Заря

Алексеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә

Бу бәйрәм бик «яшь» әле.

Россиядә беренче тапкыр аны 2005 елның 4 ноябрендә билгеләп үтә башлыйлар.

Традиция буенча безнең районда да бу көнгә багышланган чаралар узачак. Яшь алексеевскилылар янә бәйрәм тарихы турында белемнәрен күрсәтте.

Юеш Көрнәле мәктәбендә «Росквиз» исемле ярыш узды. Уенны оештыручы, «Бердәм Россия» партиясенең Алексеевск җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Мария Долганова сөйли:

- «Росквиз» - мавыктыргыч команда уены, анда җиңү өчен логика, киң белемлелек, интуиция һәм командада эшли белү кирәк. Анда 9, 10 һәм 11 сыйныф укучылары катнашты. Уен 5 тематик раундтан торды, алар Россия тарихы белән бәйле иде. Катнашучыларга төрле авырлыктагы сорауларга җавап бирергә кирәк иде, һәр җавап турында фикер алышуга 15-60 секунд бирелде. Җиңү өчен өч команда көч сынашты. Нәтиҗәдә, «Единые – гибридные» командасы егетләре бераз өстенлек белән җиңү яулады. Интеллектуаль ярыш азагында балалар дипломнар һәм татлы бүләкләр алдылар.

Белешмә:

Халыклар бердәмлеге көне 1612 елгы вакыйгаларга карата оештырыла, ул вакытта Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе Мәскәүне Польша интервентларыннан азат итә. Тарихи яктан бу бәйрәм XVII гасырда Россиядә Коткы тарату чоры (Смута) тәмамлану белән бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев