Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

3 майда җинаятьчеләрне эзләү бүлегенең элеккеге начальнигы Сергей Биряков 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Юбилее уңаеннан милиция ветеранын эчке эшләр бүлегенә чакырдылар һәм аңа истәлекле бүләк тапшырдылар.

Бүлек башлыгы Радик Әхмәтҗанов Сергей Михайловичның җәмгыятьтә хокук тәртибен тәэмин итү эшенә керткән мөһим өлешен билгеләп үтте.

Җавап сүзендә юбиляр хезмәттәшләренә күрсәткән игътибарлары өчен рәхмәт белдерде һәм гамәлдәге хезмәткәрләргә үзенең теләкләрен җиткерде.

«Үз эшемдә мин ике принципка: бурыч һәм җаваплылык принципларына таяндым. Сезнең һәрберегез шулай эшләсә, нәтиҗәләр  булачак», - дип билгеләп үтте Сергей Биряков. Аны туган көне белән ветераннар советы рәисе Рәфис Шиһапов та котлады.

Зур Полянкада туып-үскән егет армиядән соң ук органнарда хезмәт итә. 1977 елда ул Казанда эшли башлый, ике елдан соң туган ягына әйләнеп кайта һәм 1979 елдан башлап җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшли. 1985-1995 елларда бүлекне җитәкли. Лаеклы ялга чыкканнан соң, “Алексеевскдорстрой”  оешмасында куркынычсызлык хезмәтен җитәкли, бүгенге көндә дә биредә хезмәт итә.

 

Балалары булган аз керемле гаиләләргә ай саен ярдәм итәчәкләр. Түләүләр башланды инде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X