылу белән бергә үрелеп барды. Шушы мәҗлесне оештыруда активлык күрсәткән авылдашларыбыз - Гөлнур һәм Габделхәй Сабировлар, Наилә Арсланова, Гөлчирә Кәбирова. Аларга бик зур рәхмәт,- дип дәвам итте шушы авылда туып-үскән Бәдертдин Гыйльметдин улы ШӘЙХЕТДИНОВ.

Язмамны тәмамлап шуны әйтәсем килә: авыллар бетмәсен, мәчетләрдән биш вакыт намазга чакырып күңелләргә үтеп керердәй моңлы азан тавышлары яңгырап торсын иде.

22 августта, пәнҗешәмбе көнне сәгать иртәнге унда Түбән Тигәнәле мәхәлләсендә Корбан ашы үткәрелә. Барлык авылдашларны чакырып калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев